Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Суга чумдырылганнан соң нәрсә эшләргә кирәк? (2 нче өлеш. Сафлык юлыннан йөр)

Суга чумдырылганнан соң нәрсә эшләргә кирәк? (2 нче өлеш. Сафлык юлыннан йөр)

 Изге Язмаларда: «Сафлык юлыннан йөрүчеләрне Йәһвә һичнинди игелектән аермас»,— дип әйтелә (Зәбур 84:11). «Сафлык юлыннан йөрү» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Син үзеңне Йәһвәгә багышлаганда аңа вәгъдә бирдең. «Сафлык юлыннан йөрүең» син биргән вәгъдәңне тотасың икәнен аңлата (Вәгазьче 5:4, 5). Суга чумдырылганнан соң сафлык юлыннан йөрүеңне син ничек күрсәтә аласың?

Бу мәкаләдә

 Авырлыкларга бирешмә

 Төп шигырь: «Без Аллаһы Патшалыгына күп михнәтләр чигеп керергә тиеш» (Рәсүлләр 14:22).

 Мәгънәсе. Дөресен генә әйткәндә, һәр мәсихче үз тормышында авырлыклар кичерәчәк. Мәсәлән, син мәсихче булганга, синнән мыскыллап көләчәкләр һәм сиңа каршы киләчәкләр. Ә акча җитмәве я авырулар кебек проблемаларны һәр кеше диярлек үз тормышында кичерә, сине дә алар читләтеп үтмәс.

 Нәрсә була ала? Вакыт-вакыт тормышыңда төрле хәлләр туып торачак һәм кайберләре сиңа әллә ни ошап бетмәс. Изге Язмалар буенча, һәр кеше — мәсихчеме ул яки юкмы — авыр хәлләргә эләгеп тора (Вәгазьче 9:11).

 Нәрсә эшләп була? Тормышында авырлыклар туасын белгән кеше, аларга әзерләнә ала. Авырлыкларны иманыңны ныгытырга һәм Йәһвәгә тагы да ныграк таянырга өйрәнү мөмкинлеге дип сана (Ягъкуб 1:2, 3). Вакыт узу белән син дә рәсүл Паул кебек әйтә алырсың: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13).

 ТОРМЫШТАН. «Суга чумдырылудан соң күп тә үтмәстән, абыем хакыйкатьне ташлап китте, әти-әнием авырый башлады, мин дә авырып киттем. Мин җиңел генә бирешә алыр идем. Аллаһыга үземне багышлаганда мин аңа хезмәт итүне тормышымда беренче урынга куярга вәгъдә иткән идем. Мин моны оныта алыр идем. Ләкин онытмадым. Миңа авырлыкларны җиңеп чыгарга үземне Аллаһыга багышлау, нәкъ шул, булышты» (Карен).

 Киңәш. Йосыф тормышы турында күбрәк белергә тырыш. Моның өчен Яратылыш 37, 39—41 укы. Уйлан: Йосыф тормышында нинди көтмәгән авырлыклар туган һәм ул аларны ничек җиңеп чыккан? Йәһвә Йосыфка ничек булышкан?

 Күбрәк ярдәм кирәк булса

 Вәсвәсәләргә каршы тор

 Төп шигырь: «Әмма һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала» (Ягъкуб 1:14).

 Мәгънәсе. Вакыт-вакыт барыбыз да, үз теләгенә бирелеп, берәр ярамаган эш кылып куя.

 Нәрсә була ала? Суга чумдырылганнан соң да сиңа «тән нәфесләре» кичереп яшәргә туры киләчәк (2 Петер 2:18). Синдә хәтта никахлашмыйча җенси мөнәсәбәтләргә керергә теләк туарга мөмкин.

 Нәрсә эшләп була? Алдан ук мондый карарга кил: син үз теләкләреңә үзеңне начар адымнар ясарга этәрергә юк куймаячаксың. Гайсәнең сүзләрен истә тот: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый» (Маттай 6:24). Сиңа кем хуҗа булыр? Моны үзең сайла. Хуҗаң Йәһвә булсын. Бозык теләк нинди генә көчле булмасын, син аңа каршы тора аласың (Гәләтиялеләргә 5:16).

 Киңәш. Көчле һәм көчсез якларыңны бел. Үзеңдә яхшы сыйфатлар үстерергә булышучы дуслар сайла. Дөрес булганны эшләргә комачаулаучы урыннарны, кешеләрне читләтеп үт (Зәбур 26:4, 5).

 Күбрәк ярдәм кирәк булса

 Ашкынуыңны ялкынландырып тор

 Төп шигырь: «Һәрберегез ахырга кадәр... элеккегечә тырыш булсын, шулай итеп сез сүлпән булмассыз» (Еврейләргә 6:11, 12).

 Мәгънәсе. Үз хезмәтен бирелеп башкармаган кеше, җиңел генә сүлпән булып китә һәм ялкаулана башлый.

 Нәрсә була ала? Суга чумдырылганнан соң син дәртләнеп, ашкынып хезмәт иткәнсеңдер. Йәһвәгә карата яратуың ташып торгандыр. Ләкин вакыт узу белән сиңа, бәлки, Йәһвәгә һәр яктан да тыңлаучан булу авыр биреләдер. Бу сине боектырадыр, һәм син сүлпәнәеп киткәнсеңдер (Гәләтиялеләргә 5:7).

 Нәрсә эшләп була? Дөрес булганны, хәтта моңа кайвакыт теләгең булмаса да, эшләвеңне дәвам ит (1 Көринтлеләргә 9:27). Шул ук вакыт күктәге Әтиеңә якынрак булыр өчен адымнар яса: аны яхшырак белергә тырыш һәм аңа ешрак дога кыл. Шулай ук, Йәһвәгә хезмәт итәргә яратучы кешеләр белән якынрак дуслаш.

 Киңәш. Истә тот: Йәһвә сине бик нык ярата һәм сиңа ярдәмгә килергә әзер. Бераз вакытка сүлпәнәеп китсәң дә, аның сиңа карап өмете өзелә дип уйлама. Изге Язмаларда болай диелә: «Ул арыган кешегә көч, хәлсезләнгән кешегә куәт бирә» (Ишагыя 40:29). Кабат ашкынучан булыр өчен куйган тырышлыкларыңны ул фатихалаячак.

 Күбрәк ярдәм кирәк булса

 Нәтиҗә. Сафлык юлыннан йөреп син Йәһвә йөрәген сөендерәсең! (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Син аның ягында торырга карар иттең һәм бу аны бәхетле итә. Шайтанның һөҗүмнәренә каршы торыр өчен, ул сиңа барысын бирәчәк.