Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Онлайн популярлык никадәр мөһим?

Онлайн популярлык никадәр мөһим?

 Илан исемле кыз болай ди: «Мин, социаль челтәрләрдә классташларымның йөзләгән язылучыларын күреп, болай дип уйлап куйдым: „Вау, алар шундый популяр!“ Дөресен генә әйткәндә, мин алардан бераз көнләштем».

 Синең андый хисләр кичергәнең бармы? Булса, бу мәкалә сиңа социаль челтәрләрдә популяр булу теләгенең куркыныч якларын күрергә булышыр.

 Куркыныч яклары

 Изге Язмаларда, Гыйбрәтле сүзләр 22:1 дә: «Яхшы исем зур байлыктан да өстенрәк»,— дип әйтелә. Яхшы исем казану теләге һәм хәтта башкаларга ошау теләге начар түгел.

 Ләкин кайвакыт популяр булу теләге шулкадәр нык булып китә, хәтта шатлыгыңны урлый. Моның нинди куркыныч ягы бар? 16 яшьлек Аня болай ди:

 «Кайбер кешеләр, популяр булып китәр өчен, акылсыз эшләр кыла, мәсәлән мәктәптә икенче каттан сикерә».

 Күпләр, яшьтәшләренең игътибарын җәлеп итәр өчен, ахмак, куркыныч эшләр кылып, моны видеога төшерә һәм интернетка урнаштыра. Мәсәлән, берничә яшүсмер кер юу геле булган капсуланы ничек ашауларын видеога төшереп, интернетка куйган!

 Изге Язмаларда болай диелә: «Масаеп һичнәрсә эшләмәгез» (Филипиялеләргә 2:3, «Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе»).

 Уйланыр өчен сораулар:

  •   Синең өчен онлайн популярлык никадәр мөһим?

  •   Яшьтәшләреңә ярар өчен, син сәламәтлегеңне һәм тормышыңны куркыныч астына куярсыңмы?

 Популяр булу иллюзиясе

 Кайбер кешеләр, популяр булып китәр өчен, куркыныч нәрсәләр кылмый, ә башка стратегияне куллана. 22 яшьлек Эрика болай ди:

 «Кайберәүләр интернетка күп-күп фотоларын куя, әйтерсең лә аларның күп дуслары бар һәм алар һәрвакыт бергә күңел ача. Шулай итеп кешеләр популяр булып күренә, ләкин бу иллюзия генә».

 15 яшьлек Кара яшьләрнең, бу иллюзияне тудырыр өчен, алдау куллануын сөйли:

 «Алар ясалма фотолар куялар: имеш күңел ачалар, ә чынлыкта өйдә утыралар».

 22 яшьлек Мэтью да шулай эшләгәнен таный:

 «Мин бер фото урнаштырдым һәм бу фотога Эверест тавы дигән язуны беркеттем, ә чынлыкта мин Азиядә беркайчан да булмадым!»

 Изге Язмаларда болай диелә: «Без... үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез» (Еврейләргә 13:18).

 Уйланыр өчен сораулар:

  •    Синең, популяр булып китәр өчен, социаль челтәрләргә ясалма фотоларны куйганың бармы?

  •    Фотоларың һәм комментарийларың синең чынында кем булуыңны һәм нәрсә кадерләгәнеңне күрсәтәме?

 Язылучыларның һәм лайкларның саны никадәр мөһим?

 Күпләр уйлавынча, популяр булыр өчен, синдә бик күп язылучылар һәм лайклар булырга тиеш. Өстә искә алынган Мэтью да үзенең элек шулай уйлаганын таный:

 «Мин кешеләрдән „Синең язылучыларың күпме?“ яисә „Синең иң күбе ничә лайк алганың бар?“ дип сорый идем. Язылучыларым күбрәк булсын өчен, мин таныш булмаган кешеләргә языла идем һәм алар да миңа язылыр дип өметләнә идем. Мин дан казанырга бик тели идем, һәм социаль челтәрләр бу теләгемне тагы да көчәйтте».

Онлайн популярлык, тәм-томнар кебек, ләззәт китерсә дә, чын канәгатьлек китерми

 25 яшьлек Мария шуңа игътибар иткән: кайбер кешеләр, язылучылары һәм лайклары күпме булуына карап, үз-үзләренә бәя биргән. Мария болай ди:

 «Берәр кыз, селфи ясап, җитәрлек лайклар җыймаса, үзен ямьсез дип уйлый башлый. Әлбәттә, бу дөрес түгел, әмма күпләр андый ситуациядә үзләрен шулай ук хис итәр иде. Асылда, алар үз-үзләрен мыскыл итә».

 Изге Язмаларда болай диелә: «Бер-беребезне ярышуга котыртып һәм бер-беребездән көнләшеп, дан сөючән булып китмик» (Гәләтиялеләргә 5:26).

 Уйланыр өчен сораулар:

  •    Социаль челтәрләрне кулланганда, үзеңне башкалар белән чагыштырганың бармы?

  •    Синең өчен язылучыларның саны чын дуслыкны үстерүдән мөһимрәк булып китмәдеме?