Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Сәламәтлегем начар булса, нәрсә эшләргә? (1 өлеш)

Сәламәтлегем начар булса, нәрсә эшләргә? (1 өлеш)

 Каты авыруы белән көрәшкән берәр яшьтәшең бармы? Бәлки син үзең авырыйсыңдыр я гариптер. Шуңа күрә яшьтәшләрең берәр эшләрдә я уеннарда катнашканда, син карап кына торасыңдыр.

 Андый чакларда, кайвакыт, күңел кырыла. Шулай да андый хәлләр булачак, моңа гаҗәпләнмә. Изге Язмаларда ике мөһим фикер бар һәм алар сине юата алыр:

  •   Синең Барлыкка Китерүчең, Йәһвә Аллаһы, синең хәлеңне күреп тора. Алай гына да түгел, ул синең «хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).

  •   Йәһвә Аллаһы тиздән бар авыруларны бетерәчәк! Моның турында Ишагыя 33:24 тә һәм Ачылыш 21:1—4 тә әйтелә. Син үзең шул урыннарны ачып укый аласың.

 Күп кенә яшьләр шуңа игътибар иткән: сәламәтлек белән бәйле проблемаларны җиңәргә Аллаһыга һәм аның вәгъдәләренә иман итү булыша. Дүрт кардәш мисалына игътибар итик.

 ЙЕМИ

 11 яшьләремә, берәр җиргә барыр өчен, миңа инвалид коляскасына утырып барырга туры килә иде. Мин хәтта гади генә эшләрне дә башкара алмадым. Берәр җиңел нәрсәне күтәрү дә минем көчемнән килми иде.

 Биш яшьләремдә миңа диагноз куйдылар: мышцалар дистрофиясе. Авыруым начар якка гына үзгәрә барды һәм мин үзем кайбер эшләрне генә башкара алдым. Вакыт-вакыт бу боектыра, чөнки мин яшьтәшләрем башкарган кайбер эшләрне башкара алмыйм. Ләкин әти-әнием, җыелыштагы кардәшләр миңа физик, эмоциональ һәм рухи яктан таяныч булып торалар. Мин тулы вакытлы хезмәттә катнашам. Изге Язмалар өйрәнүләрен алып барганда миңа еш кына имандашларым кушыла.

 Гайсә һәр көннең үз мәшәкатьләре булачак дип әйткән (Маттай 6:34). Шуңа күрә бүгенге көн өчен генә үти алырлык максатлар куям. Мин Аллаһының яңа дөньясын зарыгып көтәм. Анда хәлсез калдыра торган авырулар булмаячак һәм мин «чын тормышка» ия булырмын (1 Тимутигә 6:19).

Йеми «үти алырлык максатлар куйган» кебек, син дә андый максатлар куя аласыңмы? (1 Көринтлеләргә 9:26).

 МАТТЕО

 Алты яшьләремдә мин аркамны имгәттем. 7 яшьләремдә ул авырта башлады. Табибларга баргач, алар умыртка баганаң син тиз үскәнгә авырта диделәр. Якынча бер ел узгач, алар умыртка баганасы буйлап шеш таралганын ачыклады.

 Миңа операция ясадылар, әмма шешнең 40 процентын гына алып куя алдылар. Ләкин ике ай да үтмәде, шеш кире шул ук хәленә кайтты! Мине күп тапкыр тикшерделәр, күп дәваладылар. Күп кенә өмет өзелүләр кичердем.

 Кайвакыт, шул шеш аркасында бар җирем сызлый башлый, аеруча аркам һәм күкрәгем. Шулай да мин ул проблемага чумып йөрергә җыенмыйм. Башкалар да газап кичереп яшәсә дә, уңай караш саклыйлар. Мин моны исемә төшереп торам. Йәһвә Аллаһы бер көн бар газапларны алып куячак. Бу фикер миңа уңай карашлы булырга булыша. Мин Аллаһының үз вәгъдәсен үтәячәгенә һич тә шикләнмим (Ачылыш 21:4).

Аллаһының бер көн бар газапларны алып куерга вәгъдәсе турында уйлану Маттеога булышкан кебек, ничек сиңа да булыша ала? (Ишагыя 65:17).

 БРУНА

 Минем авыруым тышкы яктан күренеп тормый, шуңа күрә кайберәүләр мине ялкау кеше дип атыйдыр. Ләкин, дөресен генә әйткәндә, миңа барысы бик авыр бирелә. Өйдәге эшләрне башкару, берәр материал өйрәнү, хәтта иртән йокыдан уянып тору минем өчен башкармаслык эш булып күренә.

 16 яшьләремдә миңа рассеянный склероз дигән диагноз куйдылар. Бу авыру кешене хәлсез калдыра һәм көннән-көн көчәя бара. Шуңа күрә миңа берәр эш башкару бик авыр бирелә. Вәгазьдә күбрәк катнашырга теләсәм дә, булдыра алмыйм. Мин 1 Петер 5:7 дә язылган сүзләрне кат-кат укып чыгам: «Бар мәшәкатьләрегезне аңа [Аллаһыга] йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта». Йәһвә безнең һәрберебез турында кайгырта. Моны белү миңа көч өстәп тора.

Брунадан үрнәк алып, бар мәшәкатьләреңне Йәһвәгә йөкләсәң, бу сиңа нинди файда китерәчәк? (Зәбур 55:22).

 АНДРЕ

 Кайбер кешеләр минем белән үзләрен 10 яшьлек малай белән тоткандай тоталар. Мин аларга үпкәләмим, чөнки мин чыннан да 10 яшьлек малай кебек күренәм.

 Ике яшьләремдә миндә рак авыруы таптылар. Ул умыртка баганасыннан башланып, баш миенә кадәр таралган иде. Табиблар авыруны җиңә алды, әмма авыру үзе үсүемә тәэсир итте. Бүгем минем буем 1 метр 37 сантиметр гына. Кешеләргә миңа 18 яшь дисәм, алар ышанмый.

 Безнең җыелышыбыздагы кардәшләр мине хөрмәт итә. Мәктәптә миннән мыскыллап көлә иделәр, ләкин кардәшләр үзләрен алай тотмый. Үз хәлемә мин уңай караш белән карарга тырышам. Кеше тормышында була алган иң яхшы нәрсәне мин үзем татыдым: мин Йәһвә белән таныштым! Миңа нинди генә хәл кичерергә туры килмәсен мин шуны беләм: Йәһвә минем турында кайгыртачак. Йәһвә вәгъдә иткән гаҗәеп яңа дөнья турында уйлану миңа уңай караш сакларга булыша (Ишагыя 33:24).

Ни өчен Йәһвә белән танышу, Андре әйткәнчә, «бу кеше тормышында була алган иң яхшы нәрсә»? (Яхъя 17:3).