ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Әти-әниемнең кагыйдәсен бозган булсам, нәрсә эшләргә?
Һәрбер гаиләдә диярлек үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән, кагыйдәләр өйгә кайту вакытына, электрон җайланмаларны куллануга һәм башка нәрсәгә кагыла ала.
Әти-әниеңнең берәр кагыйдәсен бозган булсаң, сиңа нәрсә эшләргә? Син инде эшләгәнне үзгәртә алмасаң да, ситуация тагы да начарланмасын өчен, тырышлыклар куя аласың. Моны ничек эшләп була?
Нәрсәне эшләмәскә?
Әти-әниең нәрсә эшләгәнеңне белмәсә, синдә алардан барысын яшерергә вәсвәсә туа ала.
Әти-әниең нәрсә эшләгәнеңне белсә, синдә акланырга я башка берәрсен гаепләргә вәсвәсә туа ала.
Ике вариант та яхшылардан түгел. Ни өчен? Чөнки җитлеккән кеше нәрсә булганны яшерми һәм юк-бар акланулар эзләми. Шулай эшләү әти-әниеңә сиңа әле үсәсе бар икәнен күрсәтер иде.
«Ялганлау һич тә чишү юлы түгел. Вакыт узу белән, чынбарлык ачыкланыр, һәм җәза катырак кына булыр» (Диана).
Яхшырак юл
Нәрсә эшләгәнеңне әйт. Изге Язмаларда болай диелә: «Гөнаһларын яшерүче уңышлы булмас» (Гыйбрәтле сүзләр 28:13). Әти-әниең синең камил түгел икәнлегеңне белә. Ләкин сорау шунда: син намуслы булырсыңмы?
«Дөресен әйтсәң, әти-әниең сиңа карата шәфкатьлерәк булыр. Нәрсә булганны яшермәсәң, алар синең чыннан да намуслы булуыңны күрер» (Оливия).
Гафу үтен. Изге Язмаларда болай диелә: «Бер-берегез белән үзегезне басынкы тотыгыз» (1 Петер 5:5). Бер дә акланмыйча «гафу ит» дип әйтер өчен, басынкылык кирәк.
«Һәрвакыт аклана торган кешеләрнең вөҗданы сизгерлеген югалта. Ахыр чиктә алар, берәр начар эш кылгач, һич гаеп хисе кичерми башлый» (Хизер).
Нәтиҗәләрне кабул ит. Изге Язмаларда болай диелә: «Тәрбиямә колак сал» (Гыйбрәтле сүзләр 8:33). Зарланудан кач һәм әти-әниең биргән җәзаны кабул ит.
«Алган җәзаң турында зарланган саен, хәлең начарлана гына барыр. Җәзаны кабул итәргә тырыш һәм игътибарыңны югалткан нәрсәләргә туплама» (Джейсон).
Кабат ышанычны яуларга тырыш. Изге Язмаларда болай диелә: «Үткәндәге яшәү рәвешегез буенча эш итүче... элекке шәхесегездән арыныгыз» (Эфеслеләргә 4:22). Җаваплы кеше булырга өйрән.
«Кат-кат акыллы карарлар кабул итсәң һәм әти-әниеңә үз хатаңны кабатлыйсың килми икәнен күрсәтсәң, алар кабат сиңа ышана башлар» (Карен).
КИҢӘШ. Әти-әниеңнең ышанычын кабат яулар өчен, алар сораганнан да күбрәкне эшлә. Мәсәлән, киләсе тапкыр каядыр барсаң, кайтканда, хәтта соңга калмасаң да, «кайтып киләм» дип әти-әниеңә шалтырат. Бу аларга шуны күрсәтер: син аларның ышанычын яуларга телисең.