ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Дустым рәнҗетсә, нәрсә эшләргә?
Сиңа нәрсә белү мөһим
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кайчак авырлыклар тудыра. Камилсезлек аркасында яхшы дустың, хәтта иң якын дустың үзенең сүзе я эше белән сине рәнҗетергә мөмкин. Әлбәттә, син үзең дә камил түгел. Дөресен генә әйткәндә, синең дә башкаларны рәнҗеткәнең бардыр. Андый чакларны исеңә төшерә аласыңмы? (Ягъкуб 3:2)
Үпкәләүнең сәбәпчесе интернет булырга мөмкин. Мәсәлән, Давид исемле яшүсмер болай ди: «Интернетта берәр дустыңның кичәдә булганын күрсәтүче фотосурәтләрен күрсәң, синең: „Ник мине чакырмадылар?“ — диеп, үпкәли башлавың бар. Шул чакта син, бәлки: „Дустым миңа хыянәт итте“,— дип уйлый башлыйсың һәм күңелсезләнәсең».
Авырлыкларны җайга салып була.
Син нәрсә эшли аласың
Үзеңне тикшер. Изге Язмаларда: «Рәнҗергә ашыкма, чөнки үпкә тоту акылсызлык билгесе»,— диелә (Вәгазьче 7:9, искәрмә).
«Кайчак син соңыннан гына аңлый башлыйсың: теге я бу очракта үпкәлисе булмаган да» (Алисса).
Менә нәрсә турында уйлап кара: син артык нечкә күңелле түгелме? Башкаларның хаталарына түземле булырга өйрәнә аласыңмы? (Вәгазьче 7:21, 22)
Кичерүнең файдалы якларына игътибар ит. Изге Язмаларда: «Үпкә тотмау [кешене] күркәм итә»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 19:11).
«Үпкәләрлек сәбәбең булса да, кешеләрне чын күңелдән кичерә бел. Башка сүзләр белән әйткәндә, аларның хаталарын кат-кат искә төшермә һәм аларны кат-кат гафу үтенергә мәҗбүр итмә. Бер кичерсәң, мәңгегә оныт» (Маллори).
Менә нәрсә турында уйлап кара: хәл чыннан да шулкадәр җитдиме? Тынычлык хакына син кешене кичерә аласыңмы? (Көләсәйлеләргә 3:13)
Кешене исәпкә ал. Изге Язмаларда: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез»,— диелә (Филипиялеләргә 2:4).
«Бер-берсен яратучы һәм хөрмәт итүче дуслар дуслыкны югары бәяли, шуңа күрә аңлашылмаучанлыкларны тизрәк җайга салырга тырышыр. Дуслыкларын саклар өчен, алар күп тырышлыклар куя» (Николь).
Менә нәрсә турында уйлап кара: син үз дустыңның карашында ким дигәндә берничә уңай якны әйтә аласыңмы? (Филипиялеләргә 2:3).
Нәтиҗә. Үпкә-рәнҗүләрне яшь чакта тиз онытырга өйрәнсәң, сиңа үсә төшкәч тә башкаларны кичерү авыр булмас. Алайса, нигә бүгеннән үк кичерергә өйрәнмәскә?