Йәһвә Шаһитләре Ростов-Дон шәһәрен матурларга ярдәм итә
2015 елның 20 маенда Ростов-Дон шәһәренең (Россиянең көньягында иң зур шәһәр) администрациясе башлыгы Йәһвә Шаһитләрен «язын шәһәрне матурлауда бик актив катнашканнары өчен» мактап, аларга рәхмәт белдерү хаты җибәргән.
Ростов-Дон шәһәрен төзекләндерү буенча җәмгыять эшләре алып барылганда, дүрт җыелыштан булган Йәһвә Шаһитләре шәһәрнең юлларыннан һәм елга ярларыннан төрле чүп-чар җыйган. Нибары берничә сәгать эчендә алар 300 чүп капчыгын тутырган, соңрак бу капчыкларны машиналарга төяп, чүплеккә алып киткәннәр.
Ни өчен Йәһвә Шаһитләре шәһәрне төзекләндерүдә теләп ярдәм итә? «Мин ваемсыз кала алмыйм,— дип әйтә 67 яшьлек Раиса.— Мин шәһәремнең чиста булуын, һәрбер кешенең таза шартларда яши алуын телим. Без башкарган эш турында берничә кеше генә белсә дә, бу миңа барыбер шатлык китерә. Моны бит Йәһвә Аллаһы күрә». Александр болай дип өсти: «Без башкаларга вәгазьләп кенә калмыйбыз, без шулай ук файдалы эшләр дә башкарабыз. Күршеләребез өчен берәр нәрсә эшли алсак, без шатланабыз һәм канәгатьлек хис итәбез».
Йәһвә Шаһитләренең шундый зур теләк белән эшләгәннәрен кешеләр күрми калмаган. Бер ир-ат Йәһвә Шаһитләренең моны бушлай башкарганнарын белгәч, гаҗәпләнгән. Ул аларга җыештыруда кушылырга булган һәм соңрак болай дигән: «Мин шундый шатлык белән җыештырып һәм моннан шулкадәр күп канәгатьлек алып була икәнен күз алдыма да китерә алмый идем!» «Сез монда яшәмәсәгез дә, безнең өчен җыештырырга килгәнсез»,— дип өстәгән ул.
Шәһәрнең бер хезмәткәре Шаһитләрнең кечкенә бер төркеме аеруча күп чүп-чар җыйганын күргән. Ул аларны «башкаларга ничек эшләргә кирәк икәнен күрсәтер» өчен үзләре тутырган чүп капчыклары янында фотога төшергән.