Яңа Иерусалим нәрсә ул?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Изге Язмаларда «Яңа Иерусалим» дигән сүзтезмә ике тапкыр очрый. Символик мәгънәгә ия булган бу шәһәр Гайсә белән Аллаһы Патшалыгында күктән идарә итәчәк Гайсәнең шәкертләренә карата кулланыла (Ачылыш 3:12; 21:2). Изге Язмалардан күренгәнчә, «Яңа Иерусалимны» шулай ук Мәсихнең кәләше дип тә атап була.
Яңа Иерусалимның үзенчәлекләре
Яңа Иерусалим күктә урнашкан. «Яңа Иерусалим» дигән сүзтезмә Изге Язмаларда искә алынганда, сүз һәрвакыт күк турында бара, һәм бу шәһәрнең капкаларын фәрештәләр саклап тора (Ачылыш 3:12; 21:2, 10, 12). Шәһәрнең зурлыгы да шуны раслый: ул җирдә урнаша алмый. Куб формасындагы шәһәрнең киңлеге һәм биеклеге якынча 2200 километрга тиң (Ачылыш 21:16). Шәһәрнең һәр ягы якынча 560 километрга ачык космоска чыгып тора.
Яңа Иерусалимны Мәсихнең кәләше булып торган Гайсәнең шәкертләре тәшкил итә. Яңа Иерусалим «кәләш, Бәрәннең хатыны» дип атала (Ачылыш 21:9, 10). «Бәрән» дигәндә, образлы тел кулланыла. Бәрән Мәсихне символлаштыра (Яхъя 1:29; Ачылыш 5:12). «Бәрәннең хатыны», ягъни Мәсихнең кәләше астында Гайсә белән күктән идарә итәчәк майланганнар күздә тотыла. Изге Язмаларда Гайсә белән майланганнар арасындагы мөнәсәбәтләр ирле-хатынлының үзара мөнәсәбәтләре белән чагыштырыла (2 Көринтлеләргә 11:2; Эфеслеләргә 5:23—25). Моннан тыш, Яңа Иерусалимның нигез ташларына «Бәрәннең 12 рәсүленең исемнәре язылган» (Ачылыш 21:14). Бу үзенчәлек Яңа Иерусалимның нәрсә символлаштырганын аңларга ярдәм итә: күктәге тормышка чакырылган мәсихчеләр «рәсүлләр белән пәйгамбәрләрдән торган нигезгә» салынган (Эфеслеләргә 2:20).
Яңа Иерусалим күктәге хөкүмәтнең өлеше. Борынгы Иерусалим Исраилнең башкаласы булган. Шуннан Давыт патша, аның улы Сөләйман һәм аларның токымнары «Йәһвәнең тәхетендә патша булып утырган» (1 Елъязма 29:23). «Изге шәһәр» дип аталган Иерусалим Давыт нәселеннән килгән Аллаһы патшалыгын символлаштырган (Никами 11:1). Яңа Иерусалим да «изге шәһәр» дип атала, һәм ул «җир өстеннән» күктән Гайсә белән бергә «патшалык итәчәк» майланганнарны символлаштыра (Ачылыш 5:9, 10; 21:2).
Яңа Иерусалим кешеләргә фатихалар китерә. Яңа Иерусалим «Аллаһыдан төшүче изге шәһәр» итеп сурәтләнә: Аллаһы бу шәһәрне җирдәге хәл-вакыйгаларга тәэсир итәр өчен куллана (Ачылыш 21:2). «Аллаһыдан төшүче изге шәһәр» дигән сүзтезмә Яңа Иерусалимны Аллаһы Патшалыгы белән бәйли, һәм аның ярдәмендә Аллаһы «күктәге кебек, җирдә дә» үз ихтыярын тормышка ашырачак (Маттай 6:10). Аллаһының җиргә һәм кешеләргә карата ниятенең үтәлеше мондый фатихалар китерәчәк:
Гөнаһ юкка чыгачак. «Тормыш суы елгасы» Яңа Иерусалимнан агып чыга һәм «халыкларны савыктыру өчен» билгеләнгән «тормыш агачларын» су белән тәэмин итеп тора (Ачылыш 22:1, 2). Кешеләр физик һәм рухи яктан савыккач, гөнаһ юкка чыгачак, һәм кешеләр камиллеккә ирешәчәк. Шулай итеп, Аллаһының башлангыч нияте тормышка ашачак (Римлыларга 8:21).
Кешеләрнең Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләре булачак. Гөнаһ кешеләрне Аллаһыдан читләштергән (Ишагыя 59:2). Гөнаһ юкка чыккач, мондый пәйгамбәрлек үтеләчәк: «Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә, һәм ул алар белән бергә яшәячәк. Алар аның халкы булачак, һәм Аллаһы үзе алар белән булачак» (Ачылыш 21:3).
Газаплар һәм үлем бүтән булмаячак. Үзенең Патшалыгы ярдәмендә Аллаһы «аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4).