ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ
«Бер карасаң, бар хыялларым чынга ашты»
ТУУ ЕЛЫ: 1962
ТУГАН ИЛЕ: Канада
ҮТКӘНДӘ: әхлаксыз тормыш алып барган
ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ
Мин Монреальда — Канаданың Квебек провинциясенең иң зур шәһәрендә тудым. Минем бер апам һәм ике энем бар. Әти-әниебез безне наз белән үстерде. Балачагыбыз матур җирдә — Роузмонт районында тыныч үтте.
Балачагымда мин Изге Язмалар белән кызыксына идем. Хәтеремдә, 12 яшемдә мин Яңа Васыятьтә Гайсәнең тормышы турында язылганнарны зур теләк белән укып чыктым. Аның кешеләрне кызгана һәм ярата белүе минем күңелемне кузгатты; минем дә аның кебек буласым килә башлады. Кызганычка каршы, үсә төшкәч, бу теләгем юк булды. Алай гына да түгел, мин начар тәэсиргә бирелдем.
Әтием саксофонда уйный иде. Ул мине дә уйнарга өйрәтте. Шул вакыттан мин музыканы башка нәрсәдән өстен күрә башладым. Музыканы яратканга, мин бик тиз гитарада да уйнарга өйрәндем. Берникадәр вакыттан соң мин берничә дусларым чакырып, рок-группа оештырдым, һәм без берничә шоуда чыгыш ясадык. Безгә кайбер атаклы музыкаль продюсерлар игътибар итте һәм миңа җырларымны яздырырга тәкъдим итте. Мин бер зур тавыш яздыру компаниясе белән контракт төзеп ризалашырга булдым. Җырларым бик популяр булып китте, һәм аларны еш кына Квебектагы радиодан еш уйната иделәр.
Бер карасаң, бар хыялларым чынга ашты. Мин яшь идем, дан казандым, яраткан эшемне башкарып, балда-майда йөзеп яши идем. Көндез мин фитнес-клубка йөри идем, интервьюлар бирә идем, автограф өләшә һәм телетапшыруларда катнаша идем. Төнлә мин чыгышлар ясый һәм күңел ача идем. Фанатларымнан ял итәргә теләп, мин исерткеч эчемлекләр эчә башладым, ә олыгайгач наркотикларга күчтем. Шулай ук мин уйламыйча эш итә идем һәм әхлаксызлык кылып яшәдем.
Кайберәүләр минем «бәхетле» яшәвемә карап, миннән көнләшә иде. Ләкин чынлыкта күңелемдә, аеруча бер ялгызым булганда, бушлык хисе тоя идем. Мин күңел төшенкелегенә бирелдем, бөтенләй борчуга төштем. Шунысы аяныч: мин дан казангач, ике продюсерым СПИД аркасында үлде. Мин үземне кая куярга белмәдем. Музыканы яратсам да, тормышымнан туйган идем.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ
Популяр булсам да, дөнья хәлләре мине борчый иде. Ни өчен дөнья гаделсезлек белән тулган? Ни өчен Аллаһы бернәрсә дә эшләми? Болар турында уйлый-уйлый, мин Аллаһыга дога кыла идем. Гастрольләрдән ял иткәндә, мин бер заман Изге Язмаларны укый башладым. Укыганнарымны аңлап бетермәсәм дә, мин дөньяның ахыры якын икәнен аңладым.
Изге Язмаларны укыган чакта, мин Гайсәнең 40 көн чүлдә ураза тотканына игътибар иттем (Маттай 4:1, 2). Шунда мин: «Шуны ук эшләсәм, бәлки, Аллаһы миңа да ачылыр»,— дип уйлап, ураза тоту көнен билгеләп куйдым. Ураза тота башлаганчыга ике атна калганда, ишегемә ике Йәһвә Шаһите шакыды. Мин аларга шунда ук узарга тәкъдим иттем, әйтерсең лә аларны көткән идем. Берсенең күзләренә карап — аның исеме Жак иде — мин: «Без чыннан да бу дөньяның соңгы көннәрендә яшибезме?» — дип сорадым. Җавап бирер өчен ул Изге Язмаларны ачты һәм 2 Тимутигә 3:1—5 не укыды. Мин аларга төрле сораулар яудырдым. Аларның әйткәннәре акылга ятышлы иде. Нәрсә генә сорасам да, алар һәрвакыт Изге Язмаларны кулланып җавап бирде. Моның барысы да мине шаккатырды. Аларның килеп китүләреннән соң, мин ураза тотуның мәгънәсез булуына төшендем.
Йәһвә Шаһитләре минем белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Мин озын чәчемне кистем һәм җирле Патшалык Залында үткән бар очрашуларга йөри башладым. Андагы җылы мөнәсәбәт мине хакыйкать тапканыма ышандырды.
Изге Язмаларны өйрәнеп, мин күп нәрсә белдем, әмма белгәннәрем файда китерсен өчен, миңа тормышымны үзгәртергә кирәк иде. Мәсәлән, миңа наркотиклардан һәм әхлаксыз тормыштан баш тартырга кирәк иде. Шулай ук миңа үземне генә кайгыртып яшәмәскә, ә башка кешеләрне дә исәпкә алырга өйрәнергә кирәк иде. Ике баламны берүзем үстергәнгә, миңа аларның эмоциональ сәламәтлекләре һәм рухилыклары турында кайгыртырга өйрәнәсе иде. Шуңа күрә мин музыка белән бәйле эшемне ташлап, заводка аз түләүле эшкә урнаштым.
Тормышымны үзгәртү җиңелләрдән түгел иде. Наркотикларны ташлаганда, мин «ломка»ның төрле симптомнары белән көрәштем. Берничә тапкыр мин үземне тыя алмадым (Римлыларга 7:19, 21—24). Әхлаксыз тормыштан баш тарту бик авыр иде. Шуңа өстәп, эштән арып кайта идем, ә эш хакы җитәр-җитмәс кенә иде. Өч айлык хакым музыка белән шөгыльләнгәндә ике сәгать эчендә эшләп алган акчага тиң иде.
Тормышымны яхшыртырга теләп, мин кат-кат дога кылдым. Изге Язмаларны уку да зур ярдәм булды. Изге Язмалардагы кайбер өзекләр аеручы көч өсти иде. Аларның берсе — 2 Көринтлеләргә 7:1. Анда мәсихчеләргә «тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән [үзләрен] сафландырырга» кирәк дип әйтелә. Башка бер өзек — Филипиялеләргә 4:13. Ул мине начар гадәтләремне ташлау мөмкин икәненә ышандырды. Анда: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам»,— дип язылган. Йәһвә Аллаһы догаларымны җавапсыз калдырмады. Ул миңа Изге Язмалардагы хакыйкатьне аңларга, һәм аны чын күңелдән кабул итәргә булышты. Нәтиҗәдә, мин тормышымны Аллаһыга багышладым (1 Петер 4:1, 2). 1997 елны мин суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып киттем.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ
Шик тә юк, элекке тормыштан баш тартмаган булсам, мин инде исән булмас идем. Әмма мин әле дә исән һәм бик бәхетле яшим! Минем яраткан хатыным Элви — минем өчен чын фатиха. Тулы вакытлы хезмәт итеп, без аның белән бергә кешеләргә Изге Язмаларда язылганнарны сөйләп йөрибез. Бу чын шатлык һәм чын канәгатьлек китерә. Йәһвә мине үзенә җәлеп иткәне өчен, мин аңа бик тә рәхмәтле (Яхъя 6:44).