ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Барлыкка китерүме я эволюцияме? Эволюция. Ышаныргамы? (2 өлеш)
Алекс аптырап карап тора. Ул Аллаһының барлыгына һич тә шикләнмәгән иде, әмма бүген биология укытучысы эволюция — фәнни яктан исбатланган ышанычлы факт дип торганга, иманы какшады. Алексның ак карга буласы килми. «Галимнәр эволюция теориясе белән риза икән, аларга каршы торыр өчен кем соң мин!» — дип әйтеп тора ул үзенә.
Моңа охшаш хәлгә эләккәнең бармы? Гомерең буе син Изге Язмаларда язылган мондый сүзләргә ышанып яшәгәнсеңдер: «Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде» (Яратылыш 1:1). Ләкин соңгы вакыт кешеләр барлыкка китерү — миф, ә эволюция факт дип сине ышандырырга тырышадыр. Аларга ышаныргамы? Эволюция теориясен шик астына алу дөресме?
Шик астына алыр өчен ике сәбәп
Кайбер галимнәр бу теорияне шик астына ала. Дистәләгән еллар тикшерүләр үткәрелсә дә, галимнәр, бу теория турында әйткәндә, әле дә бер фикергә килә алмаган.
Уйлап кара. Әгәр һәр нәрсәне җентекләп тикшерүче белемле галимнәр бер фикергә килә алмый икән, алайса, синең шул теориянең дөреслегенә шикләр белдерергә тагы да зуррак хакың бар түгелме?
Нәрсәгә ышанырга? Сайла. «Тормыш үзеннән-үзе барлыкка килгән икән, алайса, тормышыбыз һәм Галәмдәге бар нәрсә мәгънәсез булып чыга»,— дип әйтә Зәкәрия исемле егет. Чыннан да, тормыш эволюция аркасында барлыкка килгән икән, бүгенге тормыштан башка бернәрсәбез дә юк булып чыга (1 Көринтлеләргә 15:32). Ә инде без барлыкка китерелгән икән, тормышның мәгънәсе турында да сорауларга, киләчәгебез турында да сорауларга җавап алып була (Иремия 29:11).
Уйлап кара. Эволюция һәм барлыкка китерү турында дөресен белү тормышыңа ничек тәэсир итәчәк? (Еврейләргә 11:1).
Уйланыр өчен сораулар
ФИКЕР. «Галәмдәге бар нәрсә бер зур шартлау аркасында туган».
Кем я нәрсә аркасында ул шартлау булган?
Нәрсәгә ышану акыллырак: бар нәрсәнең үзеннән-үзе тууынамы я аның берәр нәрсәдән яки берәр кем ярдәмендә барлыкка килүенәме?
ФИКЕР. «Кеше хайваннан барлыкка килгән».
Әгәр кеше хайваннан, мәсәлән маймылдан, барлыкка килгән икән, акыл турында әйткәндә, маймыл белән кеше арасындагы «упкынны» ничек аңлатырга? a
Ни өчен хәтта иң гади тереклек тә шулкадәр катлаулы? b
ФИКЕР. «Эволюция теориясе — исбатланган факт».
Алай дип әйтүче үзе бу теориянең дөреслеген тикшереп чыкканмы?
Күп кенә кеше эволюция теориясенә бар белемле кеше ышана дип әйткәнгә генә ышана.
a Кайберәүләр кеше мие күпкә зуррак, шуңа күрә кеше акыллырак дип әйтә. Бу «дәлил» нигезсез («Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюраның 28 битен кара.).
b «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюраны кара.