Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Сүзендәге хакыйкатькә өйрәтегез

Аллаһы Сүзендәге хакыйкатькә өйрәтегез

«И Йәһвә... Сүзеңнең төп нигезе — хакыйкать» (ЗӘБ. 119:159, 160).

ҖЫРЛАР: 29, 53

1, 2. а) Нинди эш Гайсә тормышында иң мөһим булган һәм ни өчен? ә) Аллаһы белән уңышлы хезмәттәшлек итәр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

ГАЙСӘ МӘСИХ балта остасы һәм Патшалык вәгазьчесе булган (Марк 6:3; Рим. 15:8). Ул бу ике эшне дә камил рәвештә башкарган. Балта остасы булганга, ул төрле кораллар куллана белгән һәм гади агач кисәгеннән файдалы әйберләр ясый алган. Ә Остаз буларак, ул Изге Язмалардагы белемнәрен яхшы куллана белгән, шуңа күрә халыкка Аллаһы Сүзендәге тәгълиматларны аңларга булышкан (Мат. 7:28; Лүк 24:32, 45). 30 яшьтә Гайсә, балта остасы эшен калдырып, вәгазьли башлаган, чөнки бу эшнең иң мөһим булганын белгән. Гайсәнең сүзләре буенча, аның җиргә килүенең бер сәбәбе Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләү булган (Мат. 20:28; Лүк 3:23; 4:43). Гайсәнең тормышында вәгазьдән мөһимрәк эш булмаган, һәм ул башкаларның да бу эшкә кушылуларын теләгән (Мат. 9:35—38).

2 Бәлки, без балта осталары түгелдер, әмма барыбыз да — Аллаһы Патшалыгы вәгазьчеләре. Бу эш шулкадәр мөһим, хәтта Аллаһы үзе бу эштә катнаша һәм аның белән җитәкчелек итә. Ә безне ул үз «хезмәттәшләре» итеп сайлаган (1 Көр. 3:9; 2 Көр. 6:4). Без Йәһвә Сүзенең «төп нигезе — хакыйкать» икәнен таныйбыз (Зәб. 119:159, 160). Менә ни өчен без «хакыйкать сүзен дөрес өйрәтүче» булырга телибез. (2 Тимутигә 2:15 укы.) Моның өчен без Изге Язмаларны мөмкин кадәр яхшырак кулланырга тырышабыз, Изге Язмалар — төп коралыбыз бит. Аның ярдәмендә без кешеләрне Йәһвә, Гайсә Мәсих һәм Патшалык турында өйрәтәбез. Моннан тыш, безнең Аллаһы оешмасы тарафыннан бирелгән коралларыбыз да бар. Алар безгә хезмәттә уңышлы булырга ярдәм итә. Без бу «өйрәтү коралларын» оста куллана белергә тиеш.

3. а) Бүгенге көндә максатыбыз нинди булырга тиеш? ә) Рәсүлләр 13:48 буенча, без кемне эзләргә тиеш?

3 Бәлки, сез болай дип сорарсыз: «Ни өчен бу кораллар „вәгазьләү кораллары“ дип түгел, ә „өйрәтү кораллары“ дип атала?» «Вәгазьләү» — ниндидер хәбәрне игълан итү, ә «өйрәтү» — ниндидер хәбәрне кеше акылына һәм йөрәгенә сеңдерү һәм белгәннәре буенча эш итәргә дәртләндерү. Бу дөнья үз ахырына якынлашып килә, һәм калган вакытта максатыбыз Изге Язмалар өйрәнүләрен башлау һәм кешеләрне хакыйкатькә өйрәтү булырга тиеш. Моның өчен безгә «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләрне тырышып эзләргә һәм аларга Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китәргә булышырга кирәк. (Рәсүлләр 13:44—48 укы.)

4. Кем «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» икәнен ничек билгеләргә?

