ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ
«Мин урамда яшәдем»
Туу елы: 1955
Туган иле: Испания
Үткәндә: наркотик кулланган, эчкече һәм рәхимсез булган
ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ
Кайберәүләр үз хаталарын кат-кат кабатлап яши. Мин дә шундый кешеләр арасыннан идем. Мин Барселонада туып-үстем. Ул Испаниянең иң зур шәһәрләренең икенчесе итеп исәпләнә. Гаиләбез Соморростро дип аталган районда яшәде; бу район шәһәр пляжының өлешендә урнашкан. Соморрострода гел наркотиклар сата һәм төрле җинаятьчелек кыла иделәр.
Без 9 бала идек, мин — иң олысы. Ярлы яшәгәнгә, әтием мине җирле теннис клубына эшкә урнаштырды: мин уенчыларга туп китерә идем. Миңа 10 яшь иде, һәм мин көненә 10 сәгать эшләдем. Минем яшемдәге малайлар мәктәпкә йөрсә, мин йөрми идем. 14 яшемдә мин металлоцехта оператор булып эшли башладым.
1975 елны мине мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырдылар. Тормышымны кызыграк итәргә теләгәнгә, мин Мелилья — Төньяк Африканың испан анклав шәһәрендә урнашкан чит ил легионына волонтер булып язылдым. Шунда мин наркотик куллана һәм күп эчә башладым.
Легионнан Барселонага кайткач, мин банда җыйдым. Без күзгә ташланган һәрнәрсәне урлап йөрдек. Урлаган әйберләрне сатып, наркотик ала идек. Мин ЛСД һәм амфитамин куллана башладым, әхлаксыз тормышка чумдым, наркотиклар һәм комарлы уеннар белән мавыгып киттем. Мондый тормыш рәвеше мине көннән-көн тагы да мәрхәмәтсезрәк итте. Үзем белән гел пычак я чүкеч, яки мачете йөртә идем. Берәр проблема туса, мин аны һич курыкмыйча куллана идем.
Бер тапкыр без машина урладык һәм артыбыздан полиция куды. Барысы да кинода кебек иде. Урлаган машинада якынча 30 километр араны үткәч, полиция хезмәткәрләре безгә ата башлады. Нәтиҗәдә, машинабыз харап булды һәм кинобыз шуның белән тәмамланды. Әтием барысын белгәч, мине өйдән куып чыгарды.
Биш ел буе мин урамда яшәдем, ул минем йортым булып китте. Мин ишек төбендә, йөк машиналарында, парктагы эскәмияләрдә һәм зиратларда йокладым. Күпмедер вакыт мин хәтта мәгарәдә яшәдем. Тормышым бөтенләй мәгънәсез иде, миңа барыбер иде — яшәргәме, үләргәме. Наркотиклар тәэсирендә булганда, мин хәтта кулларымны яралый идем. Тәнемдә әле дә яра эзләре беленеп тора.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ
Миңа 28 яшь булганда әнием мине эзләп табып, өйгә кайтуымны үтенде. Мин ризалаштым һәм башкача яшәргә вәгъдә бирдем. Әмма вәгъдәмне мин берникадәр вакыттан соң гына үтәдем.
Бер көнне төшке аштан соң ишегебезне ике Йәһвә Шаһите шакыды. Мин алар белән сөйләшеп торган арада әтием өйдән чыкмыйча гына: «Ишекне яп!» — дип кычкырып куйды. Мин боерыкларны яратмый идем, шуңа күрә аның сүзләрен игътибарсыз калдырырга булдым. Алар миңа өч кечкенә китап тәкъдим итте, һәм мин аларны рәхәтләнеп алдым. Мин алардан, алар үз очрашуларын кайда үткәрә, дип сорадым. Берничә көннән соң мин Патшалык Залына килдем.
Андагы кешеләрнең пөхтә киенгәннәре шунда ук күземә ташланды. Минем исә озын чәчләрем, куе сакалым иде һәм өс киемем иске-москыдан иде. Тышкы кыяфәтем белән мин башкалардан бик аерылып тордым, шуңа күрә тышта калырга булдым. Ләкин шунысы гаҗәп иде: мин анда элекке дустым Хуанны очраттым. Кайчандыр ул да банданың бер әгъзасы иде, әмма хәзер ул костюм киеп, Патшалык Залына йөри иде. Соңрак мин аның бер ел элек кенә Йәһвә Шаһите булып киткәнен белдем. Аның тышкы кыяфәтенә карап, мин Патшалык Залына керергә һәм очрашуда әйтелгәннәрне утырып тыңларга булдым. Шуннан башлап, минем тормышым яхшы якка үзгәрә башлады.
