Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ул нәкъ синең өченме?

Ул нәкъ синең өченме?

 Син үзеңә тормыш иптәше булырлык кеше таптыңмы? Ни өчен ул яхшы тормыш иптәше булыр дип саныйсың?

 Кешенең тышкы ягына гына игътибар итмә. Чөнки иң чибәр кыз — җилбәзәк кыз, ә иң популяр егет бозык тәртипле бер егет булып чыгарга мөмкин. Тормыш иптәше ышанычлы кеше булырга тиеш. Аның холкы — сиңа ошый торган холык, ә максатларыгыз охшаш булсын (Яратылыш 2:18; Маттай 19:4—6).

Тирәнрәк кара

 Йөрешкән кешеңә объектив караш белән кара. Ләкин сак бул! Кайвакыт күрергә теләгән нәрсәләрне генә күрәләр. Ашыкма. Кешенең асылын аңларга тырыш.

 Йөрешкән кешеләрнең күпләре күбрәк тышкы якка игътибар итәләр. Алар йөрешкән кеше белән уртак якларын шунда ук күреп алалар: «Безгә бер үк музыка ошый!», «Безнең хәтта хоббиларыбыз да бер!», «Без бар нәрсәгә бер караш белән карыйбыз!» Ләкин тирәнрәк карарга тырыш. Сиңа кешенең «эчке матурлыгы» нинди икәнен белергә кирәк (1 Петер 3:4; Эфеслеләргә 3:16). Сез кайбер нәрсәләр белән риза булсагыз да һәм бер үк караш белән карасагыз да, моңа зур игътибар бирәсе юк. Күбрәк шуңа игътибар ит: сез риза булмаганда үзегезне ничек тотасыз?

 Мәсәлән, мондый якларга игътибар ит:

  •   Йөрешкән кешең конфликт туганда үзен ничек тота? Бар көчен үзенчә булсын өчен кулланамы? Аның «ачуы» чыга башламыймы? Ул «яман теллелеккә» бирелмиме? (Гәләтиялеләргә 5:19, 20; Көләсәйлеләргә 3:8). Я ул акыл белән эш итәме? Ул, тынычлык саклар өчен, юл бирергә әзерме? (Ягъкуб 3:17).

  •   Ул кешеләр белән астыртын гына я ап-ачык идарә итәргә яратмыймы? Ул көнләшүчән түгелме? Аңа һәр адымың турында «отчет» биреп торырга кирәкмиме? Никол исемле кыз мондый очрак китерә: «Кайвакыт йөрешкән кешеләрнең берсе берәр җиргә бара, ә икенчесенә моның турында әйтми. Икенчесе моның турында белгәч, алар талаша башлый. Андый хәл туа торса, минемчә, бу ике кешегә зур үзгәрешләр ясарга кирәк» (1 Көринтлеләргә 13:4).

  •   Йөрешкән кешең турында башкалар нәрсә уйлый? Аның белән күпмедер вакыт таныш булган берәр җитлеккән мәсихче белән сөйләшеп ал. «Аны мактап телгә алалармы?» (Рәсүлләр 16:1, 2).