4 Кем «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» икәнен ничек билгеләргә? Беренче гасырда кебек, моны билгеләр өчен, безгә кешеләргә вәгазьләргә кирәк. Гайсә дә бит: «Берәр шәһәр яки авылга кергәч, анда лаеклы булганнарны табыгыз»,— дигән (Мат. 10:11). Әлбәттә, эчкерсез булмаган, тәкәббер я рухи нәрсәләргә ваемсыз кешеләр яхшы хәбәрне тыңламаска мөмкин, без моны таныйбыз, шуңа күрә намуслы, басынкы һәм рухи нәрсәләргә сусаучы кешеләрне эзлибез. Моны балта остасы эше белән чагыштырып була. Әйтик, балта остасы булган Гайсә берәр мебель, ишекләр, камытлар һәм башка әйберләр ясый алган. Әмма моның өчен аңа башта яраклы агач табарга кирәк булган. Аннан соң гына ул, кораллары белән күнекмәләрен кулланып, теге я бу әйберне ясаган. Нәкъ шулай ук без дә башта эчкерсез кешеләрне эзлибез, ә аннан соң, аларга Мәсих шәкертләре булып китәргә булышыр өчен, коралларыбызны һәм күнекмәләребезне кулланабыз (Мат. 28:19, 20).

5. Өйрәтү коралларыбыз турында нәрсә әйтеп була? Мисал китерегез. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

5 Эшче кулланган һәрбер коралның үз максаты бар. Гайсә кулланган кораллар турында уйланыйк *. Аңа, агачны үлчәп, тамга куярга, аны кисәргә, тишекләр ясарга, кирәкле форма бирергә, агачтан ясалган өлешләрне бер-берсе белән тоташтырырга кирәк булган. Әлбәттә, моның өчен Гайсә төрле кораллар кулланган. Безнең өйрәтү коралларыбыз да төрле, һәм алар төрле максатлар өчен кулланыла. Әйдәгез, аларны нинди очракта кулланып булганын белик.

БЕЗНЕҢ БЕЛӘН ТАНЫШЫРГА БУЛЫШУЧЫ КОРАЛЛАР

6, 7. а) Сез визит карточкаларын ничек кулланасыз? ә) Чакыру кәгазенең ике максаты нинди?

6 Визит карточкалары. Бу кечкенә, әмма бик эффектив корал ярдәмендә кешеләр безнең белән һәм сайтыбыз белән таныша ала. Сайтыбызда алар Изге Язмалар өйрәнүен сорый ала. Бүгенге көнгә jw.org сайты аша 400 000 нән артык кеше өйрәнү сораган һәм көн саен йөзләгән андый үтенеч килеп тора! Визит карточкалары һәрвакыт кул астында булса, бу сезгә, мөмкинлек туганда, шаһитлек бирергә ярдәм итәчәк.

7 Чакыру кәгазьләре. Чакыру кәгазенең ике максаты бар. Бу чакыруда болай диелә: «Без сезне Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнергә чакырабыз». Чакыруда язылганча, кеше Изге Язмаларны я «очрашуларыбызда», я «берәрсенең ярдәме» белән өйдә я башка уңайлы урында өйрәнә ала. Шулай итеп, чакыру кәгазе «рухи нәрсәләргә сусаучы» кешеләрне безнең белән танышырга һәм Изге Язмаларны өйрәнергә дәртләндерә (Мат. 5:3). Әлбәттә, кеше Изге Язмаларны өйрәнергә теләмәсә дә, ул барыбер очрашуларыбызга килә ала. Җыелыш очрашуына килеп, кеше оешмабызда нинди белем бирелгәнен үз күзләре белән күрәчәк.

8. Ни өчен кешегә җыелыш очрашуына бер мәртәбә булса да килеп китәргә кирәк? Мисал китерегез.