Мин Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым. Өйрәнә башлагач, мин шуны аңладым: Аллаһының күңелен табарга теләсәм, мин кызу холкымны үзгәртергә һәм бозык тормыш алып барудан баш тартырга тиеш. Мондый үзгәрешләр ясау җиңелләрдән түгел иде. Йәһвәгә ярап яшәр өчен, миңа «акылымны яңарту аша үземне үзгәртергә» туры килде (Римлыларга 12:2). Аллаһының мәрхәмәтле булуы күңелемне кузгатты. Хаталар кылсам да, ул тормышымны чиста биттән башларга мөмкинлек биргәнен сиздем. Йәһвә турында белгәннәрем күңелемә сеңеп барды. Тора-бара мин Барлыкка Китерүченең минем турында кайгыртканын тагы да ачыграк күрә башладым (1 Петер 5:6, 7).
Моны белү минем өчен этәргеч көч булды. Мәсәлән, Изге Язмаларны өйрәнгән вакытта тәмәке турында сорау тугач, мин: «Йәһвә Аллаһы, нәрсә турында гына сүз бармасын, минем саф һәм чиста булуымны тели икән, миңа тәмәке тартудан баш тартырга кирәк!» — дип уйлап куйдым (2 Көринтлеләргә 7:1). Шунда мин сигаретларымны алдым да, чүп чиләгенә ташладым.
Миңа шулай ук наркотиклар кулланудан һәм сатудан туктарга кирәк иде. Моны эшләү авыррак та булды, күбрәк вакыт та таләп ителде. Әмма максатыма ирешер өчен, миңа элекке «дусларым» белән элемтәне өзеп ташларга кирәк иде. Чөнки аларның тәэсире миңа рухи яктан үсәргә комачаулады. Берникадәр вакыттан соң Аллаһының ярдәме белән мин аларны калдырып, җыелышта яңа дуслар таптым. Алар миңа чын ярату күрсәтте һәм хәлләрем белән һәрвакыт кызыксынды. Андый нәрсәне минем моңарчы беркайчан да күргәнем булмады. Күпмедер вакыт узгач, мин «яңа шәхес булып киенеп» наркотиклар кулланудан туктадым һәм, нәтиҗәдә, Аллаһының күңелен таптым (Эфеслеләргә 4:24). 1985 елның августында мин, суга чумдырылу үтеп, Йәһә Шаһите булып киттем.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ
Изге Язмалардан белгәннәрем тормышымны яхшыртып җибәрде. Мин тәнемне нәҗес иткән һәм дәрәҗәм-бәямне төшергән гадәтләрдән арындым. Элекке «дусларым» арасыннан 30 дан артык кеше СПИД я наркотик аркасында яшь чакта үлде. Изге Язмалардагы принципларны кулланып шундый ук хәлгә калмаганымны мин Йәһвәгә мең рәхмәтле!
Яшь чагымда үзем белән пычак я балта йөрткән булсам, бүген мин үзем белән Изге Язмаларны йөртәм һәм анда язылганнарны башкалар белән уртаклашам. Алай булачагын мин хәтта күз алдыма да китерә алмаган идем! Бүген без хатыным белән Аллаһыга тулы вакытлы хезмәт итәбез.
Әти-әнием Йәһвә Шаһитләре булып китмәсә дә, Изге Язмаларны өйрәнүем тормышымны үзгәрткәненә шат. Әтиемнең Йәһвә Шаһитләрен хезмәттәшләре алдында хәтта яклаганы булды. Ул тоткан динемнең тормышымны яхшы якка үзгәрткәнен ап-ачык күреп тора. Әнием еш кына: «Изге Язмаларны элегрәк өйрәнә башласаң иде!» — дип әйтә иде. Мин аның тулысынча риза!
Үткәндә үзем кичергәннәрдән чыгып, шуны төгәл әйтә алам: наркотиклар, башка начар гадәтләр һәм бозык тормышта бәхет эзләү зур мәгънәсезлек! Кешеләргә Аллаһы Сүзендәге тормышымны саклый алган хакыйкатьләр турында сөйләү мине хәзер чын мәгънәдә бәхетле итә.