Йәһвә Шаһитләре вакцинация үтүдән баш тартамы?
Юк, Йәһвә Шаһитләре вакцинация үтүдән баш тартмый. Һәр мәсихче бу сорауны үзе хәл итә. Күп кенә Йәһвә Шаһите вакцинация үтәргә булды.
Без сыйфатлы медицина ярдәмен алырга телибез һәм җитди авыруларның куркынычын киметә торган медицина казанышларын кадерлибез. Без медицина хезмәткәрләренә, аларның фидакарь хезмәтләре өчен, аеруча эпидемия вакытында, бик рәхмәтлебез.
Йәһвә Шаһитләре сәламәтлек саклау оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле jw.org сайтына йөздән артык телдә саклык чараларын күрү турында һәрдаим искә төшерүләр чыгарып тора. Мондый саклык чараларына дистанция тоту, карантинда утыру, кул юу һәм битлек кию кебек чаралар керә. Без шулай ук иҗтимагый чаралар үткәрү кагыйдәләрен һәм хөкүмәт тарафыннан бирелгән я тәкъдим ителгән башка саклык чараларын үтәргә өндибез (Римлыларга 13:1, 2).
Еллар дәвамында Йәһвә Шаһитләренең басмаларында киләсе принциплар ассызыкланды.
Дәвалану белән бәйле карарлар — бу һәркемнең шәхси карары (Гәләтиялеләргә 6:5).
«[Бу басма] нинди дә булса даруларга я дәвалану ысулларына реклама ясамый һәм медицина белән бәйле киңәшләр бирми. Аның максаты — фактларны тәкъдим итү һәм, укучыга нәтиҗә ясап, үзенә карар кабул итү мөмкинлеген бирү» («Уяныгыз!» 8 февраль, 1987 ел, ингл.).
«Үзегезгә я балаларыгызга прививка ясатыргамы я юкмы икәнен, сез үзегез хәл итәргә тиеш» («Уяныгыз!» 22 август, 1965 ел, ингл.).
Без тормышыбызны кадерләгәнгә, медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать итәбез (Рәсүлләр 17:28).
«Йәһвә Шаһитләре табибларга авырган чакта ярдәм алыр өчен мөрәҗәгать итә. Алар тормышны ярата һәм, аны саклап калыр өчен, Изге Язмаларга каршы килмәгән бар чараларны да куллана» («Күзәтү манарасы» 1 сентябрь, 1976 ел, рус).
«Йәһвә Шаһитләре башка кешеләр кебек дарулар кабул итә һәм дәвалана. Алар да сәламәт булырга һәм озак яшәргә тели. Кайбер Йәһвә Шаһите, беренче гасырдагы мәсихче Лүк кебек, хәтта табиб булып эшли... Йәһвә Шаһитләре медицина хезмәткәрләренең авыр эшен һәм фидакарь рухын югары бәяли. Шулай ук алар табибларга медицина ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәтле» («Күзәтү манарасы» 1 февраль, 2011 ел).