ИҖАДИ ЭШЛӘР
Миксинаның лайласы
Миксина чыгарган лайла, ягъни гидрогель, галимнәрне күптән кызыксындыра. Ни өчен? Миксинаның лайласы «билгеле булган иң йомшак эластик биоматериалларның берсе» дип санала.
Игътибар итегез. Миксина — еланбалыкка (угорьга) охшаш җәнлек. Ул диңгез төбендә яши. Берәр ерткыч аны ашарга булса, миксина махсус бизләреннән гель чыгара. Бу гель лайла булдыручы аксымнардан һәм башка меңләгән озын аксым җепселләрдән тора. Бергәләп бу аксымнар миксина тирәли суны сузылмалы, куе лайлага әйләндерә. Миксинага һөҗүм иткән балыкның саңаклары (жабралары) шул лайла аркасында тыгыла, һәм ул, миксинаны төкереп, тизрәк кача.
Миксинаның лайласы искиткеч үзенчәлекләргә ия. Һәрбер аксым җепселнең калынлыгы чәч бөртегеннән йөз тапкыр нечкәрәк һәм нейлон җептән ун тапкыр ныграк. Диңгез суына чыгарылгач, лайла булдыручы аксымнар һәм җепселләр катнашмасы нечкә 3D иләккә охшаш структураны оештыра. Бу структура үз авырлыгыннан 26 000 тапкыр авыррак суны тота ала. Кызык, лайла үзе 100 процент диярлек судан тора!
Галимнәр миксинаныкына охшаш гидрогельне булдыра алмаган. «Бу табигый система бик катлаулы»,— дип әйткән бер тикшерүче. Моңа карамастан, алар, бактерияләр кулланып, генетика ярдәмендә аксым җепселләрне җитештерергә ниятли. Аларның максаты — җиңел, өзелүгә чыдам, сузылучан һәм биотаралучан материал ясау. Синтетик аксым җепселләрдән текстиль сәнәгатендә һәм медицинада куллану өчен чыдам материаллар ясап булыр. Шундый гидрогельне тагын күп өлкәләрдә кулланып булыр.
Сез ничек уйлыйсыз? Миксинаның шундый катлаулы лайласы эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?