Йәһвә Шаһитләре балаларын үз диннәрен кабул итәргә мәҗбүр итәме?
Юк, чөнки динне сайлау — бу шәхси карар (Римлыларга 14:12). Йәһвә Шаһитләре үз балаларын Изге Язмалардагы принципларны кулланырга өйрәтә, әмма алар шуны аңлый: бала үсеп җиткәч, аңа Йәһвә Шаһите булыргамы я юкмы икәнен үзе сайлаячак (Римлыларга 12:2; Гәләтиялеләргә 6:5).
Йәһвә Шаһитләре дә, күпчелек кешеләр кебек, балаларына иң яхшысын гына тели. Шуңа күрә алар балаларын тормышларында кулланырлык нәрсәләргә өйрәтә: эш сөяргә, әхлакый нормаларга һәм дини карашларга өйрәтә. Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалар иң яхшы тормыш юлын күрсәткәненә ышана. Һәм шуңа күрә балалар да моңа ышана алсын өчен, әти-әниләре алар белән Изге Язмаларны өйрәнә һәм аларны мәсихче очрашуларына алып бара (Канун 6:6, 7). Бала үсеп җиткәч, ул аңлы рәвештә үзе карар ясый алыр: аңа әти-әнисенең динен кабул итәргәме я юкмы.
Йәһвә Шаһитләре сабый балаларын суга чумдырамы?
Юк. Изге Язмалар сабыйларны суга чумдырырга кирәк дип өйрәтми. Мәсәлән, беренче гасырда суга чумдырылыр һәм мәсихче булып китәр өчен, кешеләргә Аллаһыдан хәбәрне ишетергә, аны бөтен йөрәк белән кабул итеп, тәүбә итәргә кирәк булган (Рәсүлләр 2:14, 22, 38, 41). Шулай итеп, суга чумдырылырга теләгән кеше Изге Язмалардагы тәгълиматларны аңларлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Ул иманын үстерергә һәм шулай ук Изге Язмалардагы тәгълиматлар буенча яшәргә дигән карарга килергә тиеш. Сабыйлар моны эшли алмый.
Бала үсеп җиткәч, бәлки, ул суга чумдырылырга теләр. Әмма бу карарны кабул итәр алдыннан, бала суга чумдырылу белән бәйле бар җаваплылыкны аңларга тиеш.
Йәһвә Шаһитләре, үз балалары суга чумдырылырга теләмәсә, алар белән араларын өзәме?
Юк. Әлбәттә, Йәһвә Шаһитләре балалары аларның иманнарын уртаклашмаса күңелсезләнә. Әмма әти-әниләр шуңа да карамастан балаларын ярата, һәм алар Йәһвә Шаһитләре булырга теләмәгәнгә генә аралашудан туктамый.
Ни өчен Йәһвә Шаһитләре балалары белән бергә вәгазьләргә бара?
Менә моның берничә сәбәбе a.
Изге Язмаларда әти-әниләр балаларына рухи үгет-нәсыйхәт бирергә һәм Аллаһыга үз иманнарын күрсәтергә өйрәтергә тиеш дип әйтелә (Эфеслеләргә 6:4). Үз иманыңны күрсәтү мөмкинлекләренең берсе — бу башкаларга иманың турында сөйләү, шуңа күрә вәгазьләү балаларны рухи яктан тәрбияләүдә мөһим роль уйный (Римлыларга 10:9, 10; Еврейләргә 13:15).
Изге Язмалар яшүсмерләрне «Йәһвәнең исемен мактарга» дәртләндерә (Зәбур 148:12, 13). Һәм башкаларга Аллаһы турында сөйләп кенә, без аны мактый алабыз b.
Балалар әти-әниләре белән бергә вәгазьләгәндә, алар үзләренә киләчәктә кирәк була алган сыйфатларга өйрәнә. Мәсәлән, алар төрле кешеләр белән аралашырга, башкаларны хөрмәт итәргә, игелекле, кызганучан, фидакарь булырга һәм башка кыйммәтле сыйфатлар да күрсәтергә өйрәнә. Шуңа өстәп, балалар үз иманнары Изге Язмаларга нигезләнгән икәненә инана.
Йәһвә Шаһитләре бәйрәмнәр үткәрәме?
Йәһвә Шаһитләре Аллаһыга яраклы булмаган дини һәм башка төрле бәйрәмнәрдә катнашмый (2 Көринтлеләргә 6:14—17; Эфеслеләргә 5:10) c. Мәсәлән, без туган көн һәм Яңа ел бөйрәмнәрен үткәрмибез, чөнки бу бәйрәмнәрнең чыганагы Аллаһыга яраклы түгел.
Шулай да без гаиләбез белән вакыт үткәрергә һәм балаларыбызга бүләкләр бирергә яратабыз. Без ел дәвамында, ә аерым бер көнне генә түгел, бергә җыелабыз һәм бер-беребезгә бүләкләр бирешәбез.
a Гадәттә, Йәһвә Шаһитләренең балалары әтисе я әнисе белән яки әти-әниләре яхшы белгән кеше белән бергә вәгазьләргә бара.
b Изге Язмаларда Аллаһыны сөендергән балалар искә алына. Алар үз иманнары турында башка кешеләргә сөйләгән (2 Патшалар 5:1—3; Маттай 21:15, 16; Лүк 2:42, 46, 47).
c «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре киң таралган бәйрәмнәрне бәйрәм итми?» дигән мәкаләне кара.
d Кайбер исемнәр үзгәртелгән.