Төп мәгълуматка күчү

«Безне Йәһвә саклап калды»

«Безне Йәһвә саклап калды»

 2005 елда Совбхагья исемле хатынның ире үлгән. Ире аның турында һәм өч яшьлек кызы Меган турында яхшы кайгыртып торган. Ире үлгәч, бу хатынга, яшәрлек акчалары җитәрлек булмаганга, бик авыр булган.

 Өстәвенә, бу хатынны туганнары һәм дуслары ташлаган. Туганнары аны һәм кызын соранып йөрүчеләр дип саный башлаган. Алар аңа гаиләләре өчен йөк булып торасың дип кат-кат әйтеп торганнар. Юатуга мохтаҗ бу хатын чиркәүгә йөри башлаган. Ләкин андагы кешеләр, ул ярлы булганга, аңа җирәнеп караганнар. Шунда ул үзе һәм кызы турында кайгыртыр өчен яраклы эш эзли башлаган. Ләкин күпме генә тырышса да, таба алмаган.

 Совбхагья болай дип әйтә: «Хәлем өметсез кебек күренә иде. Шуңа мин үземә кул салырга булдым. Ләкин кызым өчен борчыла идем. Аңа бит минсез бик авыр булачак. Шуңа мин икебезнең дә гомерен өзәргә булдым». Совбхагъя үзен булдыксыз кеше итеп сизгән. «Мине беркем дә яратмый»,— дип уйлаган. Ахыр чиктә ул, агу сатып алырга чыгып киткән.

 Совбхагъя өйгә поездка утырып кайтканда аның белән Элизабет исемле бер Йәһвә Шаһите сөйләшә башлаган. Совбхагъя эш таба алмый дип әйткәч, апа-кардәшебез аңа эш табарга булыша ала дип әйткән. Ул шулай ук хәзер Изге Язмаларны өйрәнүгә юл тота дигән. Моны ишеткәч, Совбхагъя гаҗәпләнгән, чөнки аның, күп кенә чиркәүләрдә булса да, Изге Язмаларны өйрәнүче кешеләр турында ишеткәне булмаган. Элизабет аны үзенә чакырган һәм Изге Язмаларны өйрәнү турында күбрәк белергә тәкъдим иткән.

 Совбхагъя өйгә кайткан, аның әле дә үз-үзенә кул салу теләге калган. Әмма аның бер туганы кызы Меганны үзе белән сәяхәткә алып киткән булган, шуңа Совбхагъя үз планын кызы өйгә кайткач тормышка ашырырга булган.

 Шул көннәрдә ул үзен җылы каршы алган Элизабетка кунакка барып килгән. Элизабет аңа «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапны күрсәткән. Совбхагъя «Үлгән кешеләр кайда?» дигән бүлеккә игътибар иткән. Чөнки иренең үлеме аркасында аның бу сорауга җавап аласы килгән. Шул көннән башлап ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган.

 Киләсе атна конгресс үтәргә тиеш булган, шуңа Элизабет аны конгресска чакырган. Совбхагъя конгресска барып килгән. Аңа конгресс программасы шулкадәр нык тәэсир иткән ки, ул хәтта Йәһвә Шаһите булырга теләгән. Конгресстан өйгә кайткач, аны бер эшкә урнашырга чакырганнар.

 Совбхагъя Изге Язмаларны өйрәнүен дәвам иткән. Ул үз гомерен өзәргә уйлаган иде, ә хәзер ул ни өчен яшәргә тиеш икәнен аңлаган. Ул суга чумдырылу үткән, соңрак аның кызы да чумдырылган. Бүген алар икесе дә гомуми пионер булып хезмәт итә. Кызы шулай ук Һиндстандагы бер Тәрҗемә төркеменә үз өеннән генә эшләп вакыт-вакыт булыша.

Совбхагъя һәм Меган

 Алар ничек хакыйкать юлына басты соң? Элизабет поезда Совбхагъя белән эчкерсез кызыксынып аңа хакыйкать турында сөйләгән иде. Совбхагъя да, аның кызы да Элизабетка моның өчен бик рәхмәтле! Аеруча алар Йәһвәгә бик рәхмәтле. Меган болай дип әйтә: «Хакыйкать белән теге көнне таныша башламаган булсак, без инде исән булмаган булыр идек. Ә хәзер без шундый бәхетле. Әниемнең дә, минем дә әтине каршы алып кочаклыйсы килә. Без аңа Йәһвә турында белем алырга булышырбыз һәм безне Йәһвә саклап калды диярбез».