Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре минем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәреп торса, мин аларның диннәренә кушылырга тиешме?

Йәһвә Шаһитләре минем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәреп торса, мин аларның диннәренә кушылырга тиешме?

 Юк, тиеш түгел. Миллионлаган кеше Изге Язмаларны теләп өйрәнсә дә, Йәһвә Шаһитләре җыелышына кушылмый a. Өйрәнү максаты — Изге Язмаларның тәгълиматлары белән танышу. Алган белем белән нишләрсез — сезнең эшегез. Иман итәргәме, юкмы — һәр кеше үзе хәл итә (Йошуа 24:15).

Өйрәнү вакытында үз Изге Язмалар китабымны куллансам буламы?

 Әйе. Без заманча тел белән язылган «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н кулланабыз. Теләсәгез, сезгә дә шул тәрҗемәне бирә алабыз. Ләкин, теләсәгез, үз Изге Язмалар китабыгызны кулланыгыз. Изге Язмалардагы өмет һәм коткарылу хәбәрен теләсә кайсы тәрҗемәдән белеп була.

Ни өчен сез кеше белән, ул динегезне тотарга теләмәсә дә, өйрәнү үткәрәсез?

  •   Эшебезнең иң зур этәргеч көче — Йәһвә Аллаһыны ярату; ә ул мәсихчеләргә белгәннәрен башкаларга сөйләргә куша (Маттай 22:37, 38; 28:19, 20). Безнең өчен иң зур хөрмәт — «Аллаһының хезмәттәшләре» буларак, кешеләрне Аллаһы Тәгаләнең Сүзендә язылганнар белән таныштыру (1 Көринтлеләргә 3:6—9).

  •   Шулай ук безне якыннарыбызны ярату этәреп тора (Маттай 22:39). Үзебез белгән искитәрлек нәрсәләрне безнең башкалар белән уртаклашасыбыз килә (Рәсүлләр 20:35).

a Мәсәлән, 2023 елда без 7 281 212 өйрәнү үткәрдек (кайбер өйрәнүләр берьюлы берничә кеше белән үткәрелде). Ләкин шул елны 269 517 кеше генә, суга чумдырылып, Йәһвә Шаһите булып китте.