Төп мәгълуматка күчү

Өйрәнүләр үткәрергә булышучы таксофон

Өйрәнүләр үткәрергә булышучы таксофон

 Бразилиядә Дайане исемле Йәһвә Шаһите яши. Ул вәгазьдә күп вакыт үткәрә. Бервакыт Дайане, телефон аша вәгазьләгәндә, яшь гаилә пары белән танышкан. Алар Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан, ләкин озакламый электр уты да, интернет та, Йәһвә Шаһитләре дә булмаган ерактагы авылга күченәчәкбез дип әйткән. Бәхеткә каршы, бу проблеманы чишү юлы табылган: алар Дайане кардәшебезгә авылдагы таксофон номерын биргән. Шулай ук алар Дайане шалтыраткан вакытта таксофон янына килергә сүз куешкан.

 Дайане һәм бу пар арасында элемтә урнашкан. Соңрак алар таксофон аша ике атна эчендә тагын берничә тапкыр аралаша алган.

 Ләкин соңрак бу ирле-хатынлы ниндидер сәбәп аркасында таксофон янына килми башлаган. Әмма Дайане бирешмәгән һәм атнага өч тапкыр алдан сөйләшенгән вакытта шалтыратуын дәвам иткән. Таксофон яныннан узып баручы кайбер кешеләр, шалтыратуны ишетеп, телефон трубкасын алган, һәм Дайане аларга вәгазьләгән. Шулай итеп ул бу авылдагы берничә кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен башлаган.

 Дайане һәм аның ире бер яшь егет белән таксофон аша өйрәнү үткәргәндә, аларның сөйләшүләрен чиркәү рухание ишетеп алган. Сөйләшүне яхшырак ишетер өчен, ул өйрәнүче егет янына килгән. Аннан соң ул бу егеттән өйрәтүчеләр белән сөйләшергә рөхсәт сораган. Бу рухани кардәшләребезгә ишеткәннәре аңа бик ошады дип әйткән. Ул хәтта Изге Язмаларны өйрәнергә теләк белдергән!

 Нәтиҗәдә, Дайане һәм аның ире бу авылда алты кеше, шул исәптән рухани, белән таксофон аша өйрәнү үткәргән. Озакламый кайбер өйрәнүчеләре таксофон аша җыелыш очрашулары программасын да тыңлый башлаган. Таксофон янында өйрәнү уңайлырак булсын өчен, өйрәнүчеләрнең берсе эскәмия дә ясап куйган.

 Дайане ире белән шул авылда Патшалык хәбәрен вәгазьли алуларына бик сөенә. Дайане болай ди: «Йәһвә ерак җирләрдә яшәгән кешеләрнең дә яхшы хәбәрне ишетүләрен тели һәм моны эшләргә сәләтле».