Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Мин спорт көрәшләренә бирелгән кеше идем»

«Мин спорт көрәшләренә бирелгән кеше идем»
  • Туу елы: 1962

  • Туган иле: Кушма Штатлар

  • Үткәндә: үзен спорт көрәшләренә багышлаган

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

 Партнерыма китергән зыян уйлаганымнан күпкә көчлерәк булды. Мин ялгыш аның борынына типтем. Үз гаебемне сизеп, мин көрәшләрдә алга таба да катнашырга тиешме дип уйлана башладым. Мин бу спорт төрләренә күп еллар дәвамында бирелгән булсам да, ни өчен бу хата миндә шикләр тудырды? Башта минем шул спорт белән ничек шөгыльләнә башлаганымны сөйлисем килә.

 Мин Буффало шәһәрендә (Нью-Йорк, АКШ) католик динен тоткан яхшы гаиләдә үстем. Мин католик мәктәпләрендә укыдым һәм рухани ярдәмчесе идем. Әти-әнием апамның һәм минем тормышта уңышларга ирешүен теләгән иде. Шуңа күрә алар миңа, мәктәптә яхшы билгеләр алырга дәртләндерер өчен, укудан тыш берәр спорт я күп вакыт алмаган эш белән шәгыльләнергә рөхсәт итте. Шулай итеп мин инде бала чактан дисциплинага өйрәндем.

 17 яшемдә мин спорт көрәшләре белән шөгыльләнә башладым. Күп еллар дәвамында мин атнасына алты көн, көненә өч сәгать күнегүләр ясаган идем. Моннан тыш, һәр атна мин күп сәгатьләр акылымда хәрәкәтләремне кабатлаган идем һәм остарыр өчен видеоларны караган идем. Миңа күзләремне каплап кораллар белән күнегүләр ясарга ошый иде. Кулым белән бер сугып, мин такталарны я кирпечләрне сындыра ала идем. Күп ярышларда җиңеп, мин иң яхшы көрәшчеләрнең берсе булдым. Спорт көрәшләре тормышымда иң мөһим нәрсә булып китте.

 Мин үземне уңышлы дип санаган идем. Югары билгеләр белән университетта укып чыктым. Зур компаниядә компьютер инженеры булып эшләдем. Шул компаниядә миңа гел премияләр түли иделәр, минем үз йортым булды һәм йөрешкән кызым да булды. Читтән караганда, мин бик бәхетле кеше булып күрендем, ләкин чынында, мөһим сорауларга җавапны белмәгәнгә, бәхетле булмадым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ

 Сорауларыма җавап табар өчен, мин атнага ике тапкыр чиркәүгә йөри башладым һәм догаларымда Аллаһыдан ярдәм сораган идем. Беркөн дустым белән сөйләшү тормышымны үзгәртте. Мин аңардан: «Тормыш максаты нәрсәдә икән, синең уйлаганың булдымы?» — дип сорадым. Һәм: «Дөнья авырлыклар һәм гаделсезлек белән тулы!» — дип өстәп әйттем. Ул үзенең дә охшаш сораулары булганын һәм аларга тулы җавапны Изге Язмалардан тапканын әйтте. Ул миңа «Син җирдәге оҗмахта мәңге яши аласың» a дигән китапны бирде. Дустым Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгәнен сөйләде. Башта мин моңа шикләнеп карадым, чөнки үз динемнең китапларыннан башка бүтән дин әдәбиятын укымаска тиешмен дип уйлаган идем. Ләкин сорауларыма җавап белү теләгем мине Шаһитләрнең өйрәткәннәрен тикшерергә этәрде.

 Изге Язмаларның нәрсәгә өйрәткәнен белгәч, мин гаҗәпләндем. Мин шуны белдем: Аллаһы башлангычтан ук кешеләрнең җирдәге оҗмахта мәңге яшәүләрен ниятләгән һәм аның бу нияте үзгәрмәгән (Яратылыш 1:28). Аллаһының Йәһвә исемен үз Изге Язмаларымда — «Яков патша тәрҗемәсе»ндә күргәч, мин таң калдым. Гайсә өйрәткән үрнәк доганы кабатлаганда, мин бу исем турында дога кылганмын икән (Зәбур 83:18; Маттай 6:9). Шулай ук мин Аллаһының ни өчен газапларны рөхсәт иткәнен аңладым. Өйрәнгәннәремнең барысы да бик мәгънәле иде һәм күңелемә үтеп керде!

 Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына беренче тапкыр килүемне беркайчан да онытмам. Алар үзләрен дусларча тотты, һәм һәрберсе минем белән танышырга теләде. Мин беренче килгән очрашуда Аллаһы нинди догаларны тыңлый икәнлеге турында махсус нотык яңгырады. Бу тема миңа кызык иде, чөнки мин догада Аллаһыдан ярдәм сорый идем. Икенче очрашуым Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе иде. Очрашуларда хәтта балалар да Изге Язмалардан укылган шигырьләрне карап бара иде. Бу мине бик гаҗәпләндерде. Башта Изге Язмаларның шигырьләрен ничек табарга икәнен мин белми идем, ләкин Шаһитләр, бик ярдәмчел булып, миңа кирәкле урыннар ачарга булыша иде.

 Мин җыелыш очрашуларын бик кадерли башладым, чөнки анда бирелгән өйрәтү югары сыйфатлы икәнен күрдем. Һәр очрашу мин күп яңа белем бирә иде һәм көч өсти иде. Аннары миңа Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим иттеләр.

 Йәһвә Шаһитләре арасында күргәннәрем чиркәүдә күргәннәремнән нык аерылып торды. Мин Шаһитләрнең бердәм һәм эчкерсез икәннәрен, аларның Аллаһы хакына иң яхшыны кылырга тырышканнарын күрдем. Әкренләп мин, аларның бер-берсен яратуларын күреп, алар чын мәсихчеләр икәненә инандым (Яхъя 13:35).

 Изге Язмаларны өйрәнгән саен, мин, тормышымны анда язылган нормаларга туры китереп, күбрәк үзгәрешләр ясый идем. Ләкин спорт көрәшләрен мин беркайчан да калдыра алмам дип уйлаган идем. Күнегүләр һәм ярышларны мин бик ярата идем. Минем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрүче кардәшкә моның турында әйткәч, ул: «Өйрәнүеңне дәвам ит. Мин беләм, син дөрес карарга киләчәксең»,— дип, мине яратып ышандырды. Нәкъ бу сүзләрне ишетүгә мин мохтаҗ идем дә. Өйрәнүемне дәвам итү белән, минем Йәһвә Аллаһыны шатландыру теләгем үсә барды.

 Партнерымның борынына ялгыш тибүем турында искә алынган очрак минем өчен борылыш ноктасы булды. Бу очрактан соң мин җитди уйлана башладым: шундый спорт төре белән шөгыльләнеп, мин Мәсихкә иярә аламмы? Ишагыя 2:3, 4 тән мин Йәһвәгә тыңлаучан кешеләр «бүтән сугышырга өйрәнмәс» икәнен белдем. Гайсә, гаделсезлеккә очрашсак та, көч кулланмаска өйрәткән (Маттай 26:52). Шулай итеп, мин бик яраткан спортны калдырдым.

 Аннары мин, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Аллаһыга бирелеп яшәр өчен, үземне күнектерергә» булдым (1 Тимутигә 4:7). Спорт көрәшләренә биргән бар вакытымны мин Аллаһыга якынлашыр өчен һәм аңа хезмәт итәр өчен багышлый башладым. Йөрешкән кыз Изге Язмаларны өйрәнүем белән килешмәде, шуңа күрә мөнәсәбәтләребез өзелде. 1987 елның 24 гыйнварында мин Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырылдым. Күп тә үтмәстән, кешеләргә Изге Язмалардагы белемне уртаклашыр өчен, мин тулы вакытлы хезмәтне башладым. Шул вакыттан бирле мин бу хезмәтне дәвам итәм һәм күпмедер вакыт Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә (Нью-Йорк штаты, АКШ) хезмәт итеп алдым.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

 Хәзер, Аллаһы турында хакыйкатьне белгәч, тормышымда нәрсә җитмәгән икәнен аңлыйм. Бушлык хисе юкка чыкты. Мәгънәле тормыш һәм киләчәккә өмет мине чын-чынлап бәхетле итте. Мин әле дә регуляр рәвештә күнегүләр ясыйм, ләкин бу инде тормышымның иң мөһим нәрсәсе түгел. Хәзер минем өчен иң мөһиме — Йәһвә Аллаһыма хезмәт итү.

 Көрәш белән шөгыльләнгәндә, мин һәрвакыт кешеләр белән көрәшергә әзер идем, һәм миңа һөҗүм итсәләр ничек үземне якларга дип уйлап йөри идем. Хәзер исә мин кешеләргә ярдәм итү турында уйлыйм. Изге Язмалар миңа юмарт булырга һәм гүзәл хатыным Бренда өчен яхшырак ир булырга ярдәм итте.

 Мин спорт көрәшләренә бирелгән кеше идем. Ләкин хәзер минем күпкә яхшырак нәрсәм бар. Моның турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Тән өчен күнегүләрнең файдасы аз бит, ә Аллаһыга бирелгәнлек һәрнәрсәгә файдалы, чөнки ул хәзерге һәм киләчәк тормышта фатихалар китерә» (1 Тимутигә 4:8).

a Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Хәзер бастырылмый.