Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Акчаны ничек тотарга өйрәнергә?

Акчаны ничек тотарга өйрәнергә?

 «Күптән түгел генә мин „кереп чыгам гына“ диеп, кибеткә керергә булдым. Берничә минуттан соң кулымда кыйммәт әйбер тотып чыктым. Минем аны алырга ниятем дә юк иде!» (Колин).

 Колинның сүзләреннән күренгәнчә, аңа акчаны тота белү авыр. Синең дә акча тотарга өйрәнәсең килсә, монда язылганнарга игътибар ит.

 Акчаны тота белергә кирәкме?

 Миф. Акчаны кая туздырганыңны санап торсаң, ирегеңнән мәхрүм каласың.

 Факт. Акчаны кая туздырганыңны белсәң, синең ирегең азаймый, ә арта гына. «Акчаны контрольдә тотсаң, теләгән әйберләрең өчен күбрәк акчаң булыр»,— диелә бер китапта («I’m Broke! The Money Handbook»).

 Уйлап кара: акчаны кая һәм ничек туздырганыңны белсәң...

  •   синең кирәк чакта акчаң булыр. «Мин кайчан да булса Көньяк Африкага барырмы икән дип хыялланып йөрдем,— ди Инез исемле бер яшүсмер.— Акча җыйганда, мин хыялымны күздә тотарга тырышам».

  •   бурычларың булмас. Изге Язмаларда: «Бурычка алучы бурычка бирүченең колы була»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 22:7). Шул ук фикердә Анна исемле бер яшь хатын-кыз да. Ул: «Бурыч сине кол итә. Бурычтан азат булып, тизрәк максатларыңа ирешерсең»,— ди.

  •   синең җитлеккән кеше булуың күренер. Акчаны кая һәм ничек туздырганыңны күзәтүче кешеләр акыллы карарлар кабул итә белә. «Акчаны тота белеп, мин җаваплы булырга өйрәнәм һәм мөстәкыйль тормышка әзерләнәм»,— дип әйтә 20 яшьлек Джин.

 Нәтиҗә: «Акчаны кая һәм ничек туздырганыңны белү — мөстәкыйль тормышка әзерләнүгә беренче адым,— дип әйтелә бер китапта («The Complete Guide to Personal Finance: For Teenagers and College Students»).— Акчаны тота белү — үзенә күрә бер осталык, аны гомер буе кулланып була».

 Моңа ничек ирешергә?

 Йомшак якларыңны бел. Акчаң тиз бетсә, аның кая туздырганыңны аңларга тырыш. Кайберәүләр интернет аша гел әйберләр сатып ала. Башкалар акчаны тегендә-монда көн дә туздыра; нәтиҗәдә, ай ахырында акчасыз кала.

 «Көн дә ниндидер вак нәрсәләр сатып алырга туры килә. Кечкенә бүләкләр аласың, кофе берәр кафеда эчәсең, кибеттә ташламалы берәр әйбер аласың... Тик бер ай эчендә йөзләгән доллар юк була!» (Хейли)

 Бюджет төзе. Изге Язмаларда: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Бюджет төзеп, син юрганыңа карап аягыңны суза белерсең.

 «Чыгымнарың керемеңнән артык булса, акчаны кая туздырганыңны аңларга тырыш һәм кирәкле әйберләрнең исемлеген төзе. Күбрәк акча эшли башлаганчы, чыгымнарыңны әзәйт» (Даниель).

 Акыллы эш ит. Акчаны тотарга өйрәнер өчен һәм кирәкмәгән чыгымнардан сакланыр өчен төрле чаралар күреп була. Яшьләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаша:

  •  «Мин акчаны, гадәттә, банкка салам. Банктагы акчаны мин сирәгрәк туздырам» (Дэйвид).

  •  «Кибеткә барганда, мин үзем белән бераз гына акча алам. Шулай эшләп, мин кирәкмәгән чыгымнардан сакланам» (Элен).

  •  «Кайчак теләгән әйберне шунда ук алып булмый. Көткән арада: „Ул миңа чыннан да кирәкме?“ — дип уйлап була» (Джесия).

  •  «Һәр кызык урынга бару мәҗбүри түгел. Акчаң булмаса, „мин бара алмыйм“ дип әйтергә икеләнмә» (Дженифер).

 Нәтиҗә: акча тоту зур җаваплылык өсти. Югарыда искә алынган Колин моңа үз тәҗрибәсендә инанган. «Кайчан да булса мин гаилә башы булырмын, шуңа күрә акчаны тегендә-монда туздырырга тиеш түгелмен! — ди ул.— Берьялгызы булып яшәгәндә акчаны тота белмим икән, өйләнгәч акча мәсьәләсе гел туып торыр».

Киңәш. «Берәрсенә төзегән бюджетыңны күрсәт һәм аны вакыт-вакыт синең белән бергә тикшерергә сора. Берәрсе алдында хисап бирергә тиешлегеңне белү — файдалы нәрсә» (Ванесса).