Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Сәламәтлегем начар булса, нәрсә эшләргә? (2 нче өлеш)

Сәламәтлегем начар булса, нәрсә эшләргә? (2 нче өлеш)

 Сәламәтлек белән бәйле проблемалар төрле булырга мөмкин.

  •   Кайбер кешенең проблемалары тыштан ук күренеп тора, ә кайберәүләр аларны эчтән генә кичереп йөри.

  •   Кайбер авырулар-чирләр «кереп кенә чыга», кайберләре «кунакта» озакка кала, ә кайберләре белән һәр көн яшәргә туры килә.

  •   Кайберләрен дәвалап була, я дәвалап булмаса, контрольда тотып була. Ә кайберләре көчәя бара, хәтта кеше гомерен куркыныч астына куя.

 Кайбер яшьләргә искә алынган авыруларның төрле төрләре белән көрәшергә туры килә. Бу мәкаләдә без андый яшьләрнең дүрт мисалын карап чыгарбыз. Син дә сәламәтлегең белән бәйле авырлыклар кичерсәң, аларның мисаллары белән танышу, бәлки, сиңа көч өстәп җибәрер.

 ГЕНАЭЛЬ

 Мин кайбер яклардан чикләнгән. Моңа ияләшү миңа бик авыр бирелә. Күп кенә нәрсәләр башкарасы килә, ләкин миңа һәрвакыт үз хәлемне исәпкә алырга кирәк.

 Минем нервылар һәм мускуллар бер-берсе белән дөрес эшли алмый. Шуңа күрә мием тәнем белән дөрес идарә итми. Нәтиҗәдә, тәннең төрле өлешләре, башымнан алып бармакларыма кадәр, калтырый я тарткалана башлый, ә кайвакыт мин алар белән хәрәкәт итә алмыйм. Миңа кайвакыт хәрәкәт итү, сөйләшү, уку һәм башкаларны аңлау бик авыр. Хәлем бик каты начарланганда, җыелыш өлкәннәре минем белән бергә дога кыла. Алар дога кылганнан соң мин тынычланам.

 Нинди генә авырлык кичерсәм дә, Йәһвәнең миңа якын булуын һәм ярдәмгә килергә әзер булуын сизеп торам. Мин аңа бар көчемне куеп хезмәт итәм, авыруыма моңа комачауларга юл бирәсем килми. Минем өчен иң мөһиме — башка кешеләрне Изге Язмалардагы Аллаһы вәгъдәләре белән таныштыру. Тиздән Йәһвә җирне оҗмах итәчәк һәм беркем дә газапланып яшәмәячәк (Ачылыш 21:1—4).

Уйланыр өчен сорау. Генауэльдән үрнәк алып, син дә башкаларга нәрсә бирә аласың? (1 Көринтлеләргә 10:24).

 ЗАКАРИ

 Уналты яшемдә миемдә шеш таптылар. Бу ракның агрессив төре иде. Табиблар миңа күп дигәндә 8 ай яшәргә калды дип әйтте. Әмма мин әле дә авыруым белән көрәшәм.

 Миемдәге шеш аркасында тәнемнең уң ягы миңа буйсынмый. Мин йөри алмыйм, шуңа өйдә һәрвакыт берәр кеше булырга тиеш.

 Авыру көчәя бара, шуңа күрә миңа аңлаешлы итеп сөйләшү дә авыр бирелә. Мин кайчандыр бик актив идем: су чаңгыларында йөрдем, баскетбол һәм волейбол уйнадым. Мин — Йәһвә Шаһите, шуңа хезмәттә дә актив катнаштым. Яраткан эшләреңне башкара алмый башлау никадәр авыр икәнен бик аз кеше генә аңлыйдыр дип уйлыйм.

 Мине Ишагыя 57:15 тә язылган сүзләр юатып тора. Анда Йәһвә «басынкыларның рухын күтәрер өчен» алар белән бергә дип әйтелә. Бу сүзләрдән Аллаһы минем турында кайгырта икәнен күрәм. Ишагыя 35:6 тә Йәһвәнең вәгъдәсе язылган. Шуңа күрә мин тиздән кабат йөри алырмын, ә сәламәтлегем камил булачак.

 Кайвакыт авыру аркасында бик авыр булып китә, ләкин мин Йәһвәнең ярдәмен сизеп торам. Мин дога кылып торам, шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы белән сөйләшеп торам. Бу аеруча төшенкелеккә бирелгәндә, я тормышым өчен борчылганда булыша. Йәһвәнең яратуыннан мине бернәрсә дә аера алмый (Римлыларга 8:39).

