19 000 рейска билет бүләк итеп сатып алына
2013 елның июлендә миссионерлар һәм чит илдә яшәп махсус тулы вакытлы башка хезмәтчеләр Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советыннан хат алган. Шушы хатта әйтелгәнчә, чит илдә хезмәт итүчеләр 2014 елны һәм 2015 ел башында региональ һәм халыкара конгрессларга барып килсеннәр өчен бер чара үткәреләчәк.
Җитәкче совет чит илдә хезмәт итүчеләрнең конгресска барып килүләрен генә түгел, ә шулай ук аларның үз туганнары я дуслары белән күрешүләрен теләгән. Хаттан күренгәнчә, оешма самолетка ике якка да билетны үзе сатып алырга булган.
Башка елларны да чит илдә хезмәт итүчеләргә шундый ук ярдәм күрсәтелгән булса да, быел бер үзгәреш кертелә. Җитәкче советның Укыту комитеты җитәкчелегендә бер яңа бүлек — Төп идарә сәяхәт (ТИС) бүлеге барлыкка килә, нәкъ ул билетлар сатып ала.
Кардәшләргә конгресска чакыру килгәч, ТИС бүлегенә самолетка билетларны алу турындагы үтенечләр ага башлаган. 2014 елның гыйнварында шушы агым туфанга әйләнгән. ТИС бүлегендәге билгеле кешеләр дөньяның төрле төбәкләрендә тулы вакытлы хезмәттә катнашучылар өчен билетлар эзләп табып бронь ясый торган булган.
Кайберәүләргә бер-ике пересадка ясарга туры килгән. Рейкьявиктан (Исландия) сәяхәт итүчеләргә — Кочабамбага (Боливия), ә Нумеадан (Яңа Каледония) Антананаривага (Мадагаскар) барып җитәргә кирәк булган. Кайберәүләргә Порт-Морсбидан (Папуа Яңа Гвинея) Сиэттлга (Вашингтон штаты, АКШ), ә башкаларга Уагадугудан (Буркина-Фасо) Виннепегка (Канада) очарга кирәк булган.
ТИС бүлегендә хезмәт итүче 5 кеше якынча 19 000 рейска билетларны җыелышлар нәкъ шул максат өчен биргән ирекле иганәләрне кулланып сатып алган. ТИС бүлеге билетларны якынча 176 илдә хезмәт итүче 4 300 кешегә алган һәм аларга җибәргән.
Кардәшләр бик рәхмәтле булган. Бер миссионер пар болай дип язган: «Бүген без Төньяк Африкага кире кайтабыз. Кардәшләр безгә Англиягә — туган илебезгә кайтып туганнарыбыз белән биш ел эчендә беренче тапкыр күрешергә мөмкинлек бирде! Без аларга мең тапкыр рәхмәтле! Аларның ярдәменнән башка без монда берничек тә кайта алмас идек. Билетларны сатып алуда бар катнашучыларга ихлас күңелдән зур рәхмәт!»
Парагвайда хезмәт итүче бер миссионер пар менә нәрсә язган: «Без хатыным белән Нью-Джерсида (АКШ) үткән халыкара конгресска барып килгәнебез өчен шундый рәхмәтле! 2011 ел башында без Кушма Штатларның төп идарәсенә барып килергә уйлый башлаган идек. Акча җыеп алдык. Ләкин июньдә безне Парагвайдагы ишарә телендәге җыелышларга килеп китәргә билгеләделәр. Шуның өчен күп күчеп йөрергә кирәк булган. Тирәнтен уйлап, без Кушма Штатларга бармаска, ә күчеп йөрү җиңелрәк булсын өчен машина сатып алырга булдык. Шуннан соң безне халыкара конгресска чакырдылар. Ниһаять, безнең хыялыбыз чынга ашты! Бу чара аша Йәһвәнең игелеге һәм яратуы чагылды. Без аңа бик рәхмәтле».
«Бу хатта безнең зур рәхмәт әйтәсе килә! — дип язган Малавидан бер пар.— Шулкадәр күп билетларны сатып алыр өчен күп тырышлык, вакыт һәм акча сарыф ителде! Сез тырыш хезмәт иткәнгә һәм Йәһвә оешмасы юмарт булганга, без өебезгә кайтып халыкара конгресска барып килдек һәм туганнарыбыз-дусларыбыз белән күрешә алдык».
ТИС бүлегендәге хезмәтчеләр үз эшен ярата. Милейви: «Миссионерларның өйгә кайтып туганнары-дуслары белән күрешүләренә өлеш кертү — зур хөрмәт»,— дигән. Дорис: «Оешма чит илдә хезмәт итүчеләрне бик ярата, мин моңа тагын бер кат инандым»,— дип әйткән. Ә ТИС бүлегенең күзәтчесе Родни менә нәрсә дигән: «Бу проектта катнашу безгә шатлык өстәде».
Дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче Йәһвә Шаһитләре үз-үзләрен аямыйча Йәһвәгә хезмәт итүче кадерле кардәшләргә бүләк ясар өчен үз акчаларын сарыф итеп үз яратуларын белгертә алган.