Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Әти-әнием аерылышырга җыенса, нәрсә эшләргә?

Әти-әнием аерылышырга җыенса, нәрсә эшләргә?

 Яшьләр очрый алган иң зур авырлыкларның берсе — әти-әнисенең аерылышуы. Бу кайгылы вакытны ничек кичереп чыгарга?

Бу мәкаләдә:

 Нинди өч нәрсәдән качарга кирәк?

 1. Үз-үзеңне гаепләмә

 «Әниемнең сүзләре буенча, аларның әти белән мөнәсәбәтләре мин тугач бозыла башлаган, шуңа күрә мин әти-әниемнең никахы минем аркасында таркалды дип уйлый башладым» (Диана).

 Шуны истә тот. Әти-әниеңнең аерылышуына синең бер катышың да юк. Бу — алар арасында туган авырлык. Аларның аерылышуының сәбәбе син түгел, шуңа күрә син бу хәлне җайга да сала алмыйсың. Алар үзләре моның өчен җаваплы.

 «Һәркем бит үз йөген үзе йөртәчәк» (Гәләтиялеләргә 6:5).

 2. Үпкә саклама

 «Әтием әниемә тугрылык сакламаганга, минем аңа бик нык ачуым килә. Белмим, мин аңа кайчан да булса яңадан ышана алырмынмы?» (Рианна)

 Шуны истә тот. Бәлки, әти-әниең арасында булган киеренке хәл ачуыңны чыгарадыр, һәм бу аңлашыла да. Әмма үпкә саклау синең үзеңә физик һәм эмоциональ яктан зур зыян китерергә мөмкин. Үпкә саклау бит башка кеше зыян күрсен дип агу эчүгә тиң a.

 «Ачуыңны ташла, ярсуыңны калдыр» (Зәбур 37:8).

 3. Киләчәктә үз гаиләңнең бәхетле була алуына шикләнмә

 «Мин әтием кебек эш итәрмен дип курка идем. Кияүгә чыксам һәм балаларым туса, мин дә әти-әниемнең хаталарын кабатлармын һәм бу аерылышуга китерер дип борчыла идем» (Джессика).

 Шуны истә тот. Әти-әниең аерылышкан икән, бу синең белән дә нәкъ шулай булачагын аңлатмый. Чынлыкта, син, аларның тәҗрибәсеннән сабак алып, күп нәрсәгә өйрәнә аласың. Мәсәлән, тормыш иптәшен сайлаганда, син аның сыйфатларына игътибарлырак булырга тырышырсың. Шулай ук бу сине яхшы ир я хатын булып китәр өчен кирәкле сыйфатлар үстерергә дәртләндерә ала.

 «Һәркем үз эшләрен сынасын» (Гәләтиялеләргә 6:4).

Әти-әниеңнең аерылышуы китергән авырту сынган сөякнең сызлавы кебек: ул авыртса да, вакыт узу белән төзәлә

 Нинди өч нәрсәне эшләргә кирәк?

 1. Аралаш. Тискәре хисләрен үзендә тоткан кешеләр еш кына чиктән тыш күп эчә я наркотиклар куллана башлый. Андый тозакка эләкмәс өчен, болай эшләп кара:

 Әти-әниең белән сөйләшеп ал. Әтиең я әниең, ә бәлки, аларның икесе дә, үз авырлыкларын чишәргә тырышып, сине үз ягына авыштырырга мөмкин. Андый очракта тыныч, әмма туры итеп моның үзеңә ничек тәэсир иткәнен аңлатып бир. Әгәр әти-әниең белән йөзгә-йөз сөйләшү авыр булса, син аларга я аларның берсенә хат яза аласың.

 Якын дустың белән хисләреңне бүлеш. Үзеңне игътибар белән тыңлый алган кешең булса, бу сиңа зур юаныч китерә ала. Изге Язмаларда да бит: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

 Барлыкка Китерүчеңә күңелеңне бушат. «Догаларны Тыңлаучы» Йәһвә Аллаһы сине һәрвакыт тыңларга әзер (Зәбур 65:2). Изге Язмаларда хәтта: «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта»,— дип әйтелә (1 Петер 5:7).

  •   Син әтиең я әниең, ә бәлки, аларның икесе белән дә тыныч итеп сөйләшеп ала алыр идеңме?

  •   Якын дусларыңның (яшьтәшләреңнең я синнән олырак кешеләрнең) кайсысы сиңа бу авыр вакытта таяныч була алыр иде?

  •   Син Аллаһыга нәрсә турында дога кыла алыр идең?

 2. Яңа хәл-шартларга ияләш

 Әти-әниең аерылышканга, сиңа, бәлки, күченергә, мәктәпне алыштырырга, материаль яктан үзгәрешләр кичерергә я, хәтта, яңа дуслар табарга туры килер. Әлбәттә, моның аркасында син стресс кичерерсең, һәм сиңа хәтта дөньяның асты өскә килә дип тоелырга мөмкин. Сиңа бу үзгәрешләрне кабул итәргә нәрсә булышыр? Яңа хәл-шартларга ияләшергә тырышу.

  •   Әти-әниең аерылышканга, сиңа нинди иң зур үзгәреш ясарга туры килде?

  •   Яңа хәл-шартларга ияләшер өчен, син нәрсә эшли аласың?

 «Бернәрсәгә дә карамастан булганына канәгать булырга өйрәндем» (Филипиялеләргә 4:11).

 3. Көчле якларыңны күрә бел

 Әти-әниеңнең аерылышуы күп борчулар китерсә дә, бу сиңа көчле якларыңны күрергә һәм хәтта яңа уңай сыйфатлар үстерергә булышыр. 13 яшендә ата-анасы аерылышкан Джереми болай ди: «Әти-әниемнең аерылышуы аркасында мин җаваплырак кеше булып киттем. Беренче бала булганга, миңа әниемә күбрәк булышырга һәм энемә таяныч булырга туры килде».

Әти-әниеңнең аерылышуы сине өйдәге вазифаларыңа җаваплырак карарга дәртләндерә ала

  •   Әти-әниең белән туган хәл аркасында син нинди көчле якларыңны күрдең?

  •   Сиңа кайсы сыйфатларны яхшыртырга кирәк?

 «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм... төзәтү... өчен файдалы» (2 Тимутигә 3:16).

a Күбрәк белер өчен, «Миңа үз ачуымны ничек тыярга?» дигән мәкаләне кара.