Үз-үземә кул салу турында уйларым туганда, Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Әлбәттә, ярдәм итә ала! Изге Язмаларны безгә «боекканнарны юатучы Аллаһы» биргән (2 Көринтлеләргә 7:6). Изге Язмалар психология буенча китап булмаса да, ул күпләргә үлү турындагы уйлардан арынырга булышкан. Андагы гамәли киңәшләр сиңа да файда китерәчәк.
Изге Язмаларда нинди гамәли киңәшләр бар?
● Хисләреңне уртаклаш.
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).
Мәгънәсе: күңелсез уйлар килгәндә, без башкаларның юату сүзләренә мохтаҗ.
Күңелеңне бушатмасаң, тискәре хисләргә бирелүең бар. Ә хисләреңне уртаклашсаң, үзеңә җиңелрәк булып китәр һәм уйларың уңай якка үзгәрергә мөмкин.
Киңәш: бүген үк туганың я яхшы дустың белән сөйләш a. Уйларыңны кәгазьдә язып куеп та күңелеңне бушатып була.
● Медицина ярдәме сора.
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк» (Маттай 9:12).
Мәгънәсе: авырганда, табибка күренергә кирәк.
Үлү турындагы уйлар психик я эмоциональ авыруның симптомы булырга мөмкин. Андый авыру башка чирләргә охшаш: аннан уңайсызланасы юк. Психик һәм эмоциональ авыруны дәвалап була.
Киңәш: мөмкин кадәр тизрәк табибка күрен.
● Шуны онытма: Аллаһы синең турында кайгырта.
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Биш чыпчык ике тиенгә сатыла түгелме соң? Шулай да Аллаһы аларның берсен дә онытмый. [...] Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк» (Лүк 12:6, 7).
Мәгънәсе: Аллаһы сине кадерли.
Күңелеңдә ялгызлык хисе булса да, син берүзең түгел: Аллаһы кичергәннәреңне күрә. Хәтта яшисең килмәсә дә, ул синең турында кайгырта. Зәбур 51:17 дә аның турында: «И Раббым, үкенгән-өзгәләнгән күңелне син кире какмассың»,— дип әйтелә. Аллаһы сине ярата һәм синең яшәвеңне тели.
Киңәш: Изге Язмалардан Аллаһының яратуына дәлилләр тап. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы», 2016 ел, июнь, 3—5 битләрне һәм «Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китапның 24 нче бүлеген укы.
● Дога кыл.
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Бар мәшәкатьләрегезне аңа [Аллаһыга] йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).
Мәгънәсе: Аллаһы синең үзе белән хисләреңне һәм борчуларыңны уртаклашуыңны тели.
Аллаһы Тәгалә сиңа күңел тынычлыгы һәм көч бирә ала (Филипиялеләргә 4:6, 7, 13). Чын күңелдән дога кылучы кешеләргә Аллаһы ярдәм кулы суза (Зәбур 55:22).
Киңәш: бүген дога кылып кара. Йәһвә Аллаһыга исеме буенча дәшеп, аңа күңелеңне бушат (Зәбур 83:18). Аңардан көч сора.
● Изге Язмаларда вәгъдә ителгән киләчәкне күз алдына китер.
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Шул өмет тормышыбыз өчен якорь сыман. Ул ышанычлы, нык» (Еврейләргә 6:19, искәрмә).
Мәгънәсе: безнең кәефебез, давыл дулкыннары сыман, күтәрелә-төшә, әмма Изге Язмалар безгә киләчәккә өмет бирә, ул безне тынычландыра.
Бу өмет буш хыял гына түгел, ул Аллаһының вәгъдәләренә нигезләнә. Аллаһы бар газапларны юк итәргә вәгъдә итә (Ачылыш 21:4).
Киңәш: «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» брошюрасының 5 нче дәресен укып, Изге Язмалар биргән өмет турында күбрәк бел.
● Яраткан эшең белән шөгыльлән.
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Шат йөрәк — яхшы дәва ул» (Гыйбрәтле сүзләр 17:22).
Мәгънәсе: яраткан эшебез белән шөгыльләнгәндә, безнең хәлебез яхшыра.
Киңәш: яраткан эшләрең белән шөгыльлән. Әйтик, күңелле музыка тыңла, рух күтәрерлек китап укы я хобби белән мәшгуль бул. Кулыңнан килгәнчә башкаларга булыш, нәтиҗәдә, син бәхетлерәк булырсың (Рәсүлләр 20:35).
● Сәламәтлегең турында кайгырт.
