Үзәк Европадагы качакларга ярдәм күрсәтелә
Соңгы елларда Африка, Үзәк Көнчыгыш һәм Көньяк Африкадан Европага шактый күп кеше качып килгән. Аларны ашату, аларга яшәү урынын табу һәм медицина хезмәтләрен күрсәтү белән дәүләт оешмалары һәм ирекле хезмәтчеләр мәшгуль.
Әлбәттә, аларны физик яктан гына кайгырту аз. Күбесенең җаннары әрни, шуңа күрә алар юаныч һәм өмет табуга мохтаҗ. Бу яктан аларга Үзәк Европада яшәүче Йәһвә Шаһитләре булышырга тырыша: качаклар күңелләрен бушатканда тыңлый һәм Изге Язмалардан юатучы шигырьләр ачып укый.
Изге Язмалардан юаныч
2015 елның август аеннан башлап Австрия белән Германиянең 300 дән артык җыелышындагы Шаһитләр качакларга булышыр өчен күп көч бирә башлаган. Алар бер якка игътибар иткән: качакларның аеруча шушындый сорауларга Изге Язмалар нигезендә җавап табасы килә:
Ни өчен Җир газап белән тулы?
Изге Язмаларда нинди яхшы хәбәр язылган?
Йәһвә Шаһитләре кемнәр алар?
2015 елны август — октябрь эчендә җирле Шаһитләр Үзәк Европа филиалыннан Изге Язмаларга нигезләнгән 4 тонна әдәбиятка заказ биргән һәм бу басмаларны качакларга бушлай таратып бетергән.
Тел киртәсе җиңелә
Күп качаклар үз туган телләрендә генә сөйләшә белә. Шунлыктан Шаһитләр йөзләгән телдә аудио- һәм видеоязмалар тәкъдим ителә торган рәсми сайтыбызны кулланырга булган. «Кайчак без ишарәләр ярдәмендә һәм рәсемнәр ясап аралашабыз»,— дип сөйли Эрфурт шәһәрендә (Германия) яшәүче Маттиас белән Петра исемле ирекле хезмәтчеләр. Шулай ук алар «JW Language» кушымтасын куллана; шул кушымта ярдәмендә Изге Язмалардагы яхшы хәбәрне качакларның туган телләрендә җиткереп була. Башкалар үз эченә күп телләрне ала торган «JW Library» кушымтасын кулланып, Изге Язмалардан шигырьләр ачып укый һәм видеороликлар күрсәтә.
Күпләр теләк белдерә
«Без күп халык җыелган урында йөрдек,— дип сөйли Швейнфурт шәһәрендә (Германия) яшәүче бер мәсихче ирле-хатынлы.— Ике ярым сәгать эчендә качакларга якынча 360 басмалар биреп җибәрдек. Аларның кайберләре башларын иеп безгә рәхмәтләрен белдерде». Диез шәһәрендә (Германия) яшәүче Вольфганг исемле бер ирекле хезмәтче: «Берәрсе качакларның хәлләрен белешсә, алар шатлана. Кайчак алар биш-алты телдә әдәбият сорый»,— ди.
Күпләр әдәбиятны алгач ук укый башлый, ә башкалар кире кайтып Шаһитләргә рәхмәтләрен әйтә. «Ике егет берничә басманы алды,— дип искә төшерә Берлинда (Германия) яшәүче Илонка исемле бер Шаһит.— Бер ярты сәгатьтән соң кире кайтып алар ипи кисәген күчтәнеч итеп безгә бирделәр. „Безнең сезгә рәхмәт әйтәсебез килә, гафу итегез, башка бернәрсәбез юк“,— дияләр иде алар».
«Рәхмәт сезгә! Зур рәхмәт сезгә!»
Социаль хезмәткәрләр, дәүләт хезмәткәрләре һәм күршеләр Шаһитләрнең ирекле хезмәтләрен югары бәяли. Якынча 300 качак өчен җаваплы бер социаль хезмәткәр: «Рәхмәт сезгә! — дип кычкырып җибәргән.— Чит ил кешеләре турында чын күңелдән кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!» Качаклар лагеренда хезмәт итүче башка бер социаль хезмәткәре Шаһитләргә болай дигән: качакларга тирән мәгънәле басманы туган телләрендә бирү — бик яхшы нәрсә, «чөнки алар көненә өч тапкыр ашаудан башка бер нәрсәне дә күрми».
Австралиядә яши торган Марион исемле бер хатын-кыз һәм аның ире Стефан, ике полиция хезмәткәре үтеп барганда, аларга үз ирекле хезмәтләренең максатын аңлатып биргән. Тегеләр Шаһитләргә рәхмәт әйткән һәм ике китап сораган. Марион: «Полиция безне кат-кат мактады»,— ди.
Лагерьга төрле әйберләр регуляр рәвештә җибәреп торучы, Австриядә яшәүче бер хатын-кыз күзәтүенчә, һава торышына карамастан Шаһитләр бар көчләрен куеп качакларга булышкан. Берсе көнне ул аларга: «Качаклар матди ярдәмгә мохтаҗ булса да, күбесенчә алар өмет табуга мохтаҗ. Бу өметне аларга сез бирәсез»,— дип әйткән.