8 Кешеләрне җыелыш очрашуларына чакыру бик мөһим. Алар хәтта бер тапкыр килсә дә, җыелышларыбызда хөкем сөргән рух һәм Бөек Бабылдагы аяныч рухи хәл арасындагы аерманы күрәчәк (Ишаг. 65:13). Кушма Штатларда яшәүче бер ирле-хатынлы парны мисал итеп алыйк. Берничә ел элек Рэй белән Линда чиркәүгә йөрергә кирәк дигән карарга килгән. Алар рухи нәрсәләргә сусаган һәм Аллаһыга ышанган, шуңа күрә үз шәһәрендәге бар чиркәүләргә бер-бер артлы йөри башлаган. Ә шәһәрләрендә шактый күп чиркәүләр һәм конфессияләр булган. Рэй белән Линда чиркәүне мондый ике критерий буенча сайларга булган: беренчедән, алар анда үзләре өчен берәр яңа нәрсә ишетергә тиеш булган; икенчедән, чиркәүгә йөргән кешеләрнең тышкы кыяфәтеннән аларның Аллаһы хезмәтчеләре булулары күренергә тиеш булган. Берничә ел эчендә алар шәһәрдәге бар чиркәүләрне йөреп чыккан, әмма өметләре өзелгән: алар үзләре өчен бернинди дә яңа фикер ишетмәгән, ә чиркәүгә йөргән кешеләрнең килеш-килбәте әллә ни яхшы булмаган. Соңгы чиркәүгә кереп чыкканнан соң, Линда — эшенә, ә Рэй өйләренә кайтып киткән. Кайтышлый, Рэй, Патшалык Залын күреп: «Ник монда да кереп карамаска?» — дип уйлап куйган. Күргәннәре аны бик гаҗәпләндергән! Барысы да Рэйны җылы кабул иткән. Һәрбер кеше ачык йөзле һәм пөхтә киенгән булган. Рэй беренче рәткә узып утырган, һәм ишеткәннәре аңа бик ошаган. Рәсүл Паул язганча, җыелыш очрашуына беренче тапкыр килгән кеше болай дип әйтә ала: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән» (1 Көр. 14:23—25). Бу сүзләр Рэйның хисләрен яхшы сурәтләгән. Бу вакыйгадан соң Рэй һәр якшәмбе көнне җыелышка йөри башлаган, соңрак ул атна уртасында үткән очрашуга да килә башлаган. Озакламый хатыны да аңа кушылган. Бу пар 70 тән узган булса да, Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм суга чумдырылу үткән.

СӨЙЛӘШҮНЕ БАШЛАРГА ЯРДӘМ ИТҮЧЕ КОРАЛЛАР

9, 10. а) Ни өчен буклетларны куллану җиңел? ә) «Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?» дигән буклетны ничек кулланып була?

9 Буклетлар. 2013 елдан бирле безнең кешеләр белән сөйләшүләр башларга булышучы сигез яңа буклетыбыз бар. Ул елдан алып инде биш миллиард буклет бастырылды. Аларның берсе белән кулланырга өйрәнсәгез, сез башкаларын да куллана алырсыз, чөнки буклетлар бер үк принцип буенча төзелгән. Алар ярдәмендә ничек сөйләшүләр башлап була?

10 Әйдәгез, «Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?» дигән буклет мисалында моны карап чыгыйк. Кешегә беренче биттә китерелгән сорауны күрсәтегез һәм болай дип сорагыз: «Сезнеңчә, нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?» Аннан соң астарак китерелгән өч җавапның берсен сайларга тәкъдим итегез. Кешегә җавабы дөресме, юкмы икәнен әйтмичә, киләсе биттәге «Изге Язмаларда болай дип әйтелә» дигән өлешкә игътибар итегез һәм анда китерелгән Даниял 2:44 һәм Даниял 7:14 не укып китегез. Мөмкин булса, сөйләшүегезне дәвам итегез. Буклетның азагында «Ничек уйлыйсыз» дигән сүзләрдән соң «Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә, тормыш нинди булачак?» дигән сорау китерелә. Бу сорау ярдәмендә киләсе тапкыр сөйләшүне дәвам итеп була. Икенче тапкыр килгәндә, сез Изге Язмалар өйрәнүләрен башларга ярдәм итүче «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраның җиденче дәресенә игътибар итә аласыз.

КЫЗЫКСЫНУ УЯТУЧЫ КОРАЛЛАР

11. Журналларыбызның темасы сайланганда, нәрсә исәпкә алына һәм безгә нәрсәне аңларга кирәк?

11 Журналлар. «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» — иң киң таралган һәм иң күп телләргә тәрҗемә ителә торган журналлар! Аларны бөтен дөньяда яшәүче кешеләр укыганга, бу журналларның темасы һәрбер кешегә кызыклы булырлык итеп әзерләнә. Аларны кулланып, без кешеләргә тормышның иң мөһим сораулары турында уйланырга ярдәм итә алабыз. Әмма башта безгә бу ике журнал нинди кешеләр өчен язылганын аңларга кирәк.

