Хроник авыру. Изге Язмалар булыша аламы?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Әйе. Аллаһы үзенең авыручы хезмәтчеләре турында кайгырта. Бер тугры хезмәтче турында Изге Язмаларда: «Чирләп яткан урында Ходай аңа ял бирер; чирләп яткан урынында аны савыктырыр»,— дип әйтелә (Мәдхия 40:4). Берәр хроник авырудан интегеп яшәсәгез, монда китерелгән өч киңәш сезгә булышыр:
Аллаһыга көч сорап дога кылыгыз. Бу сезгә «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы» бирәчәк, ә бу, үз чиратында, авырлыкка бирешмичә яшәргә булышачак (Филипиялеләргә 4:6, 7).
Уңай караш саклагыз. Изге Язмаларда: «Шат-хозур күңел — тәнгә сихәт; ә сагышлы йөрәк сөякләрне корыта»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 17:22). Юмор хисен саклагыз, чөнки бу авыр вакытларга ямь дә өстәп җибәрә һәм сәламәтлек өчен дә файдалы.
Аллаһы вәгъдәләренең үтәлешенә өметләнеп яшә. Өмет, авыруга карамастан, шатланып яшәргә булыша ала (Римлыларга 12:12). Изге Язмаларда «җирдә яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» вакыт турында алдан әйтелгән булган (Ишагыйя 33:24). Шул вакытта Аллаһы бүгенге көннәрдә дәвалап булмаган авыруларны дәвалаячак. Мәсәлән, Изге Язмаларда карт кешеләр кабат яшь һәм сәламәт булачак дип әйтелә: «Тәне яшь чагыннан да сәламәтрәк булсын, ул куәтле яшьлек көннәренә кайтсын» (Әюб 33:25).
Искәрмә. Йәһвә Шаһитләре Аллаһының ярдәм итәчәген белсә дә, дәваланыр өчен табибларга мөрәҗәгать итә (Марк 2:17). Шулай да без дәвалауның берәр төрен яклап чыкмыйбыз һәм һәр кеше дәвалауның төрен үзе сайларга тиеш дип саныйбыз.