Сез Америка сектасымы?
Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсе Америка Кушма Штатларында урнашкан. Шулай да без Америка сектасы түгел. Моңа берничә сәбәп бар:
Мәгънәсе буенча, секта — хакимлек итүче дини оешмадан аерылып чыккан төркем. Йәһвә Шаһитләре бернинди дини оешмадан аерылып чыкмаган. Киресенчә, без беренче гасырдагы мәсихчеләр динен яңадан торгыздык дип уйлыйбыз.
Йәһвә Шаһитләре үз эшен 230 дан артык ил һәм территориядә башкара. Кайда гына яшәсәк тә, без АКШ хөкүмәтенә я бүтән кеше хөкүмәтенә түгел, ә Йәһвә Аллаһыга һәм Гайсә Мәсихкә тугры булырга омтылабыз (Яхъя 15:19; 17:15, 16).
Бөтен тәгълиматларыбыз Кушма Штатлардагы берәр җитәкченең сүзләренә түгел, ә Изге Язмаларга нигезләнгән (1 Тисалуникәлеләргә 2:13).
Без берәр кешегә түгел, ә Гайсә Мәсихкә иярәбез (Маттай 23:8—10).