Хеллоуин бәйрәме кайдан килеп чыккан?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Күп кенә кеше һәр ел 31 октябрь көнне Хеллоуин бәйрәмен уздыра. Изге Язмаларда бу бәйрәм искә алынмый. Әмма аның белән бәйле йолалар Изге Язмаларда әйтелгәннәргә каршы килә. Бу бәйрәм үз башлангычын да мәҗүси халыклардан алган.
Бу мәкаләдә
Хеллоуин белән бәйле йолалар һәм аның тарихы
Самайн. Бер энциклопедия буенча, Хеллоуин «кельтларның Самайн дип аталган мәҗүси бәйрәменнән» башлангыч алган. Кельтлар бу бәйрәмне 2000 ел элек үткәргән. «Алар бу бәйрәм вакытында үлгәннәр тереләр арасында йөри һәм алар белән аралаша ала дип ышанганнар» («The World Book Encyclopedia»).
Хеллоуин өчен киемнәр һәм татлы ризыкны сорап алу йоласы. Бер китапта аңлатылганча, кайбер кельтлар очып йөргән рухларга ышанган. Шул рухлар аларны үзләренеке итеп санасын өчен һәм зыян китермәсен өчен кешеләр куркыныч кием кигәннәр. Алар, рухларны юмалар өчен, татлы ризык бирергә кирәк дип санаган.
Урта гасырларда Европада католик руханилары мәҗүси йолаларны кабул иткән һәм үз мәхәллә кешеләрен, куркыныч костюмнар киеп кечкенә бүләкләр соранып өйдән өйгә йөрергә җибәргән («Halloween — An American Holiday, An American History»).
Өрәкләр, вампирлар, убырлар һәм зомби. Күптәннән бирле өрәкләр, вампирлар, убырлар һәм зомби явыз рухлар дөньясы белән бәйле дип санала. Бер китапта язылганча, «алар үлем, үлеләр һәм үлемнән курку хисе белән нык бәйле» («Halloween Trivia»).
Кабаклар, яисә Джекның яктырткычлары. Бер китапта әйтелгәнчә, урта гасырларда Бөекбританиядә «кешеләр өйдән өйгә йөргән һәм, үлгәннәр турында дога кылыр өчен, үзләренә ризык сораган». Кешеләр үзләре белән «чистартылган шалканнан ясалган яктырткычлар» йөрткән. Бу яктырткычларның эченә шәм куйганнар. Бу шәм «чистилищегә ябылган җанны символлаштырган» («Halloween — From Pagan Ritual to Party Night»). Башка чыганаклар буенча, кешеләр бу яктырткычларны явыз рухларны куркытыр өчен кулланган. XIX гасырның башында Төньяк Америкада шалкан урынына кабакны куллана башлаганнар, чөнки ул җирләрдә күбрәк кабак үскән. Аны чистарту да уңайлырак булган. Шулай ук аңардан йөз ясап кисеп алу да җиңелрәк булган.
Хеллоуинның мәҗүси халыклардан башлангыч алуы мөһимме?
Кайберәүләр Хеллоуинны зыянсыз күңел ачу гына дип саный. Ләкин Изге Язмалар буенча, алай дип санар өчен нигез юк. Бу бәйрәм җеннәр һәм үлгәннәр турындагы ялгыш карашларга нигезләнгән.
Аллаһының Хеллоуин белән бәйле ышануларга карашын киләсе Изге Язмалардагы шигырьләрдән күреп була.
«Синең араңда... рухларны чакыручы... һәм үлгәннәр белән сөйләшүче булмасын» (Канун 18:10—12).
Мәгънәсе. Аллаһы кешеләрнең үлгәннәр белән аралашуларын хупламый. Кешенең, рухлар белән аралашкандай кылануын да Аллаһы хуп күрми.
«Үлеләр бернәрсә дә белми» (Вәгазьче 9:5).
Мәгънәсе. Кеше, үлгәч, бернәрсә дә сизми, бернәрсә дә белми. Шуңа күрә тереләр үлгәннәр белән аралаша алмый.
«Ә мин сезнең җеннәр белән уртак нәрсәгез булуын теләмим. Йәһвә касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә берьюлы эчә алмыйсыз» (1 Көринтлеләргә 10:20, 21).
Мәгънәсе. Аллаһының хуплавын алырга теләүче кеше җеннәр белән һичнинди дә бәйләнешкә кермәскә тиеш.
«Иблиснең мәкерле эшләренә каршы [торыгыз]... Без бит кешеләргә каршы түгел, ә... явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез» (Эфеслеләргә 6:11, 12).
Мәгънәсе. Мәсихчеләргә явыз рухи көчләргә каршы торырга кирәк. Алар явыз рухлар белән бәйле бәйрәмнәрдә катнашырга тиеш түгел.