12. а) «Уяныгыз!» нинди кешеләр өчен языла һәм аның максаты нинди? ә) Сез, бу коралны кулланып, нинди уңышларга ирештегез?

12 «Уяныгыз!» журналы Изге Язмалар турында аз белгән я бернәрсә дә белмәгән кешеләр өчен языла. Андый кешеләр мәсихче тәгълиматлар белән таныш булмаска, дингә шик белән карарга я Изге Язмаларның гамәли китап булганын белмәскә мөмкин. Бу журналның төп максаты — кешегә Аллаһының барлыгына ышанырга булышу (Рим. 1:20; Евр. 11:6). Моннан тыш, бу журнал Изге Язмаларның «чыннан да Аллаһы сүзе» булуына иман үстерергә булыша (1 Тис. 2:13). Мәсәлән, 2018 елда «Уяныгыз!» журналында мондый өч тема каралган иде: «Бәхет юлы», «Гаилә бәхетенең 12 сере» һәм «Кайгы вакытында ярдәм».

13. а) «Күзәтү манарасы»ның таратыр өчен басмасы нинди кешеләр өчен бастырыла? ә) Сез, бу коралны кулланып, нинди уңышларга ирештегез?

13 «Күзәтү манарасы»ның таратыр өчен басмасында төрле рухи сораулар карала. Бу журнал Аллаһыга һәм аның Сүзенә билгеле бер дәрәҗәдә хөрмәт белән караган кешеләр өчен нәшер ителә. Андый кешеләрнең Изге Язмалар турында ниндидер белемнәре бар, әмма аларга төгәл белемнәр җитми (Рим. 10:2; 1 Тим. 2:3, 4). 2018 елда «Күзәтү манарасы» журналында мондый өч тема каралган иде: «Бүген Изге Язмалар элеккечә файдалымы?», «Сезне нинди киләчәк көтә?» һәм «Аллаһы кая карый?»

ЭШ ИТӘРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРҮЧЕ КОРАЛЛАР

14. а) Дүрт видеоролигыбызның максаты нинди? ә) Видеороликлар күрсәтеп, сез нинди уңышларга ирештегез?

14 Видеороликлар. Гайсә көннәрендә балта осталары кул коралларына гына ия булган. Бүген исә балта осталары электр пычкысы, дрель, агач шомарту машинкасы, кадак кагу пистолеты һәм башка шундый заманча коралларга ия. Без дә заманча коралларны кулланабыз: бастырылган басмалардан тыш, видеороликлар да күрсәтәбез. Безнең коралларыбыз арасында дүрт ролик бар: «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?», «Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?», «Патшалык Залына рәхим итегез!» һәм «Йәһвә Шаһитләре. Без кем?». Ике минуттан кыскарак булганнарын беренче сөйләшүдә кулланып була. Озынракларын кабат килеп киткәндә я беркая да ашыкмаган кеше белән сөйләшкәндә кулланып була. Бу гаҗәеп коралларыбыз кешеләрне Изге Язмаларны өйрәнергә һәм очрашуларыбызга килергә дәртләндерә ала.

15. Туган телендә видеороликларны карау кешегә ничек тәэсир итәргә мөмкин? Мисаллар китерегез.

15 Мисал итеп бер апа-кардәшнең очрагын китерик. Ул Микронезиядән күченгән бер хатын-кыз белән танышкан. Шул хатын-кызның туган теле яп теле булган. Апа-кардәшебез аңа яп телендә «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны күрсәткән. Хатын-кыз моңа: «Бу минем туган телем. Ышана алмыйм! Видеороликта сөйләшүче кешенең акценты буенча аның минем утравымнан булганын әйтә алам. Ул минем туган телемдә сөйләшә!» — дигән. Аннан соң ул, сайтыгызда яп телендә чыгарылган бар нәрсәне укып чыгармын һәм бар видеороликларны карармын, дип әйткән. (Рәсүлләр 2:8, 11 белән чагыштыр.) Башка бер очрак та игътибарга лаек. Кушма Штатларда яшәүче бер апа-кардәш башка илдә яшәүче бертуганының улына аның телендә шул ук видеороликка сылтама җибәргән. Бу роликны карагач, ул болай дип язган: «Бу дөнья белән бер явыз рух идарә итә дигән фикер миңа аеруча кызык булып күренде. Мин өйрәнү турында сорадым». Бу кеше эшчәнлегебез тыелган илдә яши!

