Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Бүтән инде мин үз-үземнән җирәнмим»

«Бүтән инде мин үз-үземнән җирәнмим»
  • Туу елы: 1963

  • Туган иле: Мексика

  • Үткәндә: урам баласы; үзен булдыксыз кеше итеп хис иткән

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

 Мин Мексиканың төньягында — Сьюдад-Обрегон шәһәрендә тудым. Тугыз бала арасында мин бишенчесе идем. Без шәһәр читендә яшәдек. Анда әтиемнең кечкенә фермасы урнашкан иде. Районыбыз безгә ошый иде, гаиләбез дә тату, бәхетле яшәде. Шунысы кызганыч, биш яшемдә давыл фермабызны җимерде. Безгә башка шәһәргә күчәргә туры килде.

 Берникадәр вакыттан соң әтием яңадан аякка басты. Ләкин шул ук вакыт ул эчә башлады. Бөтен гаиләбезгә зыян килде. Без абыйларым белән әтиебездән тәмәке урлап, тарта башладык. Алты яшемдә мин беренче тапкыр исерткеч эчемлекләрне эчеп карадым. Озак та үтмәстән, әти-әнием аерылды, минем начар гадәтләрем артты.

 Әнием башка ир белән яши башлады һәм балаларны үзе белән алып китте. Ире әниемә акча бирми иде, шуңа күрә безгә акча җитми иде. Без абый-энеләрем белән эшкә кердек. Шулай да без очын-очка ялгап яшәдек. Мин аяк киемен чистарттым, ипи, газета һәм сагыз саттым. Шулай ук ризык эзләп шәһәр буйлап йөрдем һәм байларның чүп кәрзиннәрен актардым.

 Ун яшемдә бер ир кеше миңа үзе белән бергә бер чүплектә эшләргә тәкъдим итте. Мин ризалашырга булдым: мәктәптән һәм өйдән киттем. Ул көненә доллардан кимрәк түләде һәм мине чүплектәге ризык белән ашатты. Чүплектән нәрсә таптым, шуннан үземә йорт төзедем. Минем тирәмдә сүгенүче, җенси әхлаксызлык кылып яшәүче кешеләр иде. Күпләре наркотиклар куллана, исерткеч эчемлекләр эчә иде. Тормышым аска тәгәри иде, мин һәр төнне куркудан калтырап еладым. Ярлылык һәм наданлык аркасында мин үз-үземнән җирәндем. Чүплектә якынча өч ел яшәгәннән соң мин Мексиканың башка штатына күчендем. Мин кырда — чәчәк, мамык, шикәр камышы һәм бәрәңге җыеп эшләдем.

Мин менә шундыйрак чүплектә өч ел яшәдем

 Дүрт елдан соң мин Сьюдад-Обрегон шәһәренә күчтем. Әтиемнең апасы ветеринар булып эшли иде, ул минем өчен үз йортында бер бүлмә бүлеп куйды. Мин начар төшләр күрә башладым һәм депрессиягә бирелдем. Ахыр чиктә мин үземә кул салу турында уйлый башладым. Бер төнне мин: «Аллаһы, әгәр дә син бар икән, мин сине белергә теләр идем. Мин сиңа мәңге хезмәт итәр идем. Чын дин булса, миңа аны күрсәтче»,— дип дога кылдым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ

 Аллаһы турында белү миңа һәрвакыт кызык иде. Балачагымда да мин төрле чиркәүләргә йөрдем, әмма диннән минем күңелем кайтты. Дин Изге Язмалар турында белемне дә, сорауларыма җавапны да бирми иде. Кайбер чиркәүләрдә гел акча турында сөйлиләр иде, башкаларында дин әһелләре җенси әхлаксызлык кылып яшәде.

 Унтугыз яшемдә апамның ире минем белән бүлеште: Йәһвә Шаһитләре аңа Изге Язмаларда табыну өчен кулланылган сурәтләр турында язылганнарны күрсәтте. Ул Чыгыш 20:4, 5 не ачып укыды һәм потларга табынырга ярамый диде. 5 нче шигырьдә менә нәрсә язылган: «Аларга сәҗдә кылма һәм хезмәт итмә, чөнки мин, синең Аллаһың Йәһвә, җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы». Аннары аның ире миңа мондыйрак сорау бирде: «Әгәр дә Алла Тәгалә могҗизалар кылганда сурәтләр кулланган булса һәм безнең дә табыну вакытында сурәтләрне куллануыбызны теләгән булса, сурәтләргә табынуны тыяр идеме әллә?» Аның әйткәннәре башымнан чыкмады. Берничә тапкыр без Изге Язмаларда язылганнар буенча фикер алыштык. Миңа сөйләшүләребез ошый иде, шуңа күрә вакыт тиз очты.

 Соңыннан ул мине үзе белән Йәһвә Шаһитләренең бер җыелыш очрашуына алды. Күргәннәрем һәм ишеткәннәрем мине шаккатырды. Хәтта яшьләр дә очрашуда катнашты; алар сәхнәдән йөгереп сөйләде! «Кешеләр монда яхшы белем ала»,— дип уйлап куйдым мин. Чәчем озын, ә килеш-килбәтем шапшак булган булса да, Йәһвә Шаһитләре мине җылы кабул итте. Бер гаилә мине очрашудан соң хәтта төшке ашка чакырды!

 Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнеп, мин Йәһвә Аллаһының кайгыртучан Атабыз булуын белдем: Ул барлык кешене кайгырта һәм аларны матди хәлләренә, җәмгыятьтәге дәрәҗәләренә, милләтләренә һәм белемнәренә карап аермый (Рәсүлләр 10:34, 35). Ниһаять, минем ихтыяҗларым канәгатьләндерелде. Бүтән бушлык хисе үзен белдермәде.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

 Тормышым бөтенләй үзгәрде! Мин тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр артык эчү һәм сүгенү кебек начар гадәтләремне ташладым. Балачактан бирле саклап килгән ачу хисеннән һәм начар төшләрдән арындым. Шулай ук мин бала чагымдагы күңел яралары һәм наданлыгым аркасында барлыкка килгән кимчелек комплексыннан да котылдым.

 Минем Йәһвәне яратучы хатыным бар, ул миңа зур булышлык күрсәтә. Бүген мин Йәһвә Шаһитләре арасында күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт итәм: бер җыелыштан икенчесенә килеп китеп аларның рухларын күтәрәм һәм кардәшләрне өйрәтәм. Изге Язмалар миңа савыгырга булышты, Аллаһы миңа яхшы белем бирде. Бүтән инде мин үз-үземнән җирәнмим.

Без хатыным белән башка кешеләргә ярдәм итәбез, андый ярдәмне элек миңа күрсәткәннәр иде