Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре үз хезмәтләрен башкарыр өчен нинди өйрәтү үтә?

Йәһвә Шаһитләре үз хезмәтләрен башкарыр өчен нинди өйрәтү үтә?

 Йәһвә Шаһитләре даими өйрәтү үтә. Бу өйрәтү мәсихче тормышларының һәр өлкәсенә, шул исәптән аларның хезмәтләренә — Гайсә кушкан Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшенә кагыла (Маттай 24:14; 28:19, 20). Без һәр атна үтә торган җыелыш очрашуларында һәм һәр ел үтә торган район һәм региональ конгрессларда өйрәнәбез. Җыелышта я оешмада өстәмә вазифаларга ия булган Йәһвә Шаһитләре төрле махсус мәктәпләрдә Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтү ала.

Бу мәкаләдә:

 Йәһвә Шаһитләре нинди өйрәтү үтә?

 Җыелыш очрашулары. Һәр атна Патшалык Залы дип аталган гыйбадәт кылу урынында ике очрашуыбыз үтә. Гадәттә, берсе — атна уртасында, икенчесе ял көннәрендә үткәрелә. Анда һәр теләгән кеше килә ала, керү бушлай, акча җыю юк.

  •   Атна уртасындагы очрашу. Без укырга, аралашырга, кешеләр алдында чыгыш ясарга, вәгазьләргә өйрәнәбез. Очрашуда нотыклар яңгырый, фикер алышу үткәрелә, сәхнәләштерүләр һәм видеороликлар күрсәтелә. Бу безгә яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә һәм кызыксынган кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә оста булырга ярдәм итә. Очрашуга килгән һәр кеше файда ала. Өстәвенә, очрашуларыбыз иманыбызны, шулай ук Аллаһыга һәм имандашларыбызга карата яратуыбызны ныгытырга булыша.

  •   Ял көннәрендәге очрашу. Очрашу ике өлештән тора. Беренче өлешендә нотык яңгырый. Изге Язмаларга нигезләнгән шул нотык иң элек Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр өчен әзерләнә. Очрашуның икенче өлешендә «Күзәтү манарасы» журналындагы a өйрәнү өчен мәкалә сораулар һәм җаваплар ярдәмендә карала. Өйрәнү мәкаләләрендә көндәлек тормышта һәм хезмәттә кулланырлык Изге Язмалардагы темалар һәм принциплар аңлатыла.

 Район һәм региональ конгресслар. Елына өч тапкыр күп җыелышлар килә алган зуррак очрашулар үткәрелә. Бу шатлыклы очрашуларда Изге Язмаларга нигезләнгән билгеле бер темалар төрле яктан карала. Конгресстагы программа нотыклар, сәхнәләштерүләр, интервьюлар һәм видеороликларны үз эченә ала. Җыелыш очрашулары кебек, конгресслар да безгә Изге Язмаларны яхшырак белергә һәм оста вәгазьчеләр булырга ярдәм итә. Конгрессларга да һәр теләгән кеше килә ала, керү түләүсез, акча җыю юк.

 Йәһвә Шаһитләренең мәктәпләре

 Кайбер Йәһвә Шаһитләре төрле мәктәпләрдә Изге Язмаларга нигезләнгән тирән белемнәр ала. Бу нинди мәктәпләр соң? Аларның максаты һәм дәвамлылыгы нинди? Бу мәктәпләрдә кем укый ала?

Пионерлар мәктәбе

  •   Максаты: пионерлар b дип аталган тулы вакытлы хезмәтчеләргә вәгазь һәм өйрәтү эшендә остарак булырга ярдәм итү. Бу курста фикер алышу үткәрелә, сәхнәләштерүләр күрсәтелә, нотыклар яңгырый; укучылар алган белемнәрен практикада куллана.

  •   Дәвамлылыгы: алты көн.

  •   Кем укый ала: ким дигәндә бер ел пионер булып хезмәт иткән кардәшләр. Күптән хезмәт иткән пионерлар, Мәктәптә биш ел элек укып чыккан булса, кабат чакырылырга мөмкин.


Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе

  •   Максаты: тулы вакытлы хезмәтчеләргә махсус белем бирү. Укучылар Мәктәптә вәгазьләү һәм өйрәтү осталыкларын тагы да яхшырта һәм Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнә. Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган җиргә билгеләнә.

  •   Дәвамлылыгы: ике ай.

  •   Кем укый ала: билгеле бер таләпләргә туры килгән һәм вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итә алган пионерлар Мәктәпкә гариза тутыра ала.


Җыелыш өлкәннәре өчен мәктәп

  •   Максаты: өлкәннәргә c өйрәтүче һәм көтүче вазифасын яхшырак үтәргә, Аллаһыга һәм имандашларына карата яратуларын ныгытырга ярдәм итү (1 Петер 5:2, 3).

  •   Дәвамлылыгы: биш көн.

  •   Кем укый ала: яңа билгеләнгән өлкәннәр һәм Мәктәптә ким дигәндә биш ел элек укып чыккан тәҗрибәле өлкәннәр.