ХАКЫЙКАТЬКӘ ӨЙРӘТЕРГӘ БУЛЫШУЧЫ КОРАЛЛАР

16. Һәрбер брошюраның максатын аңлатыгыз: а) «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюра, ә) «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюра, б) «Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?» дигән брошюра.

16 Брошюралар. Кеше начаррак укыса я аның телендә басмаларыбыз булмаса, аны ничек өйрәтеп була? Моның өчен «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюрабызны * кулланып була. Безнең шулай ук «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюра бар. Бу брошюра безгә Изге Язмалар өйрәнүләрен башларга булыша. Кешегә бу брошюраның соңгы битендә китерелгән 14 теманы күрсәтегез һәм аларның берсен сайларга тәкъдим итегез. Сезнең кабат килеп китүләр вакытында бу брошюраны кулланганыгыз бармы? Башка бер гаҗәеп коралыбыз — «Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?» дигән брошюра. Аның ярдәмендә без өйрәнүчеләрне Аллаһы оешмасына юнәлтә алабыз. Бу өйрәтү коралын яхшырак кулланырга өйрәнер өчен, «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез»нең 2017 ел, март чыгарылышын карагыз.

17. а) Өйрәнү өчен басмаларның максаты нинди? ә) Кеше хәтта суга чумдырылган булса да, аңа нәрсә эшләү мөһим һәм ни өчен?

17 Китаплар. Кеше белән өйрәнү башлагач, без «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән басмага күчә алабыз. Бу китап кешегә Изге Язмаларның төп тәгълиматларын аңларга ярдәм итәр. Аны тәмамлагач, кеше рухи яктан үссә, аның белән «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапны * үтәргә кирәк. Бу басма кешегә Изге Язмалардагы принципларны көндәлек тормышында кулланырга булышыр. Кеше хәтта суга чумдырылса да, аңа бу китапларның икесен дә тулысынча өйрәнеп чыгу зарур. Бу өйрәнүчегә хакыйкатьтә тамырланырга ярдәм итәр. (Көләсәйлеләргә 2:6, 7 укы.)

18. а) 1 Тимутигә 4:16 безне нәрсә эшләргә дәртләндерә? ә) Коралларыбызны кулланганда, без нинди максатка ирешергә тиеш?

18 Йәһвә Шаһитләре буларак, без, Аллаһы кушкан эшне үтәп, мәңгелек тормышка илтүче яхшы хәбәрне таратабыз. (Көл. 1:5; 1 Тимутигә 4:16 укы.) Бу йөкләмәне үтәр өчен, безнең бар кирәкле коралларыбыз бар. ( «Өйрәтү кораллары» дигән рамканы кара.) Әйдәгез, бу кораллардан мөмкин кадәр яхшырак файдаланырга тырышыйк. Һәрбер вәгазьче нинди басманы кайсы кешегә һәм нинди вакытта тәкъдим итәргә икәнен үзе хәл итә ала. Әмма без кызыксынмаган кешеләргә басмаларыбызны бирмибез, чөнки максатыбыз — басмаларны тарату түгел, ә эчкерсез, басынкы һәм рухи нәрсәләргә сусаган кешеләрне, ягъни «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләрне, шәкертләр итеп әзерләү (Рәс. 13:48; Мат. 28:19, 20). Моны беркайчан да онытмыйк!

^ 5 абз. «Бу дөньяның ахыры якынмы?» дигән брошюрада «„Балта остасы“» дигән мәкаләне һәм «Балта остасының кораллары» дигән рамканы кара.

^ 16 абз. Кеше бөтенләй укый белмәсә, аның белән «Аллаһыны тыңла» дигән брошюраны өйрәнеп була. Бу брошюра күбесенчә рәсемнәрдән тора.

^ 17 абз. Татар телендә «Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, нәрсә эшләргә?» дигән китап чыккач, өйрәнүне аның буенча үткәрергә кирәк.