ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Исерткеч эчемлекләр эчү турында нәрсә белү мөһим?
Изге Язмаларда, бу ил законнарын бозмаса, чамасын белеп эчү тыелмый. Шулай да Изге Язмаларда эчкечелек тыела (Зәбур 104:15; 1 Көринтлеләргә 6:10).
Ләкин берәрсе сине ил законын яисә әти-әниеңнең сүзен бозып эчәргә кыстаса, нишләргә?
Эчәр алдыннан уйла
Кайбер яшьтәшләрең эчмичә күңел ачып булмый дип уйлый. Ләкин эчсәң нинди җимешләр урырсың?
Законны бозу. Эчеп законны бозсаң, төрле илләрдә төрле чаралар күрәләр: сине штраф түләтергә, җинаять кылуда гаепләргә, машина йөртү хокукыңнан мәхрүм итәргә, җәмгыять эшләрендә катнаштырырга я хәтта вакытлыча төрмәгә утыртырга мөмкин (Римлыларга 13:3).
Абруеңның төшүе. Исерткеч эчемлекләр реакцияне әкренәйтә. Аларның тәэсирендә синең әллә нәрсәләр әйтеп я кылып, соңрак үкенүең бар (Гыйбрәтле сүзләр 23:31—33). Массакүләм чаралары заманында кылган эшләрең абруеңа тап төшерергә мөмкин.
Уяулык хисен югалту. Исерткеч эчемлекләр аркасында синең физик я сексуаль һөҗүмгә дучар ителүең бар. Моннан тыш, эчкәч син, бәлки, башкаларның тәэсиренә җиңелрәк бирелерсең һәм, нәтиҗәдә, законны бозучы яисә тормышыңны куркыныч астына куючы башка гамәлләр кылырсың.
Бәйлелек. Тикшерүләр буенча, аеруча яшүсмерләр исерткеч эчемлекләргә бик тиз бәйле булып китә. Стрессны киметергә, ялгызлык яки күңелсезлек хисен басарга теләп эчкән саен, бәйлелек сазлыгана бата барасың, ә аннан чыгу, вакыт узган саен, авыррак.
Үлем. Европада, машина йөртү аркасында 4 очракның 1 сендә кешеләр вафат була. Ирләр (15—29 яшьтә) арасында — 4 үлү очрагының 1 се, ә хатын-кызлар арасында 10 үлү очрагының 1 се исерткеч эчемлекләр аркасында була. Үзең исерткеч эчемлекләр эчмәсәң дә, эчкәч руль артында утырган кеше машинасына утырсаң, тормышыңны куркыныч астына куясың.
Карар кабул ит һәм тәвәккәл бул
Нәрсә эшләячәгеңне алдан уйласаң, исерткеч эчемлекләрне ярамаган вакытта эчүнең ачы җимешләрен татымассың һәм тормышыңны куркыныч астына салмассың.
Изге Язмалардагы принцип: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә, ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Аеруча зур игътибар таләп иткән мәсьәләләрне башкарганда исерткеч эчемлекләр эчү акылсыз. Кайбер илләрдә, мәсәлән, руль артына утырыр алдыннан эчү тыела.
Карар: «Исерткеч эчемлекләрне эчәргә булсам, башта уйланам: миңа эчәргә ярыймы, эчеп законны бозмыйммы?»
Изге Язмалардагы принцип: «Үзегезне тыңлаучан кол итеп берәр кемгә тапшырганда, сез аның колы булып китәсез» (Римлыларга 6:16). Яшьтәшләрнең үрнәгенә ияреп эчсәң, син аларның курчагына әйләнерсең. Стрессны киметергә яисә күңелсезлек хисен басарга теләп эчсәң, шул проблемаларны чишәргә өйрәнмәссең.
Карар: «Яшьтәшләрем мине эчәргә кыстаса, мин аларның басымына бирелмәм».
Изге Язмалардагы принцип: «Күп шәраб эчүчеләр, шартлаганчы ит ашаучылар арасында булма» (Гыйбрәтле сүзләр 23:20). Дусларны белеп сайламасаң, тегеләр каршы торганда әллә нык булмассың. Исерткеч эчемлекләрне ярамаган вакытта һәм тиешсез җирдә эчкән кешеләр белән вакыт үткәреп, син тормышыңны куркыныч астына куясың.
Карар: «Мин исерткеч эчемлекләрне ярамаган вакытта һәм тиешсез җирдә эчкән кешеләр белән якыннан аралашмам».