Төп мәгълуматка күчү

JW.ORG дигән сайт хәзер 300 дән артык телдә!

JW.ORG дигән сайт хәзер 300 дән артык телдә!

Әгәр дә сез сайтның баш битендә, уң якта, өстә почмакта САЙТ ТЕЛЕ дигән сылтамага бассагыз, 300 дән артык телнең исемлеге ачылыр. Бер сайтның да андый үзенчәлеге юк!

Башка популяр сайтлар турында әйткәндә, алар күпме телгә тәрҗемә ителгән? 2013 елгы мәгълүматлар буенча, Берләшкән Милләтләр Оешмасының рәсми сайтын — 6, Европа Союзының рәсми сайтын — 24, Википедияне — 287, ә Google 71 телдә укып була.

300 дән артык телдә өйрәтү әдәбиятын уку мөмкин булсын өчен, сайт әзерләү, әлбәттә, күп сәгать тырыш эш таләп итә! Аны әзерләүдә бөтен дөнья буенча яшәгән йөзләгән Йәһвә Шаһите катнаша. Алар Барлыкка Китерүчебез Йәһвәгә дан китерер өчен көч куя. Алар төркем-төркем хезмәт итеп сайттагы мәкаләләрне инглиз теленнән үз телләренә тәрҗемә итә.

Инглиз телендәге jw.org дигән сайтыннан инде үзеннән генә бик күп мәкаләләрне укып була. Шул мәкаләләр арасыннан кайберләре 300 телгә тәрҗемә ителә, шуңа күрә сайттагы битләрнең саны елдан-елга шактый арта! Мәсәлән, 2013 елның июлендә сайтның 191 609 бите булган.

JW.ORG дигән сайт телләр буенча гына түгел, ә аңа кереп караган кешеләр буенча да сайтларның күбесеннән өстенлек ала. Моны «Alexa» дигән рейтинг системаның бөтен дөньяда сайтларга керү буенча статистик мәгълүматлары да исбатлый. Бу система тикшерә торган категорияләрнең берсе — «Дин һәм рухилык» дигән категория. Аның исемлегенә якынча 87 000 сайт керә. Бу сайтлар арасында — бөтендөнья диннәрнең, дини басмалар нәшриятларның һәм моңа охшаш башка берләшмәләрнең сайтлары. 2013 елның июль аендагы мәгълүматлар буенча, бу исемлекнең беренче урынында бер икътисадый сайт тора; аннан Изге Язмаларның күптөрле тәрҗемәләрен укып була. Ә икенче урында jw.org дигән сайт тора!

Бүгенге көнгә jw.org дигән сайтка көн дә уртача 800 000 кеше керә. Изге Язмаларга нигезләнгән файдалы мәгълүматларны бу сайттан һәркем укый алсын өчен без алга таба да көч куеп торырбыз.