Төп мәгълуматка күчү

Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте нәрсә ул?

Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте нәрсә ул?

 Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте (Пенсильвания) — 1884 елда Пенсильвания штатының (АКШ) законы буенча теркәлгән сәүдә итми торган оешма. Йәһвә Шаһитләре шул җәмгыятьне бөтен дөнья буенча Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны бастырып таратыр өчен һәм башка эшләрне башкарыр өчен куллана.

 Бу җәмгыятьнең максатлары нинди? Ул «дин һәм өйрәтү эшен, шулай ук мохтаҗларга ярдәм итү эшен башкара». Шулай итеп ул «Гайсә Мәсих идарә иткән Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр хакында вәгазьләр өчен һәм өйрәтер өчен» оештырылган. Кеше, чакыру алса гына, бу җәмгыятьнең әгъзасы булып китә ала. Кешенең иганә итеп күпме акча биргәне бернинди роль уйнамый. Бу корпорациянең әгъзалары һәм директорлары Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советына булыша.

Башка юридик оешмалар

 Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятеннән (Пенсильвания) тыш Йәһвә Шаһитләре төрле илләрдә бик күп башка юридик оешмаларны куллана. Кайберләренең исемнәрендә Watch Tower, Watchtower («Күзәтү манарасы») дигән сүзләр бар яки алар тәрҗемә ителеп оешманың исеменә керә.

 Бу төрле юридик оешмалар ярдәмендә без күп эш башкара алдык. Моның турында астарак әйтелә.

  •   Язу һәм бастыру эше. Без якынча 220 миллион Изге Язмалар китабын һәм якынча 40 миллиард Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны 900 дән артык телдә чыгардык. Jw.org сайты ярдәмендә кешеләр 160 тан артык телдә онлайн Изге Язмаларны түләүсез укый ала. Алар шулай ук бу сайтта үз рухи сорауларына, мәсәлән «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән сорауга, җавап таба ала.

  •   Өйрәтү эше. Без күп Изге Язмалар мәктәпләре үткәрәбез. Мәсәлән, 1943 елдан алып якынча 9 000 Йәһвә Шаһите, Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадта тырышып укып, файда күргән һәм миссионерлар булып хезмәт иткән яки бөтендөнья вәгазь эшен ныгыта алган. Һәр атна миллионлаган кеше, шул исәптән Йәһвә Шаһите булмаган кешеләр, җыелышларда үткәрелгән очрашуларда өйрәнә. Без шулай ук кешеләрне язарга һәм укырга өйрәтер өчен курслар үткәрәбез. Моның өчен без 120 телдә махсус дәреслек чыгардык.

  •   Мохтаҗларга ярдәм эше. Төрле бәлаләрдән зыян күргәннәргә без матди яктан булышабыз. Бу бәлаләр кайвакыт кешеләр аркасында туа. Мәсәлән, 1994 елда Руанда илендә геноцид булды. Табигать афәтләре вакытында да без булышабыз. Мәсәлән, 2010 елда Гаити утрауларында көчле җир тетрәүләр булды.

 Без төрле корпорацияләр һәм юридик оешмалар ярдәмендә күп эш башкарсак та, төп эшебез аларга бәйле түгел. Һәр мәсихченең Аллаһы биргән вәгазьләү йөкләмәсен үтәргә шәхси җаваплылыгы бар (Маттай 24:14; 28:19, 20). Без Аллаһының үзебезгә булышып торганына һәм безне алга таба да фатихалап торачагына ышанабыз (1 Көринтлеләргә 3:6, 7).