Төп мәгълуматка күчү

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Албания һәм Косово

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Албания һәм Косово

 «Йәһвәгә хезмәт итүгә шулкадәр күп вакыт багышлармын дип беркайчан да уйламаган идем». Бу сүзләрне Англиядән вәгазьчеләргә ихтыяҗ зуррак булган Албаниягә килгән Гуэн әйткән a.

 Ул Йәһвә Шаһите һәм бу илгә, башка кардәшләре белән бергә, «бар халыклардан кыйммәтле булганнарны» җыяр өчен килгән (Һәггәй 2:7). Бу вәгазьчеләрне андый адым ясарга нәрсә этәргән? Күченер өчен алар нинди үзгәрешләр ясаган? Авырлыкларга карамастан нык калырга аларга нәрсә булышып тора?

Шартлар төрле, максат бер

 Ни өчен бу вәгазьчеләр Албаниягә ярдәм итәргә килгән? Чөнки алар Йәһвәне ярата һәм башкаларның аның белән танышуларын тели.

 Албаниягә килер алдыннан, Йәһвәгә яңа җирдә хезмәт итә алыр өчен, алар кайбер адымнар ясаган булган. Бу аларга туган авырлыкларны җиңеп чыгарга булышкан. Гуэн болай ди: «Беренчедән, мин үз туган шәһәремдә албан телендәге төркемгә кушылдым. Аннан соң Албаниягә региональ конгресска барып килдем. Соңрак, телне яхшырак өйрәнер өчен, шул илгә күчендем һәм анда берникадәр вакыт яшәдем».

Гуэн

 23 яшендә Мануэла, бер кечкенә җыелышка булышыр өчен, үз иленең — Италиянең — башка бер өлешенә күченгән. Ул болай ди: «Мин анда 4 ел хезмәт иттем. Шуннан соң Албаниядә вәгазьчеләргә ихтыяҗ зур дигән хәбәр иреште. Шуңа күрә анда берничә ай пионер булып хезмәт итеп алырга булдым».

Мануэла (уртада)

 Региональ конгресста Албания турында отчет яңгыраганда Федерикага 7 яшь булган. Ул болай дип сөйли: «Отчет ясаган абый-кардәш Албаниядә вәгазьчеләр күп кенә өйрәнүләр башлый һәм кызыксынучы кешеләр очрашуларга өйри дип әйтте. Мин әти-әниемә Албаниягә барасым килә дип әйтә башладым. Моның турында ишеткәч, алар гаҗәпләнделәр. Әтием болай диде: „Теләгең турында дога кыл. Теләгең Йәһвә ихтыяры буенча булса, ул тыңлаячак“. Берничә айдан соң гаиләбезне Албаниягә хезмәт итәргә чакырдылар!» Шул көннән күп кенә еллар үткән, хәзер Федерика кияүдә. Ул ире Оргес белән бергә Албаниядә тулы вакытлы хезмәттә катнаша.

Оргес һәм Федерика

 Джанпьеро, пенсиягә чыккач, үз хатыны Глория белән Албаниягә киткән. Ул болай дип сөйли: «Улларыбыз Италиядә үсте. Өчесе ихтыяҗ булган чит илләргә күченде. Безгә „Күзәтү манарасы“ журналындагы „Син Македониягә күчә аласыңмы?“ дигән мәкалә бик нык тәэсир итте. Албаниядә хезмәт итәр өчен пенсиям җитәрме? Моны тикшереп чыгар өчен, без утырып барысын исәпләп чыктык».

Джанпьеро һәм Глория

Алар җентекләп планлаштырган

 Ярдәм итәр өчен башка илгә күченүчеләр барысын җентекләп планлаштырырга һәм күченер өчен кирәкле үзгәрешләр ясарга тиеш (Лүк 14:28). Аларга, шулай ук, яшәр өчен акча табу юлларын эзләргә кирәк. Гуэн, әле Англиядә яшәгәндә, акча ягыннан экономия булсын өчен, үз апасы янына яшәргә күченгән. София белән Кристофер да Англиядән күченеп килгән. Алар болай ди: «Без машинабызны һәм өйдәге кайбер әйберләрне саттык, Албаниядә ким дигәндә бер ел яшәргә өметләнә идек». Ләкин алар анда күпкә озаграк вакытка кала алган.

