Йәһвә Шаһитләренең эше акчалата ничек тәэмин ителә?
Безнең вәгазь эшебез иң элек Йәһвә Шаһитләренең ирекле иганәләре ярдәмендә тәэмин ителә a. Безнең очрашуларыбызда иганә салыр өчен махсус тартмалар бар. Иганә кертү өчен башка мөмкинлекләр турында сайтыбыздагы Иганәләр битендә белеп була. Анда кеше, үз теләгенә карап, иганәне бөтендөнья эшчәнлегебезгә, җирле ихтыяҗларга я икесенә дә җибәрә ала.
Йәһвә Шаһитләре үз керемнәренең уннан бер өлешен (гошерне) я күпмедер процентын иганә итеп бирер дип көтелми (2 Көринтлеләргә 9:7). Очрашуларыбызга керү бушлай, акча җыемнары үткәрелми. Анда шулай ук суга чумдырылулар, җирләү, туй я башка йолалар үткәрү өчен түләү алынмый. Без ашлар уздырып, әйберләр сатып, лотерея уеннары я башка мәҗлесләр үткәреп һәм иганәләр сорап, акча эшләмибез. Иганәләр керткән кешеләрнең исемнәре билгесез булып кала (Маттай 6:2—4). Безнең басмаларыбызда һәм сайтыбызда табыш алыр өчен ясалган реклама юк.
Йәһвә Шаһитләренең һәрбер җыелышында айлык финанс отчет китерелә. Бу мәгълүмат һәркемгә ачык. Җыелган иганәләр ничек кулланылганын белер өчен, һәрбер җыелыштагы финанслар даими рәвештә тикшерелә (2 Көринтлеләргә 8:20, 21).
Иганә бирү мөмкинлекләре
Иганә тартмалары: Иганәләрне Патшалык Залларында, Конгресслар Залларында я очрашуларыбыз үткән башка урыннарда урнашкан иганәләр тартмаларына салып була.
Онлайн иганәләр: Күп кенә илләрдә, иганә бирер өчен, «Йәһвә Шаһитләренә иганә» дигән биттә кредит, дебит карталарын кулланып, акчаны банкка җибәреп я башка электрон ысуллардан файдаланып була b. Кайберәүләр, бу ысулларның берсен кулланыр өчен, ай саен «акчаның бер өлешен аерып куя» (1 Көринтлеләргә 16:2).
Планлаштырылган иганәләр: Кайбер иганәләрне бирер өчен, алдан планлаштыру я/һәм юридик киңәш кирәк булырга мөмкин. Андый планлаштыру ярдәмендә илегездәге салым белән бәйле льготаларга ия булу мөмкин. Кайберәүләр, гомер дәвамында я үлемнән соң ясала торган иганәләр турында белешеп, файда күргән. Түбәндәге иганәләр бирәсегез килсә, Йәһвә Шаһитләренең җирле филиалына мөрәҗәгать итәргә оялмагыз:
банк счетлары
иминият һәм пенсия
күчемсез милек
акцияләр һәм облигацияләр
васыять һәм милек
Сез яшәгән җирдә иганә бирү ысулларының кайсысын кулланып булганын белер өчен, «Йәһвә Шаһитләренә иганә» дигән битне карагыз.
a Йәһвә Шаһитләре булмаган кайбер кешеләр дә эшчәнлегебезгә иганә кертергә шат.
b Күбрәк белер өчен, «Как сделать пожертвование через наш сайт» (рус) дигән видеороликны карагыз.