Парижда Изге Язмалардагы өмет турында хәбәр яңгырый
2015 елны, 30 ноябрьдән алып 12 декабрьгә кадәр БМОның климатның үзгәрүе буенча конференциясе үткән. Парижда (Франция) 195 илдән делегатлар кеше эшчәнлегенең бөтендөньядагы климатка йогынтысын ничек киметергә икәнен карап чыгар өчен җыелган. Конференциядә 38 000 диярлек кеше, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләре, галимнәр, мохит проблемалары буенча белгечләр һәм эшмәкәрләр булган. Шулай ук дистәләгән мең башка кеше, климатның үзгәрүе турында күбрәк белер өчен, якындагы күргәзмә-мәгълүмат мәйданчыгына килгән.
Йәһвә Шаһитләре бу конференциядә катнашмаса да, алар мохитның пычрануына ваемсыз түгел. Парижда үткән махсус кампания вакытында йөзләгән Шаһитләр Изге Язмаларга нигезләнгән өметләре — кешеләрнең беркем дә пычратмаячак планетада яшәячәге — турында сөйләгән.
Җәмәгать транспортында барганда, бер Йәһвә Шаһите милли киемен кигән Перу иленнән булган бер ир кеше белән сөйләшкән. Ул кешенең аңлатуы буенча, ул, сәламәт булса да һәм матур бер таулы җирдә шатланып яшәсә дә, җирнең киләчәге турында борчыла. Изге Язмалардагы куанычлы өмет аңа бик нык тәэсир иткән, һәм ул киң елмаеп сайтыбызның адресы булган визит карточкасын алган.
Поездда ике Шаһит Америкадан булган мохит яклау буенча бер белгеч белән сөйләшкән. Ул Йәһвә Шаһитләренең «Грин билдинг инишиатив»тан «Дүрт яшел глобус» бүләген алганын белгәч гаҗәпләнгән. Бу бүләк Уолкиллдагы (Нью-Йорк штаты) филиал комплексына кергән ике яңа бина, экологик яктан тотрыклы итеп планлаштырылганы һәм төзелгәне өчен бирелгән булган. Ул белгеч тә бик теләп визит карточкасын алган.
Күпләр Шаһитләрнең табигатьне сакларга тырышканнарын белгәч, сайтыбызга керергә теләгән. Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре яңа төп идарәләре урнашкан Уорвикта (Нью-Йорк штаты) көнчыгыш сиалия кошының оялау урыннарын саклау турында кайгырткан. Моны белгәч, Канададан булган бер делегат болай дигән: «Мохит яклаучы булып китәр алдыннан мин орнитолог булдым. Мин Йәһвә Шаһитләренең табигатькә шулкадәр игътибарлы булуларын белмәгән идем. Мин басмаларыгызны укымакчы һәм сезнең турында күбрәк белер өчен сайтыгызга кермәкче булам».