Кристофер һәм София

 Кайбер вәгазьчеләр, Албаниядә берничә ай хезмәт иткәннән соң, туган илләренә кайтып акча эшли дә, кире Албаниягә кайта. Мәсәлән, Элизио һәм Мириам шулай эшләгән. Элизио болай дип сөйли: «Мириамның Италиядәге туган җирләренә туристлар килергә ярата. Шуңа анда эш табу җиңел. Без җәй көннәрендә анда 3 ай эшләргә булдык. Аннан соң җыелган акчага 9 ай Албаниядә яшәдек. Шулай итеп 5 ел хезмәт иттек».

Мириам һәм Элизио

Авырлыкларны җиңеп чыгу

 Яңа илгә күченгән кардәшләргә яңа шартларга ияләшергә туры килә. Аларга шул илдә яшәүче кардәшләрнең үрнәкләре һәм киңәшләре булыша. Мәкалә башында искә алынган София болай ди: «Кыш вакытында Албаниядәге йортларда, безнең ил белән чагыштырганда, күпкә суыграк. Шуңа мин мондагы апа-кардәшләрдән үрнәк алып киенергә булдым». Гжегож һәм аның тормыш иптәше Сона Польшадан Косоводагы b матур Призрен шәһәренә килгән булган. Гжегож болай дип әйтә: «Мондагы вәгазьчеләр шулкадәр басынкы, игелекле һәм сабыр! Алар безгә телне өйрәнергә һәм башка күп кенә яклардан булыша. Мәсәлән, базарда нәрсә сатып алып була икәнен әйтәләр һәм арзанрак бәягә сатып алып булган урыннарны күрсәтәләр».

Шатланыр өчен күп сәбәпләр

 Чит илгә күченгән кардәшләр шул илдәге кардәшләр белән дуслашып һәм аларның культуралары белән танышып зур файда алган. Сона болай дип сөйли: «Мин Йәһвәнең безне никадәр нык яратканын күрдем. Кардәшләр иманымны ныгытырга булышты. Алар Йәһвә белән танышкач, тулысынча үз ышануларын һәм тормышларын үзгәрткән. Без җыелышта үзебезне кирәкле кешеләр итеп сиздек, анда үз урыныбызны күрдек. Без кардәшләр белән хезмәттәшлек иттек. Алар безнең дуслар булып китте» (Марк 10:29, 30). Глория болай дип әйтә: «Күп кенә апа-кардәшләргә якында яшәгән кешеләр каты каршы килгән. Бу кардәшләр Йәһвәне бик нык ярата. Бу миңа бик нык тәэсир итте».

Гжегож һәм Сона

 Кардәшләр, чит илгә күченгәч, анда үз илләрендә ала алмаган сабаклар ала. Мәсәлән, алар үзгәрешләр ясап Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәләр. Бу аларга шатлык китерә. Стефано моның турында болай дип сөйли: «Туган илемдә мин күбрәк домофоннан вәгазьли идем. Сөйләшүләр кыска була иде. Ә Албаниядә кешеләр сөйләшергә ярата, аеруча үзләренә кофе ясап сөйләшеп утырырга яраталар. Мин бик оялчан кеше, шуңа күрә башта үземне ничек тотарга, нәрсә әйтергә белмәдем. Ләкин вакыт узу белән мин кешеләр белән кызыксынырга өйрәндем һәм хәзер алар белән сөйләшү миңа шатлык китерә. Миңа вәгазьләү күпкә күбрәк канәгатьлек китерә».

Алидо һәм Стефано

 Лия үз ире Уильям белән Албаниягә Кушма Штатлардан килгән. Лия болай дип сөйли: «Монда яшәү безне бар нәрсәгә киңрәк карарга өйрәтте. Без кунакчыллык, хөрмәт итү һәм дуслык турында күп нәрсә белдек! Вәгазьләүнең яңа ысулларына, Изге Язмалар ярдәмендә фикер йөртергә һәм фикерне төгәл аңлатып бирергә өйрәндек». Уильям болай ди: «Албаниягә килгән күпчелек кеше бу илдәге матур пляжларга сокланып кайта. Мин үзем, мәсәлән, Албания Альплары буйлап сәяхәтләрне яратам. Әмма иң яратканым, бу әлбәттә, мондагы кешеләр! Күп кенә авылларда махсус кампанияләр үткән һәм анда кыска гына шаһитлек бирелгән булган. Шул авылларга барганда без кайвакыт көненә бер-ике гаилә белән генә сөйләшергә өлгерәбез».

