Төп мәгълуматка күчү

Сез үз динегезне генә хак дип саныйсызмы?

Сез үз динегезне генә хак дип саныйсызмы?

 Дин тотучы кешеләр Аллаһы белән Гайсә аларның диннәрен хуплыймы яки юкмы икәнен игътибарга алырга тиеш. Югыйсә бу динне тотуның мәгънәсе булыр идеме?

 Гайсә Мәсих коткарылыр өчен берничә юл, ягъни берничә дин бар дип өйрәтмәгән. Киресенчә, ул болай дип әйткән: «Тормышка алып баручы юл тар, капкасы да кысан, һәм ул юлны азлар гына таба» (Маттай 7:14). Йәһвә Шаһитләре бу юлны таптылар дип ышана. Югыйсә алар башка бер динне эзләрләр иде.