Төрмәдә утыручы Йәһвә Шаһитләренең иманын күреп таң калган
Бер ир-ат 2011 елны качак булып Эритреядән Норвегиягә килгән. Йәһвә Шаһитләре белән очрашып алар белән сөйләшә башлагач, ул Йәһвә Шаһитләре белән инде таныш дип әйткән. Ул үз туган илендә армия сафларында хезмәт иткәндә Йәһвә Шаһитләрен күргән булган. Шаһитләр, үз иманнары аркасында армия сафларына басарга теләмәгән, шуңа күрә аларны төрмәгә утырткан булганнар. Шаһитләргә каты басым ясасалар да алар бирешмәгәннәр.
Кайбер сәбәпләр аркасында бу ир-атны үзен төрмәгә утыртканнар. Шул төрмәдә өч Шаһит утырган: Паулос Ияссу, Негеде Теклемариам һәм Исаак Могос. Аларны, үз иманнары аркасында, төрмәгә инде 1994 елда утырткан булганнар.
Төрмәдә утырганда бу ир-ат Шаһитләр өйрәткәннәре буенча яши икәнен күргән. Алар үзләрен намуслы тоткан, хәтта үз ризыкларын уртаклашып башкаларга биргән. Шаһитләр һәр көн Изге Язмаларны бергә җыелып өйрәнгән һәм шул өйрәнүләргә башкаларны чакырган. Шаһитләргә, үз иманнарыннан баш тартулары турында документка кул куйсалар, иреккә чыгарабыз дигәннәр, ләкин Шаһитләр моңа ризалашмаган.
Моның барысы бу эчкерсез кешегә бик нык тәэсир иткән һәм Норвегия иленә килгәч ул Йәһвә Шаһитләрен табарга булган. Аның ничек алар шундый нык иманга ия булганын беләсе килгән. Шаһитләр белән очрашкач, ул Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан һәм җыелыш очрашуларына йөри башлаган.
2018 елның сентябрь аенда ул суга чумдырылу үткән. Хәзер ул Эритрея һәм Судан кешеләре белән элемтәгә керергә тырыша һәм аларны Изге Язмаларны өйрәнеп нык иман үстерергә дәртләндерә.