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Тән өчен күнегүләрнең файдасы [бар]» (1 Тимутигә 4:8).
Мәгънәсе: күнегүләр ясау, җитәрлек йоклау һәм яхшы ризык ашау файда китерә.
Киңәш: унбиш минутка булса да урамга чык.
● Онытма: хисләр килә дә китә, тормыштагы шартлар да үзгәрә.
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Сез... иртәгә үзегез белән нәрсә буласын... белмисез» (Ягъкуб 4:14).
Мәгънәсе: күңелне төшәрә торган һәм хәтта чишелмәслек булып күренгән авырлыклар иртәме-соңмы хәл ителер.
Бүген тормышыңны караңгылык басса, иртәгә якты булыр. Шуңа күрә өметсезлеккә бирелмә (2 Көринтлеләргә 4:8). Проблема нинди генә авыр булмасын, аны чишеп була, ә менә тормышны кире кайтарып булмый.
Киңәш: күңелсезлеккә бирелгән һәм үләргә теләгән Изге Язмалардагы персонажлар турында укы. Күп очракларда аларның хәлләре үзләре дә көтмәгәндәй яхшыга үзгәргән. Кайбер мисалларга игътибар итик.
Изге Язмалардагы персонажларның берәрсе үләргә теләгәнме?
Әйе. Изге Язмаларда андый кешеләр искә алына. Аллаһы аларны моның өчен шелтәләмәгән, ул аларга ярдәм кулы сузган. Ул сиңа да ярдәм кулы суза.
Ильяс
● Кем булган? Ильяс кыю пәйгамбәр булган. Шулай да аның да кайчак төшенкелеккә бирелгәне булган. «Бездә булган хисләр Ильяста да булган» (Ягъкуб 5:17).
● Ни өчен аның үләсе килгән? Бервакыт Ильяс, берүзем калдым дип уйлап, куркуга бирелгән һәм үзен кирәксез кеше итеп тойган. Ул: «И Йәһвә, җанымны алчы»,— дип үтенгән (1 Патшалар 19:4).
● Аңа нәрсә булышкан? Ильяс Аллаһыга үз күңелен бушаткан. Аллаһы аны ничек ныгыткан? Ул Ильяс турында кайгырткан һәм үз көчен күрсәткән. Шулай ук ул Ильясны кадерле кеше булуында ышандырган һәм аңа игелекле һәм оста ярдәмчене биргән.
▸ Ильяс турында укы: 1 Патшалар 19:2—18.
Әюп
● Кем булган? Әюп зур гаиләле бай кеше булган. Ул чын Аллаһыга тугры хезмәт иткән.
● Ни өчен аның үләсе килгән? Кыска вакыт эчендә Әюпнең башына күп бәлаләр төшкән. Ул бар милкен югалткан. Бөтен балалары афәттә вафат булган. Үзе ул нык чирләп киткән. Моннан тыш, аның «дуслары», үзләрен мәрхәмәтсез тотып, аны нахакка гаепләгән. Ахыр чиктә Әюп: «Тормышымны нәфрәт итәм, бүтән яшисем килми»,— дигән (Әюп 7:16).
● Аңа нәрсә булышкан? Әюп дога кылган һәм башкалар белән хисләрен уртаклашкан (Әюп 10:1—3). Аны шәфкатьле Илуй юаткан. Ул Әюпне үз хәленә Аллаһы күзлегеннән карарга этәргән. Әюп шулай ук Аллаһының ярдәмен һәм киңәшен кабул иткән.
▸ Әюп турында укы: Әюп 1:1—3, 13—22; 2:7; 3:1—13; 36:1—7; 38:1—3; 42:1, 2, 10—13.
Муса
● Кем булган? Муса борынгы Исраилнең җитәкчесе һәм тугры пәйгамбәр булган.
● Ни өчен аның үләсе килгән? Мусаның күп вазифалары булган, аны һәрчак тәнкыйтьләгәннәр. Ул үзен бик арыган итеп хис иткән. Шуңа күрә ул Аллаһыдан: «Зинһар, хәзер үк мине үтер»,— дип ялварган (Саннар 11:11, 15).
● Аңа нәрсә булышкан? Муса Аллаһыга күңелен бушаткан. Аллаһы Тәгалә, Мусаның стрессын киметер өчен, ярдәмгә кешеләр биргән.
▸ Муса турында укы: Саннар 11:4—6, 10—17.
a Үлү турындагы уйлар сине бик борчыса һәм якыннарың синең яныңда булмаса, ышаныч телефоны я ашыгыч хезмәт телефоны буенча шалтыратып була.