ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Ничек мин йокыны туйдыра алам?
Математика сиңа авыр бирелә икән, син укыганда күбрәк тырышлыклар куярга кирәк дип уйлыйсыңдыр. Спортта әллә ни зур уңышларга ирешмәсәң, син күбрәк күнегүләр ясарга кирәк дип уйлыйсыңдыр. Нәрсә турында гына сүз бармасын, йокы туйдыру мөһим. Ни өчен?
Ни өчен йокы туйдыру мөһим?
Белгечләр әйтүенчә, яшүсмерләр һәр көнне 8—10 сәгать йокларга тиеш. Ни өчен йокыны туйдыру шулкадәр мөһим?
Йокы уй сәләтләреңне яхшырта. Йокы баш миен «тукландыра» дип әйтеп була. Туйганчы йокласаң, син укуда да, спортта да уңышка ирешерсең, шулай ук проблемаларны яхшырак хәл итә белерсең.
Йокы рухыңны һәм кәефеңне күтәрә. Йокыларын туйдырмаган кешеләрнең кәефләре еш кына үзгәрә, алар күңелсезләнә я депрессиягә бирелә һәм башка кешеләр белән уртак тел таба алмыйча интегә.
Йокы авария очракларын киметә. Кушма Штатлардагы тикшерүләр буенча, 16—24 яшь тирәсендәге машина йөртүчеләр 40—59 яшь тирәсендәгеләр белән чагыштырганда «авариягә очраганда ике тапкыр ешрак йокымсырап утыра».
Йокы сәламәтлеккә файда китерә. Йокы вакытында тән күзәнәкләре, тукымалары һәм кан тамырлары яңартыла һәм төзелә. Туйганчы йоклау симерү, диабет белән авыру һәм йөрәк өянәге кузгалу очрагын әзәйтә.
Вакытыңда йокларга ятарга нәрсә комачаулый?
Йокының файдасын белсәләр дә, яшүсмерләрнең күбесе туйганчы йокламый. 16 яшьлек Элайне болай ди:
«Укытучыбыз бездән: „Ничәдә ятасыз?“ — дип сорады. Күбесе төнге икедә диде. Кайберләре иртәнге биштә дип әйтте. Берсе генә кичке унынчы яртыда дип җавап бирде».
Сиңа нәрсә иртә ятарга комачаулый?
Дуслар. «Дусларым белән кичләр үткәргәндә вакыт тиз оча, үзебез дә сизмәстән төнгә кадәр утырабыз» (Памела).
Вазифалар. «Мин йокларга яратам, әмма шундый график белән вакытында яту авыр» (Ана).
Заманча технологияләр. «Телефоным аркасында мин йокыны туйдыра алмый. Караватта ятканда мин экранга текәлеп караудан туктый алмыйм» (Аниса).
Йокыны ничек туйдырырга?
Үз-үзеңнән: «Йокы минем өчен никадәр мөһим?» — дип сора. Изге Язмаларда: «Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак»,— диелә (Вәгазьче 4:6). Йокы бик зарури. Йокысыз эш сыйфаты начарая, күңел ачулар да шатландырмый.
Үз-үзеңнән: «Миңа вакытында ятарга нәрсә комачаулый?» — дип сорап уйлан. Дусларың белән төнгә кадәр утырганың бармы? Дәресләрең һәм өй эшләрең аркасында хәлдән тайганың бармы? Телефоның аркасында соң ятканың я йокыга киткәннән соң уянганың бармы?
Уйлап кара. Иң зур киртәне алып куяр өчен тырышлыклар куярга туры килер, ләкин файдасын син һичшиксез күрерсең. «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 21:5 тә.
Син йокыңны туйдырыр өчен тапкан чара башка берәүгә туры килмәскә мөмкин. Мәсәлән, кайберәүләр көндез йоклап алуны файдалы дип тапкан, моның ярдәмендә алар төнлә яхшы йоклый. Башкаларның фикеренчә, көндез йоклап алу кире нәтиҗәгә китерә. Үзеңә туры килгән чара тап. Астагы тәкъдимнәр арасында сайлап кара:
Организмны йокыга әзерлә. Ятар алдыннан йокы китергеч эшләр эшләсәң, йокыга тизрәк китәрсең.
«Өй эшләреңне һәм башка вазифаларыңны иртәрәк бетерсәң, ятканда алар аркасында борчыласы булмас» (Мария).
Чара күрә бел. Хәлләрең яхшымы, начармы — тормышыңа үзең хуҗа бул: туйганчы йокларга теләсәң, эшләреңне яхшы планлаштыр.
«Миңа ким дигәндә сигез сәгать йокларга кирәк. Иртәрәк торасы булса, мин яту вакытын да артка күчерәм» (Винсент).
Эзлекле бул. Эчке сәгатьне көйгә салмасаң, аннан файдасы булмас. Белгечләр һәр көнне бер үк вакытта ятарга һәм бер үк вакытта торырга кирәк дип саныйлар. Бер ай дәвамында шулай эшләп кара. Синең хәлең һичшиксез яхшырыр.
«Һәр көнне бер үк вакытта ятсаң, башың иртә белән яхшырак эшләр. Нәтиҗәдә, син һәр эштә уңышка ирешерсең» (Джаред).
Дусларың белән әзрәк вакыт үткәр. Инҗилдә «гадәтләрдә тыйнак» булуның һәм мөһимлеге ассызыклана (1 Тимутигә 3:2, 11). Андый гадәтләргә күңел ачулар да керә.
«Мин дусларым белән әзрәк кичләр үткәрергә булдым. Күңел ачуларны чикләмәсәм, берәр мөһим нәрсә, гадәттә, йокы төшеп кала!» (Ребекка).
Телефоның «ял» итсен! Ятар алдыннан — ким дигәндә бер сәгать алдан — интернетта утырудан һәм дусларыңа төнге хәбәрләр җибәрүдән тукта. Кайбер белгечләр әйтүенчә, телефон, телевизор һәм планшет экраныннан килгән ут йокыны качыра.
«Кешеләр син атнага җиде көн, тәүлегенә 24 сәгать онлайн булырсың дип өметләнә. Ләкин көч җыярга теләсәң, телефонны читкә куеп ял итү мөһим» (Юлиса).