Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда табигать афәтләре турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда табигать афәтләре турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Аллаһы җирдәге табигать афәтләрендә гаепле түгел, әмма ул афәтләрдән зыян күргәннәр турында борчыла. Аллаһы Патшалыгы газапларның сәбәпләрен, шул исәптән табигать афәтләрен дә бетерәчәк. Ә әлегә Аллаһы табигать афәтләреннән зыян күргән кешеләргә юаныч бирә (2 Көринтлеләргә 1:3).

 Табигать афәтләренең Аллаһыдан җәза булмавын без кайдан беләбез?

 Изге Язмаларда Аллаһының табигать көчләрен кулланганы искә алынса да, бу бүгенге табигать афәтләреннән бик аерылып тора.

  •   Табигать афәтләре беркемне дә жәлләми. Ләкин Аллаһы Тәгалә табигать көчләрен җәза итеп җибәргәндә, явызлар гына һәлак була иде. Мәсәлән, Сәдүм белән Гамура кебек борынгы шәһәрләрне юк иткәндә, Аллаһы яхшы кеше Лутны һәм аның ике кызын исән калдырган (Яратылыш 19:29, 30). Аллаһы кешеләрнең йөрәкләренә карап, аларны я исән калдырган, я һәлак иткән (Яратылыш 18:23—32; 1 Ишмуил 16:7).

  •   Табигать афәтләре кешеләр көтмәгәндә, кисәтүсез ябырыла. Әмма Аллаһы явызларны булачак афәт турында алдан кисәтеп куя торган булган. Шулай итеп, кисәтүләргә колак салучыларның котылып калырга мөмкинлекләре булган (Яратылыш 7:1—5; Маттай 24:38, 39).

  •   Афәтләр китергән зыянда кешеләр үзләре өлешчә гаепле. Ничек? Кешеләр әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә һәм җир тетрәүләре булып торган, су баса торган һәм һава торышы бик начар булган җирләрдә төзелешләр алып бара (Ачылыш 11:18). Кешеләрнең шундый карарлар кабул итүләрендә Аллаһы гаепле түгел (Гыйбрәтле сүзләр 19:3).

 Табигать афәтләре безнең соңгы көннәрдә яшәгәнебезне раслыймы?

 Әйе, раслый. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр буенча, дөнья төзелешенең ахыры якынлашып килгәндә, ягъни соңгы көннәрдә төрле афәтләр булырга тиеш (Маттай 24:3; 2 Тимутигә 3:1). Безнең заман турында Гайсә: «Урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр»,— дигән булган (Маттай 24:7). Тиздән Аллаһы газапларның сәбәпләрен, шул исәптән табигать афәтләрен дә бетерәчәк (Ачылыш 21:3, 4).

 Аллаһы табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә ничек булыша?

  •   Андый кешеләрне Аллаһы үзенең Сүзе Изге Язмалар аша юата. Изге Язмаларда ышаныч бирелә: Аллаһы безнең турында кайгырта, без газап чиккәндә Ул безне кызгана (Ишагыя 63:9; 1 Петер 5:6, 7). Изге Язмаларда шулай ук табигать афәтләре киләчәктә булмаячак дигән вәгъдә бирелә. (« Табигать афәтләреннән зыян күргәннәрне юатучы Изге Язмалардагы өзекләр» дигән рамканы кара.)

  •   Табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә Аллаһы үз хезмәтчеләре аша ярдәм кулы суза. Аның җирдәге хезмәтчеләре Гайсә пәйгамбәрнең үрнәгенә иярә. Изге Язмаларда Гайсә «китек күңеллеләрне» һәм «кайгырганнарның барысын» юатачак дигән пәйгамбәрлек язылган (Ишагыя 61:1, 2). Аллаһының хезмәтчеләре шулай ук эш итәргә тырыша (Яхъя 13:15).

     Шулай ук Аллаһы үз хезмәтчеләрен табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә гамәли ярдәм күрсәтергә өнди (Рәсүлләр 11:28—30; Гәләтиялеләргә 6:10).

Йәһвә Шаһитләре Пуэрто-Рикода табигать афәтеннән зыян күргәннәргә гамәли ярдәм күрсәтә

  Изге Язмалардагы принциплар безгә табигать афәтләренең килүенә әзер булырга булыша аламы?

 Әйе. Изге Язмалар табигать афәтләренең килүенә әзерләнү буенча белешмәлек булмаса да, андагы принциплар зур файда китерә ала. Сүз менә нәрсә турында бара:

  •   Берәр афәт килеп чыкса, шуңа алдан әзер бул. «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Куркыныч янаса, нәрсә эшләячәгеңне алдан уйла. Мәсәлән, беренче дәрәҗәдәге кирәкле әйберләрне алдан әзерләп куй һәм афәт килә калса, гаилә әгъзалары белән җыелачак урын турында алдан сөйләш.

  •   Тормышыңны матди әйберләрдән өстен күр. Изге Язмаларда: «Без... бу дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, һичнәрсә алып та китә алмыйбыз»,— диелә (1 Тимутигә 6:7, 8). Табигать афәте ябырылса, йортыбызны аның эчендә бар булганы белән калдырып китәргә әзер булыйк. Онытмыйк: безнең тормышыбыз матди әйберләрдән кадерлерәк (Маттай 6:25).