Йәһвә Шаһитләре иганәләрне ничек куллана?
Без ирекле иганәләрне дини эшчәнлегебезне алып барыр өчен һәм иҗтимагый ярдәм күрсәтер өчен кулланабыз. Шулай итеп без төп максатыбызга ирешәбез: кешеләргә Гайсә Мәсихнең шәкертләре булып китәргә булышабыз (Маттай 28:19, 20).
Без иганәләрне беркайчан да кемне дә булса баетыр өчен кулланмыйбыз. Без өлкәннәргә я хезмәтчеләргә эш хакы түләмибез. Йәһвә Шаһитләре өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәннәре өчен акча алмый. Филиалларыбызда һәм төп идарәбездә хезмәт итүче ирекле хезмәтчеләр, дини орден әгъзалары буларак, акча алмый.
Эшчәнлегебезнең кайбер төрләре
Нәшер итү. Без ел саен миллионлаган Изге Язмаларны һәм башка басмаларны тәрҗемә итәбез, бастырабыз һәм таратабыз. Бу эш бушлай башкарыла, басмалар сатылмый. Шулай ук jw.org сайтында һәм JW Library кушымтасында электрон басмаларыбызны бушлай һәм рекламасыз укып була.
Төзү һәм биналарны кайгырту. Җыелыш очрашулары яхшы урыннарда үткәрелсен өчен һәм бу Аллаһыга дан китерсен өчен, без гыйбадәт кылу биналары, филиаллар һәм тәрҗемә итү офислары төзибез һәм аларны тиешле хәлдә тотабыз. Бу биналар купшылык белән аерылып тормый. Күбесенчә бу эшне ирекле хезмәтчеләр башкарганга, акча чыгымнары кими.
Административ эшләр. Төп идарәдәге, филиаллар һәм тәрҗемә офисларындагы эшчәнлегебез, шулай ук күчеп йөрүче хезмәтчеләрнең эшчәнлеге бөтендөнья эшенә багышланган иганәләр ярдәмендә башкарыла.
Вәгазьләү. Йәһвә Шаһитләре башкаларга яхшы хәбәрне вәгазьләгәннәре өчен я «Аллаһы сүзен» сөйләгәннәре өчен акча алмый (2 Көринтлеләргә 2:17). Ләкин, беренче гасыр мәсихчеләре үрнәге буенча, үзләренең шактый күп вакытын вәгазьгә багышлаган кайбер хезмәтчеләргә, төп ихтыяҗларын һәм чыгымнарын каплар өчен, күпмедер акча бирелә (Филипиялеләргә 4:16, 17; 1 Тимутигә 5:17, 18).
Өйрәтү. Безнең региональ һәм район конгрессларыбыз иганәләр ярдәмендә оештырыла. Моннан тыш без Изге Язмаларга нигезләнгән аудио- һәм видеобасмалар чыгарабыз. Без шулай ук, өлкәннәрне һәм тулы вакытлы хезмәтчеләрне үз вазифаларын тиешенчә үтәргә өйрәтер өчен, махсус мәктәпләр үткәрәбез.
Афәтләр булганда ярдәм күрсәтү. Без табигать афәтләреннән һәм башка бәла-казалардан зыян күргән кешеләрне ризык, су һәм яшәр урыны белән тәэмин итәбез. Андый ярдәм «имандашларыбызга» гына түгел, ә Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләргә дә күрсәтелә (Гәләтиялеләргә 6:10).