Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре җирләү белән бәйле йолаларга ничек карый?

Йәһвә Шаһитләре җирләү белән бәйле йолаларга ничек карый?

 Кеше үлеме белән бәйле йолалар һәм карашларыбыз Изге Язмалардагы тәгълиматларга нигезләнә. Бу мәкаләдә аларның кайберләре карала.

  •   Яраткан якыныбыз үлеме аркасында кайгы кичерү табигый. Гайсәнең шәкертләре берәр яраткан кешеләре вафат булса, кайгырып елаганнар (Яхъя 11:33—35, 38; Рәсүлләр 8:2; 9:39). Безнең өчен бу вакыт — эчеп-ашап күңел ачу вакыты түгел (Вәгазьче 3:1, 4; 7:1—4). Бу кешене кызгану вакыты (Римлыларга 12:15).

  •   Үлгәннәр бернәрсә дә сизми. Милләт я культурабызга карамастан, без Изге Язмаларга нигезләнмәгән һәм үлеләр аңлы хәлдә, шулай ук зыян я файда китерә ала дигән йолаларны я традицияләрне тотмыйбыз (Вәгазьче 9:5, 6, 10). Бу йолалар арасында, мәсәлән, мәет янында йокламыйча төн үткәрү, җирләүдән соң үткәрелә торган мәҗлесләр, ел саен үлгән кешене искә алу, үлгән кеше өчен корбаннар китерү, аларга мөрәҗәгать итү, толлык йолалары. Без Изге Язмалардагы: «Аерылыгыз... нәҗес нәрсәгә кагылмагыз»,— дигән әмергә буйсынып бар шул йоларны тотмыйбыз (2 Көринтлеләргә 6:17).

  •   Үлгәннәр өчен өмет бар. Изге Язмаларда үлгәннәр тереләчәк һәм киләчәктә үлем булмаячак дип әйтелә (Рәсүлләр 24:15; Ачылыш 21:4). Андый өмет беренче гасыр мәсихчеләренә дә булышкан, безне дә чиктән тыш кайгырып елаудан саклый (1 Тисалуникәлеләргә 4:13).

  •   Изге Язмалар тыйнак булырга өйрәтә (Гыйбрәтле сүзләр 11:2). Җирләү белән бәйле төрле эшләр үзеңнең дәрәҗәң я «байлык белән мактаныр» өчен вакыт түгел дип ышанабыз без (1 Яхъя 2:16). Җирләү белән бәйле бар эшләрне без күңел ачу үткәндәй, я кешеләрне сокландырыр өчен кыйбат әйберләр алып һәм киемнәр киеп үткәрмибез.

  •   Үз карашларыбызны башкаларга такмыйбыз. Без мондый принцип буенча яшибез: «Һәрберебез Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк» (Римлыларга 14:12). Әмма мөмкинлек туганда, без «юашлык һәм тирән хөрмәт белән» үз ышануларыбызны аңлатып бирә алабыз (1 Петер 3:15).

Якын кешеләре үлсә Шаһитләр барысын ничек оештыра?

 Урын. Үлгән кешенең гаиләсе үлем белән бәйле берәр нәрсә үткәрергә булса, моны алар үзе сайлый һәм бу, мәсәлән, Патшалык Залы, моның өчен бүлеп куелган берәр бина, берәрсенең йорты, крематорий я кабер янында булырга мөмкин.

 Үткәрү. Кайгырган кешеләрне юатыр өчен нотык яңгырый. Анда Изге Язмаларда үлгәннәр турында әйтелгән фикерләр, киләчәктәге терелтү турында фикерләр яңгырый (Яхъя 11:25; Римлыларга 5:12; 2 Петер 3:13). Нотыкта вафат булган кешенең яхшы сыйфатлары искә төшерелә, аның тугры үрнәгеннән сабакларга, бәлки, басым ясалыр (2 Ишмуил 1:17—27).

 Теләсәләр, Изге Язмаларга нигезләнгән җыр башкаралар (Көләсәйлеләргә 3:16). Азакта юаныч китерүче дога кылалар (Филипиялеләргә 4:6, 7).

 Акча җыю. Без беркемне дә дини очрашуларга, шул исәптән җирләү белән бәйле очрашуларга килергә мәҗбүр итмибез һәм андый очрашуларда акча җыю да юк (Маттай 10:8).

 Кем килә ала. Андый очрашу Патшалык Залында үткәрелгәндә, анда Йәһвә Шаһите булмаган кешеләр дә килә ала. Башка очрашулар кебек, бу очрашу да һәр кеше өчен ачык.

Башка дин кешеләре андый очрашуны үткәрсә, Шаһитләр килерме?

 Һәр мәсихче Изге Язмалар ярдәмендә тәрбияләнгән вөҗданы нигезендә үзе моны хәл итә (1 Тимутигә 1:19). Әмма йолалар Изге Язмаларда әйтелгәнгә каршы булса, без анда катнашмаячакбыз (2 Көринтлеләргә 6:14—17).