Руханилар ярсый, Шаһитләр тынычлык саклый
Әрмәнстанда хезмәт итүче Артур исемле район күзәтчесе, Йәһвә Шаһитләренең бер җыелышы белән хезмәттәшлек иткән. Бу җыелыштагы вәгазьчеләрнең җәмәгать урыннарында вәгазьләгәннәре булмаган, ягъни алар Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият куелган стендлар белән беркайчан да вәгазьләмәгән. Аларны бу хезмәттә катнашырга дәртләндерер өчен, Артур һәм аның тормыш иптәше Анна, Жирайр исемле Шаһитне алып, бер кечкенә шәһәрдә күп кеше йөри торган урында әдәбият куелган стенд урнаштырган.
Үтеп баручы кешеләр шунда ук кызыксынып, әдәбиятны ала башлаганнар. Әмма тиздән хезмәтнең бу яңа төре дошманнарның игътибарын җәлеп иткән. Стенд янына ике рухани килгән. Аларның берсе стендка тибеп, аны аударган. Аннан соң ул Артурның йөзенә суккан. Артурның хәтта күзлеге очып төшкән. Артур, Анна һәм Жирайр руханиларны тынычландырырга тырышкан, әмма тегеләр тынычланмаган. Алар стендны таптаганнар һәм әдәбиятны читкә ыргытканнар. Шаһитләрне сүгеп, аларга янаганнан соң, руханилар китеп барган.
Артур, Анна һәм Жирайр, моның турында гариза язып тапшырыр өчен, полициягә киткәннәр. Алар булган хәлне сөйләп биргәннәр һәм андагы полиция хезмәткәрләренә һәм андагы башка эшчеләргә Изге Язмалар турында әзрәк сөйләгән. Шуннан соң Шаһитләрне бер офицер янына җибәргәннәр. Башта аның булган хәл турында гына беләсе килгән. Әмма Артурның көчле, таза ир-ат булуын күргәч, һәм үзенә сукканнан соң җавап кайтармаганын белгәч, ул булган хәл турында сораштыруын туктатып, Йәһвә Шаһитләренең ышанулары турында сораулар бирә башлаган. Алар дүрт сәгать сөйләшкәннәр! Ишеткәннәренә шаккатып, офицер болай дип кычкырып куйган: «Менә ичмасам дин! Минем дә Шаһит буласым килә!»
Киләсе көнне Артур яңадан стенд белән хезмәткә чыккан. Шунда аның янына бер ир-ат килеп баскан. Ул үткән көнне булган хәлне күргән булган. Ул Артурны тынычлык саклаганы өчен һәм руханига сукмаганы өчен мактаган. Шуннан соң ул руханиларга карата хөрмәтен югалтканы турында әйткән.
Кич белән теге офицер Артурны кабат полициягә чакырган. Ләкин сөйләшү булган хәл турында түгел, ә Изге Язмалар турында барган. Бу сөйләшүгә тагын ике полиция хезмәткәре кушылган.
Икенче көнне Артур теге офицер янына кабат барган һәм аңа Изге Язмаларга нигезләнгән видеороликлар күрсәткән. Офицер, аларны карар өчен, башка полиция хезмәткәрләрен чакырган.
Шулай итеп руханиларның ярсулары аркасында, күп кенә полиция хезмәткәрләренә беренче тапкыр хакыйкать турында гаҗәеп шаһитлек бирелгән булган. Алар Йәһвә Шаһитләренә карата уңай карашта калган.