Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ни өчен әти-әнием яшьтәшләрем белән күңел ачарга җибәрми?

Ни өчен әти-әнием яшьтәшләрем белән күңел ачарга җибәрми?

 Дусларың сине ял көннәрендә бергә күңел ачарга чакыралар. Син әти-әниеңнән барырга рөхсәт сорыйсың, әмма алар җибәрергә теләми. Син моңа инде гаҗәпләнмисең дә, чөнки алар моңа кадәр дә сиңа дусларың белән барырга рөхсәт итмәгән иде.

Бу мәкаләдә

 Ни өчен әти-әнием һәрвакыт шундый катгый?

 Әти-әниең сиңа дусларың белән күңел ачарга рөхсәт итмәгәндә, сиңа алар күңел ачуыңны бөтенләй теләми кебек тоелырга мөмкин.

 Мари́ исемле кыз үзен нәкъ шулай хис иткән. Ул болай дип сөйли: «Минем беренче телефоным булгач, әтием нинди кушымталар йөкләргә, ниндиләрен юк, кем белән аралашырга, кем белән аралашмаска дип кагыйдәләр урнаштырды. Ул шулай ук телефонны күпме вакыт кулланырга була икәнен әйтте. Ә дусларым телефоннарын үзләре теләгәнчә куллана ала иде».

 Уйлан. Мариның әтисе аның күңел ачуын чыннан да теләмиме? Яисә ул башка сәбәпләр аркасында кагыйдәләр урнаштырамы?

Тизлекне чикли торган юл билгеләре сине яклый; әти-әниең куйган кагыйдәләр турында да шуны ук әйтеп була

 Киңәш. Уйлан: әгәр синең балаңның телефоны булса, син нәрсә турында борчылыр идең? Син нинди кагыйдәләр урнаштырыр идең? Балаң сине: «Бар күңел ачуларны тыясың!» — дип гаепләсә, син аңа нәрсә әйтер идең?

 «Әтием миңа: „Үзеңне минем урынга куеп кара“,— дип һәрвакыт әйтә иде. Бу миңа кагыйдәләрнең файдасын күрергә һәм аларның ни өчен куелганын аңларга булыша иде. Мин әтиемнең таләпләре урынлы икәнен аңладым һәм үзем дә балаларымнан шуны ук таләп итәр идем» (Таня).

 Әти-әнием мине җибәрсен өчен, нәрсә эшләргә, ә нәрсә эшләмәскә?

 Нәрсә эшләмәскә? Үпкәләп йөрмә, зарланма, бәхәсләшмә.

 «Тавыш күтәрү яхшы нәтиҗәләргә китерми. Бу үзеңнең дә, әти-әниеңнең дә нервларын бетерә генә. Әти-әниең белән бәхәсләшеп торсаң, алар сине әле җитлекмәгән дип уйлар һәм сиңа күбрәк ирек бирергә әле иртә дип санар» (Ричард).

 Нәрсә эшләргә? Шунда ук җавап бирмә. Хәлгә әти-әниең күзлегеннән кара. Алар чыннан да сиңа ышанмыймы? Яисә син начар кешеләр белән аралашырсың һәм начар урыннарда йөрерсең дип куркамы? Әти-әниеңнең фикер йөртүен аңлар өчен, алар белән бу мәсьәлә турында тыныч кына сөйләшеп ал.

 «Әти-әнием яхшы ниятләрдән чыгып кагыйдәләр урнаштыра. Алар мине бар күңел ачулардан мәхрүм итәргә теләми, ә зыян китерәчәк күңел ачулардан гына сакларга тели» (Айви).

 Изге Язмалардагы принцип: «Ахмак кеше бөтен хисләрен тышка чыгара, ә зирәк үз тойгыларын йөгәнли белә» (Гыйбрәтле сүзләр 29:11).

 Нәрсә эшләмәскә? Әти-әниең тыйганны яшерен рәвештә эшләргә тырышма.

 «Мин әтиемнең телефон куллануга кагылышлы кагыйдәләрен яшертен генә боза башладым. Мәсәлән, мин төн урталарына кадәр дусларым белән языштым, әтием хупламаган кушымталарны йөкләдем. Ахыр чиктә әтием моның турында белеп алды. Аннан соң кагыйдәләр тагы да катгыйрак булып китте, чөнки әтиемнең миңа ышанычы кимеде. Кагыйдәләрне бозу яхшы нәрсәгә китерми шул» (Мари).

 Нәрсә эшләргә? Әти-әниең сиңа ышанып була икәнен күрсен өчен, алар куйган кагыйдәләрне үтә.

 «Әти-әниең берәр кагыйдәне үзгәрткәнчегә кадәр берникадәр вакыт үтәргә мөмкин, шуңа күрә сабыр бул. Синең тыңлаучанлыгыңны күреп, әти-әниең сиңа күбрәк ирек бирер, мөгаен» (Мели́нда).

 Изге Язмалардагы принцип: «Балалар, ата-анагызга һәрнәрсәдә тыңлаучан булыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:20).

 Нәрсә эшләмәскә? Әти-әниеңә: «Ә менә яшьтәшләремә моны эшләргә рөхсәт итәләр!» — дип басым ясама.

 «Үзсүзләнеп торсаң, бернәрсәгә ирешә алмассың» (Натали́).

 Нәрсә эшләргә? «Кагыйдәләр турында фикер алышу» дигән йөкләмәне кулланып, әти-әниең белән өйдәге кагыйдәләрегез турында сөйләшеп ал.

 «Әти-әни үз баласының акыллы фикер йөртүен күрергә тели. Шуңа күрә мин әти-әнием белән хисләргә бирелмичә, аек фикер йөртеп сөйләшергә тырышам. Моны күреп, әти-әнием еш кына сораганымны эшләргә рөхсәт итә» (Джозеф).

 Изге Язмалардагы принцип: «Әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит» (Эфеслеләргә 6:2).