Район күзәтчеләре һәм аларның хатыннары өчен мәктәп

  •   Максаты: район күзәтчеләренә d үз вазифаларын яхшырак үтәргә ярдәм итү (1 Тимутигә 5:17). Мәктәп шулай ук бу өлкәннәргә һәм аларның хатыннарына Изге Язмаларны яхшырак аңларга булыша.

  •   Дәвамлылыгы: бер ай.

  •   Кем укый ала: ким дигәндә бер ел күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт иткән кардәшләр һәм аларның хатыннары. Аннары якынча һәр биш ел саен аларны кабат укырга чакыралар.


Изге хезмәт мәктәбе

  •   Максаты: өлкәннәргә һәм хезмәттәш ярдәмчеләргә e үз вазифаларын, дөньядагы хәлне, тенденцияләрне һәм җыелышның ихтыяҗларын исәпкә алып, үтәргә ярдәм итү (2 Тимутигә 3:1). Мәктәп берничә елга бер тапкыр үткәрелә.

  •   Дәвамлылыгы: төрлечә, еш кына бер көн.

  •   Кем укый ала: район күзәтчеләре, өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр.


Бәйтелчеләр өчен мәктәп

  •   Максаты: Бәйтелдә f хезмәт итүче кардәшләргә үз хезмәтләрен уңышлы итеп башкарырга, Аллаһыга һәм бер-берсенә карата яратуларын ныгытырга ярдәм итү.

  •   Дәвамлылыгы: биш көн ярым.

  •   Кем укый ала: яңа бәйтелчеләр бу Мәктәптә укып чыгарга тиеш. Бәйтелдә күптән хезмәт иткән кардәшләр һәр биш ел саен укый ала.


Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Гилад

  •   Максаты: студентларга Изге Язмалар өчен рәхмәт хисен үстерергә һәм алган белемнәрен тормышта кулланырга ярдәм итү (1 Тисалуникәлеләргә 2:13). Гиладта укып чыккан, рухи яктан җитлеккән мәсихчеләр филиалның эшчәнлегенә һәм бөтен дөньядагы аң-белем тарату эшенә тагы да күбрәк булышлык итә ала. Мәктәпне тәмамлаган кардәшләрне үз илендәге я башка илдәге филиалга я кырга билгели алалар.

  •   Дәвамлылыгы: биш ай.

  •   Кем укый ала: филиаллар кайбер тулы-вакытлы хезмәтчеләргә бу Мәктәптә укыр өчен гаризаны тутырырга тәкъдим итә. Мәктәп Паттерсонда (Нью-Йорк штаты) Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәгендә үтә.


Филиал комитеты әгъзалары һәм аларның хатыннары өчен мәктәп

  •   Максаты: Филиал комитеты g әгъзаларына Бәйтелдәге эшләрне һәм филиал карамагындагы илләрдә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген яхшырак күзәтергә ярдәм итү.

  •   Дәвамлылыгы: ике ай.

  •   Кем укый ала: Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсе Филиал комитетының кайбер әгъзаларын һәм аларның хатыннарын чакыра. Мәктәп Паттерсонда (Нью-Йорк штаты) Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәгендә үтә.

 Йәһвә Шаһитләре нәрсәгә нигезләнеп өйрәтә?

 Изге Язмалар Йәһвә Шаһитләре өчен һәрвакыт төп дәреслек булган, чөнки Изге Язмалар Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм анда мәсихче тормышыбызның бар өлкәләре өчен иң яхшы җитәкчелек язылган (2 Тимутигә 3:16, 17).

 Йәһвә Шаһитләре түләүле укыймы?

 Юк. Уку түләүсез. Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге ирекле иганәләр ярдәмендә алып барыла (2 Көринтлеләргә 9:7).

a Изге Язмалар китабын һәм Изге Язмаларны өйрәнер өчен коралларны, шул исәптән видеороликларны, jw.org сайтында табып була.

b Пионер — үрнәк алырлык, суга чумдырылган Йәһвә Шаһите; ул яхшы хәбәрне вәгазьләүгә ирекле рәвештә аена билгеле бер сәгать күләмен багышлый.

c Өлкәннәр — рухи яктан җитлеккән мәсихче ир-атлар; өлкәннәр Аллаһы халкына көтүчеләр буларак ярдәм итә, аны Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәтә һәм дәртләндерә. Моның өчен өлкәннәргә акча түләнми.

d Район күзәтчесе — тулы вакытлы хезмәтче; ул һәр атна үз районындагы бер җыелышка килеп китә. Район күзәтчесе, Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар сөйләп һәм кардәшләр белән бергә хезмәттә катнашып, аларны рухи яктан ныгыта.

e Хезмәттәш ярдәмчеләр кардәшләр файдасына төрле эшләр башкара. Моның ярдәмендә өлкәннәр сарыкларны өйрәтүгә һәм кайгыртуга күбрәк вакыт багышлый ала.

f Йәһвә Шаһитләренең филиаллары Бәйтел дип атала. Анда хезмәт иткән кардәшләр үз филиаллары территориясендәге Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлегенә булышлык итә.

g Филиал комитеты рухи яктан җитлеккән өч я күбрәк абый-кардәштән тора.