Уильям һәм Лия

 Шул илләргә күченеп килгән кардәшләргә иң зур шатлык кешеләрнең яхшы хәбәргә карашлары китерә (1 Тисалуникәлеләргә 2:19, 20). Лора Албаниягә яшь ялгыз пионер булып күченеп килгән булган. Ул мондый мисал китерә: «Мин Фиери шәһәрендә берникадәр вакыт хезмәт иттем. Ике ярым ел эчендә генә 120 яңа вәгазьче хезмәткә кереште! Мин аларның 16 сы белән өйрәндем!» Сандра исемле башка апа-кардәш болай ди: «Мин базарда эшләүче бер хатынга вәгазьләдем. Ул Йәһвә Шаһите булып киткәч, үз авылына кайтып китте. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә ул 15 Изге Язмалар өйрәнүе алып бара дип әйтте!»

Лора

Сандра

Йәһвә аларның чыдамлыгын фатихалый

 Албаниягә ихтыяҗ буенча берничә ел элек күченгән кардәшләрнең кайберләре әле дә шул илдә хезмәт итә һәм зур шатлык кичерә. Кайвакыт алар гаҗәпләнеп куя, чөнки күп еллар элек аларның чәчкән орлыклары җимеш китерә, ягъни вәгазьләрен тыңлаган кешеләр хакыйкатьне кабул итә (Вәгазьче 11:6). Бу мәкаләдә искә алынган Кристофер болай дип әйтә: «Албаниягә беренче килүемдә мин бер ир-ат белән Изге Язмалар өйрәнүе башлаган идем. Бер көн, инде еллар узгач, аны кабат очраттым. Ул Изге Язмалар турында сөйләшүләребезнең бар нечкәлекләрен хәтерли иде. Мин шаккаттым! Ул тормыш иптәше белән суга чумдырылу үткән булган һәм хәзер икесе дә Йәһвәгә хезмәт итә». Бу мәкаләдә искә алынган Федерика да болай ди: «Бер җыелышта, бер апа-кардәш яныма килеп мине хәтерлисеңме дип сорады. Мин аңа 9 ел элек вәгазьләгән булганмын икән! Мин башка шәһәргә күченгән идем, ә ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм суга чумдырылу үткән булган. Мин Албаниядәге беренче еллардагы хезмәтебез юкка гына булган дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән!»

 Албаниягә я Косовога күченгән кардәшләр Йәһвәгә бик рәхмәтле. Ул аларның тырышлыкларын фатихалаган һәм аларга шатлыклы тормыш биргән. Албаниядә күп еллар хезмәт иткәннән соң, Элизио үз тәҗрибәсе белән уртаклаша: «Безгә, кешеләргә, җиңел генә мондый фикер йөртүгә бирелү хас: бу дөнья нәрсәгә таянып була дип саный, шуңа таянып яшәргә кирәк. Әмма бу ялган. Йәһвәнең принципларына гына таянып яшәп була. Ихтыяҗ зуррак булган илдә хезмәт итеп мин моңа кабат инандым. Мин үземне кирәкле һәм кадерле итеп саныйм. Минем чын дусларым бар, аларның максатлары минем максатым белән бер». Сандра болай ди: «Ихтыяҗ булган илгә күченгәч, мин шуны аңладым: Йәһвә минем күптән хыялланып йөргән максатыма ирешергә булышты, мин миссионерлар хезмәтендә катнашам. Албаниягә күченүемә мин һич тә үкенмим. Мин бик бәхетле».

a Албаниядәге вәгазь эшенең тарихы турында күбрәк белер өчен 2010 елгы «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»н карагыз.

b Косово Албаниядән төньяк-көнчыгышта урнашкан. Монда күпләр албан диалектында сөйләшә. Албаниядән, Европаның кайбер илләреннән һәм Кушма Штатлардан килгән кардәшләр Косодовада албан диалектында сөйләшүче кешеләргә яхшы хәбәрне таратырга булыша. 2020 елга, 256 вәгазьче 8 җыелышта, 3 төркемдә һәм ике башлангыч төркемдә хезмәт иткән.