Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре белән холокост вакытында нәрсә булган?

Йәһвә Шаһитләре белән холокост вакытында нәрсә булган?

 Германиядә һәм нацистлар басып алган илләрдә яшәгән якынча 35000 Йәһвә Шаһитенең якынча 1500 е холокост вакытында үлгән булган. Кайберәүләренең нәрсәдән үлгәннәре һаман да билгесез. Тикшерүләр дәвам ителгәнгә, аларның ничек һәм кемнең кулыннан вафат булганы иртәме-соңмы ачыкланачак.

 Алар нәрсәдән үлгән?

  • Нацистлар кулланган гильотина

      Аларны үлемгә дучар иткәннәр. Якынча 400 Йәһвә Шаһите Германиядә һәм нацистлар басып алган илләрдә үлемгә хөкем ителгән булган. Күбесен судка китергәннәр, үлемгә хөкем иткәннәр һәм башларын чапканнар. Башкаларын судсыз-нисез атып я асып үтергәннәр.

  •   Төрмәдә шартлар бик начар булган. 1000 нән артык Йәһвә Шаһите нацистларның концлагерьларында һәм төрмәләрдә үлгән. Аларны үлгәнче эшләткәннәр, я булмаса, алар җәфадан, ачлыктан, салкыннан, берәр чирдән һәм медицина ярдәме булмаудан вафат булган. Кайберәүләр кешелексез мөнәсәбәт кичергән, шуңа күрә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң озак яши алмаган.

  •   Башка сәбәпләр аркасында үлгән. Кайбер Йәһвә Шаһитләре газ камераларында үтерелгән: алар өстендә үлемгә китерүче экспериментлар куелган, ә кемгәдер үлемгә китерә торган инъекцияләр ясалган.

 Ни өчен алар эзәрлекләүләргә дучар булган?

 Йәһвә Шаһитләрен Изге Язмалардагы тәгълиматлар буенча яшәгәннәре өчен эзәрлекләгәннәр. Нацистлар Шаһитләрдән Изге Язмалардагы принципларга каршы булганны эшләргә таләп иткән, әмма алар компромисска бармаган. Алар «кешеләргә түгел, ә иң элек хакимнәре Аллаһыга буйсынырга» булган (Рәсүлләр 5:29). Аларга сайлау ясарга туры килгән ике якка игътибар итик.

  1.   Сәясәттә катнашмау. Хәзерге заман Йәһвә Шаһитләре сәясәттә катнашмаган кебек, нацизм режимында яшәгән Йәһвә Шаһитләре дә сәяси сорауларга килгәндә нейтралитет саклаган (Яхъя 18:36). Шунлыктан алар:

  2.   Иманнарыннан ваз кичмәү. Эшчәнлекләре тыелган булса да, Йәһвә Шаһитләре туктамаган:

    •   бергә җыелып дога кылуларыннан һәм гыйбадәт кылуларыннан (Еврейләргә 10:24, 25)

    •   Изге Язмалардагы хәбәрне вәгазьләп һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны таратып йөрүләреннән (Маттай 28:19, 20)

    •   үз якыннарына, шул исәптән еврейләргә игелек күрсәтүләреннән (Марк 12:31)

    •   иманнарыннан ваз кичү турындагы документка көч кулланып кул куйдырырга тырышканда, иман итүләреннән (Марк 12:30).

 Профессор Роберт Герварт мондый нәтиҗәгә килгән: Йәһвә Шаһитләрен генә «Өченче рейх вакытында дини ышанулары аркасында эзәрлекләгәннәр» a. Концлагерьларда утыручылар Йәһвә Шаһитләренең нык иманнарына карап шаккаткан. Нацистлар кулга алган Австриядән булган бер кеше Йәһвә Шаһитләре турында: «Алар сугышка бармый. Башкаларны үтермәс өчен, алар үзләре үләргә риза»,— дигән.

 Алар кайда үлгән?

  •   Концлагерьларда. Йәһвә Шаһитләренең күбесе концлагерьларда үлгән. Аларны Аушвиц, Бухенвальд, Дахау, Флоссенберг, Маутхаузен, Нойенгамме, Нидерхаген, Равенсбрюк һәм Заксенхаузен кебек концлагерьларга җибәргәннәр. Заксенхаузенда гына якынча 200 Йәһвә Шаһите вафат булган.

  •   Төрмәләрдә. Кайбер Шаһитләр төрмәләрдә җәфаланып үлгән. Башкалары допрос вакытында каты кыйналганга озак яши алмаган.

  •   Җәзалап үтерелү урыннарында. Күп кенә Йәһвә Шаһитләрен Плетцензее (Берлин), Бранденбург һәм Галле (Заале) кебек төрмәләрдә үлемгә дучар иткәннәр. Сугыш белән бәйле документларда тагын 70 кә якын урын турында әйтелә.

 Үлем җәзасына дучар ителгәннәр

  •  Исем: Хелена Готтхольд

     Җәзалап үтерелү урыны: Плетцензее (Берлин)

     Кияүдә булган һәм ике бала үстергән Хеленаны берничә тапкыр кулга алганнар. 1937 елны бер допрос вакытында аны шулкадәр каты кыйнаганнар, аның хәтта баласы төшкән. 1944 елның 8 декабрендә ул гильотинада үтерелә; бу хәл Плетцензее (Берлин) төрмәсендә булган.

  •  Исем: Герхард Либольд

     Җәзалап үтерелү урыны: Бранденбург

     20 яшьлек Герхард 1943 елның 6 маенда башы чабып үтерелә. Моңарчы ике ел элек аның әтисен дә шул ук төрмәдә бышын чабып үтергәннәр. Үзенең саубуллашу хатында туганнарына һәм кәләшенә мөрәҗәгать итеп, ул: «Раббы миңа үз кодрәтен бирмәгән булса, мин ахырга кадәр тугры кала алмас идем»,— дип язган.

  •  Исем: Рудольф Аушнер

     Җәзалап үтерелү урыны: Галле (Заале)

     Рудольф 1944 елның 22 сентябрендә башы чабып үтерелә, аңа нибары 17 яшь булган. Саубуллашу хатында әнисенә мөрәҗәгать итеп, ул: «Күп кардәшләр үлемгә хәтле тугры калган, хәзер минем чиратым»,— дип язган.

a «Гитлер палачы: Гейндрихның тормышы» дигән хезмәт (ингл.), 105 нче бит.