 Бу интервьюдан соң ике ай узганнан соң, Закари үлем йокысына талды. Аңа 18 яшь иде. Аллаһы кешеләрне җирдәге оҗмахта терелтергә вәгъдә итә. Закариның бу вәгъдәгә иманы үлеменә кадәр нык калды.

Уйланыр өчен сорау. Дога сиңа да, Закари очрагында кебек, Аллаһы мәхәббәтендә калырга ничек булыша ала?

 АНАИС

 Туып берничә көн үткәннән соң баш миемә кан сауган. Нәтиҗәдә мин инвалид булып калдым, аеруча аякларым зыян күрде.

 Хәзер мин берәр нәрсәгә булса таянып кыска ара үтә алам, ләкин ераграк барырга кирәк булса, мин инвалид коляскасына утырырга тиеш. Кайвакыт тәннең берәр өлеше оеп куя һәм миңа кайбер эшләрне башкару бик авыр булып китә. Мәсәлән, мин хатлар яза алмыйм.

 Андый хәлдә булу миңа бик авыр бирелә, дәвалану да бу хәлгә үз өлешен кертә. Мин атнага берничә тапкыр физиотерапия үтәм. Мин инде бала чактан ук шулай яшим. Биш яшемдә миңа беренче бик мөһим операция ясадылар. Аннан соң тагын өч операция кичереп чыгарга туры килде. Соңгы икесе аеруча авыр бирелде, чөнки өч ай туган йортымнан еракта яшәдем һәм туганнарымны, дусларны сагындым.

 Миңа туганнарым бик булышып тора. Без бергәләп көлешәбез, ә бу боеккан чакларда аеруча ярдәм итә. Мин үз-үзем турында кайгырта алмаганга, әнием һәм апаларым минем матурлыгым турында кайгырта. Минем биек үкчәле түфлиләр киеп йөрисем килә, әмма әлегә бу мөмкин түгел. Әле бала чагымда мин түфли белән йөреп караган идем. Мин аларны кулларыма кидем дә идән буйлап шуышып йөрдем. Рәхәтләнеп көлдек!

 Авырсам да, мин авыруыма әллә ни зур игътибар бирмичә, булдырганны башкарырга тырышам. Мин телләр өйрәнәм. Серфинг белән шөгыльләнә алмасам да, сноубордтта йөри алмасам да, мин йөзә алам. Йәһвә Шаһите булганга, мин вәгазьгә чыгам һәм башкаларга үз иманым турында сөйлим. Кешеләр мине игътибар белән тыңлыйлар.

 Әле бала чагымда, әти-әнием минем андый хәлем берникадәр вакыт кына булачак дип әйткән иде. Хәзер мин инде үз иманыма ия һәм мин Йәһвәнең бар газапларны юк итәчәген беләм. Мин дә сау-сәламәт булачакмын. Бу миңа алга барырга булыша (Ачылыш 21:3, 4).

Уйланыр өчен сорау. Анаистан үрнәк алып ничек син дә үз авыруыңа әллә ни зур игътибар бирмичә яшәргә өйрәнә аласың?

 ЖУЛИАНА

 Минем авыруым аутоиммунное растройство дип атала. Бу миңа зур авырту китерә. Бу авыру йөрәккә, үпкәләргә һәм канга зыян китерә. Авыруым аркасында бөерләрем инде зыян күрде.

 10 яшемдә миңа волчанка диагнозы куйдылар. Бу авыру кешегә авырту китерә, кеше тиз арый һәм кәефе кискен үзгәреп куя. Вакыт-вакыт мин үземне булдыксыз мескен бер кеше итеп сизәм.

 Бер көн безгә Йәһвә Шаһитләре килде. Миңа 13 яшьләр иде. Апа-кардәш миңа Ишагыя 41:10 да язылган сүзләрне укыды. Анда Йәһвә Аллаһының мондый сүзләре язылган: «Курыкма, чөнки мин синең белән... Сине гаделлегем буенча уң кулым белән тотып торырмын». Мин Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Инде 8 ел үтте, мин Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итәм. Мин авыруыма үзем белән идарә итәргә рөхсәт итмим. Йәһвә миңа «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә, аның ярдәмендә мин уңай караш саклап яши алам (2 Көринтлеләргә 4:7).

Уйланыр өчен сорау. Ишагыя 41:10 да язылган сүзләр Жулианнага уңай караш сакларга ярдәм иткән кебек, ничек алар сиңа да андый карашлы булырга булыша ала?