Төп мәгълуматка күчү

Гомердә бер генә тапкыр була торган сәяхәт

Гомердә бер генә тапкыр була торган сәяхәт

Һәр ел меңләгән кеше Йәһвә Шаһитләренең Нью-Йорк (АКШ) штатындагы филиалын һәм төп идарәсен күрергә килә. Бу биналар Вефиль дип атала. Ул исем «Аллаһы йорты» дигән мәгънәле еврей сүзеннән килә. Кешеләр ерактан һәм якыннан килеп, әдәбиятны бастыру эше һәм оешмабыз белән яхшырак таныша, шулай ук үз дуслары белән күрешә. Бер кеше өчен анда сәяхәт итү хыялларының хыялы булган.

Ул кешенең исеме Маркеллус. Ул Йәһвә Шаһите. Ул Анкоридж (АКШ, Аляска штаты) шәһәрендә яши. Аны берничә ел элек паралич суккан. Нәтиҗәдә, аның сөйләме бозылганган һәм аңа инвалид коляскасында йөрергә туры килә. Аңа хәтта көндәлек эшләрне дә башкару авыр, шуңа күрә аңа һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәк. Шулай да ул Вефильгә барып кайтырга хыялланып йөргән һәм күптән түгел генә аның хыялы тормышка ашкан.

Маркеллусның дусты Кори аңа сәяхәткә әзерләнергә ярдәм иткән. Кори болай ди: «Ул үз дигәнендә торды, миңа яңалыкларны белешер өчен шалтыратты. Маркеллус „әйе“ һәм „юк“ дигән сүзләрдән башка бернәрсә әйтә алмый. Шуңа күрә ул шалтыратканда, мин берничә сорау бирә идем. Безнең сөйләшүләребез мондыйрак иде:

„Синең яныңа килергәме?“

„Юк“.

„Докторга шалтыратыргамы?“

„Юк“.

„Вефильгә баруың турында сөйләшәсең киләме?“

„Әйе“.

Һәм мин аңа планнарыбызны сөйли идем. Максатына ирешкәч ул бик шатланды, мин дә аның белән бергә сөендем».

Маркеллус сәяхәт җиңел булмаячак икәнен белсә дә, авырлыкларга әзер булган. 3 400 километрлык араны үтәр өчен, ул ике ел акча җыйган. Сәяхәт өчен юлдашны табарга кирәк булган. Өстәвенә, аның табибы сәяхәткә рөхсәт бирмәсә, ул юлга чыга алмаган. Сәяхәткә берничә көн калганда табиб рөхсәт биргән.

Нью-Йоркка килгәч, Маркеллус Бруклиндагы, Паттерсондагы һәм Уолкиллдагы филиаллар буенча экскурсия үтәргә булган. Аңа китаплар белән Изге Язмаларны бастыручы зур машиналарны күрсәткәннәр һәм оешмабыз турында сөйләгәннәр. Моннан тыш, ул «Изге Язмалар һәм Аллаһы исеме», «Аллаһы исемен йөртүче халык» дигән күргәзмәләргә барган. Экскурсия вакытында ул күп кенә кеше белән дуслашкан. Андый сәяхәтләр чыннан да гомердә бер генә тапкыр була!

Күп кенә кеше Вефильгә барып кайтканнан соң моның турында сокланып сөйли. Маркеллус, Вефильгә барып кайтуыңа үкенмисеңме дип сорагач: «Юк, юк, юк!» — дип үзенә генә хас җавап биргән.

Вефильгә сәяхәт итү Маркеллусны канатландырып җибәргән. Сез дә, якыннарыгыз да анда барып кайтып үзегезгә көч кергәнен сизәрсез. Безнең бөтен дөнья буенча урнашкан филиалларга рәхим итегез. Бәлки, сезгә дә андый сәяхәтне планлаштырып карарга?