Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә карарымны мул итеп фатихалады

Йәһвә карарымны мул итеп фатихалады

1939 ел. Төн уртасында мин һәм башка кардәшләр Миссури штатының Джоплин шәһәрчегенә киттек. Без анда бер сәгатьтән артык вакыт бардык. Ул төнне без һәрбер йортның ишегалдына шыпырт кына буклетлар салып чыктык. Бу эшне тәмамлагач, без машинабызга утырдык та алдан сөйләшенгән урынга башка кардәшләр янына киттек. Инде таң ата иде. Ни өчен без төнлә хезмәт иттек һәм ни өчен территориябездән китәргә ашыктык? Мин моның турында әле сөйләрмен.

МИН 1934 елда тудым. Ул вакытка әти-әнием, Фред белән Эдна Молохен, инде 20 ел Изге Язмаларны Тикшерүчеләр иде. (Элек Йәһвә Шаһитләре шулай атала иде.) Алар миңа Йәһвәгә карата курку-хөрмәт үстерергә ярдәм итте, һәм мин аларга моның өчен бик тә рәхмәтле. Без Канзас штатындагы Парсонс шәһәрчегендә яшәдек. Җыелышыбызда бар кардәшләр дә диярлек майланган мәсихчеләр иде. Безнең гаиләбез регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына йөрде һәм вәгазьләде. Шимбә көннәрендә, төштән соң, без, гадәттә, урамда вәгазьләдек. Бүген без андый хезмәт төрен еш кына җәмәгать урыннарында вәгазьләү дип атыйбыз. Хезмәт иткәндә, без кайвакыт арый идек, әмма хезмәттән соң әтиебез безгә һәрвакыт туңдырма алып бирә иде. Бу тырышлыкларыбыз өчен үзенә күрә бер әҗер иде.

Җыелышыбыз кечкенә булса да, аның территориясе зур иде, һәм аңа берничә кечкенә шәһәр һәм күп фермалар керә иде. Кайбер фермерлар басмаларыбыз өчен акча түгел, ә яшелчә-җимеш, йомыркалар я хәтта тавыклар бирә иде. Әтиебез басмалар өчен алдан акча түләгәнгә, бу ризыклар гаиләбез өчен бик тә урынлы иде.

ВӘГАЗЬЛӘҮ КАМПАНИЯЛӘРЕНДӘ КАТНАШАМ

Әти-әнием патефон сатып алды һәм аны хезмәттә куллана башлады. Алар, кешеләргә килеп киткәндә һәм өйрәнүләр үткәргәндә, Рутерфорд кардәшнең нотыкларын яңгырата иде. Мин патефонны кулланыр өчен әле бик бәләкәй булсам да, аларга бу эштә барыбер булыша идем.

Әти-әнием белән рупорлы машинабыз янында

Безнең 1936 елгы «Форд» машинасы бар иде. Әтием аны рупор белән җиһазландырды. Бу машина Патшалык хәбәрен таратуда бик уңышлы корал булды. Гадәттә, без, кешеләрнең игътибарын җәлеп итәр өчен, башта — музыка, ә аннан соң Изге Язмаларга нигезләнгән нотык куша идек. Нотык яңгыратканнан соң, без кызыксынган кешеләргә басмалар тарата идек.

Черривейл шәһәрендә (Канзас) әтием рупорлы машинабызны паркта куярга теләде, әмма полиция хезмәткәрләре рөхсәт итмәде, чөнки якшәмбе көннәрендә кешеләр анда ял итә иде. Әмма паркның тышкы ягында машинаны кую тыелмый иде. Шуңа күрә әтием машинаны якындагы урамда куйды да нотык кушып җибәрде. Бу урыннан парктагы кешеләр яхшы хәбәрне җиңел генә ишетә ала иде. Әтием һәм абыем Джерри белән бу хезмәттә катнашу миңа зур шатлык китерә иде.

1930 елларның азагында без көчле каршылык булган территорияләрдә махсус блицкампанияләр үткәрә идек. Без, иртән иртүк торып, кешеләр йортларының ишегалларына буклетлар я брошюралар сала идек. Өстә әйтелгәнчә, Джоплинда без шул ук эшне башкардык. Аннан соң без, шәһәрдән чыгып, берәр урында җыела идек тә беркем дә полиция кулына эләкмәгән микән дип тикшерә идек.

Ул елларда без хезмәтнең башка бер төрендә — информацион маршларда катнаштык. Патшалык хәбәрен таратыр өчен, без үз өстебезгә плакатлар кия идек тә шәһәр буйлап китә идек. Хәтерләвемчә, андый бер марш минем шәһәремдә үтте. Кардәшләр, өебез яныннан кузгалып, «Дин ул — тозак һәм алдау» дип язылган плакат киеп бер ярым километр үтте. Аннан соң алар өебез янына кире җыелды. Бәхеткә каршы, аларны беркем дә туктатмады, шул ук вакыт алар күп кенә кызыксынган кешеләрне очратты.

КОНГРЕССЛАР

Әтием тимер юлда эшләгәнгә, гаиләбезгә поездга түләүсез билетлар бирелә иде. Шуңа күрә без туганнарыбызга кунакка һәм конгрессларга йөри алдык. Мәсәлән, гаиләбез Канзастан Техаска еш кына йөри иде. Техас штатындагы Темпл шәһәрендә хатыны Юлейли белән әниемнең абыйсы Фред Уисмар яши иде. Фред абыем хакыйкать белән яшүсмер чагында танышкан. Бу 1900 елларда булган. Ул суга чумдырылган һәм туганнарына вәгазьли башлаган. Әнием хакыйкатьне аңардан ишеткән. Фред абыем Техаста зональ хезмәтче булып хезмәт иткән (бүген зональ хезмәтчеләр район күзәтчеләре дип атала), шуңа күрә бу штатта кардәшләр аны бик яхшы белә иде. Ул игелекле, шатлыклы кеше иде. Аның белән вакыт үткәрү һәрвакыт кызык булды. Ул хакыйкатьтә бик ашкынучан иде һәм миңа яшүсмер чагымда яхшы яктан тәэсир итте.

1941 елда гаиләбез поезд белән Сент-Луис шәһәренә (Миссури) бер конгресска барды. Бу конгресста бар балалар һәм яшүсмерләр, Рутерфорд кардәшнең «Патшаның балалары» дигән нотыгын тыңлар өчен, махсус урыннарга утырырга чакырылды. Нотык ахырында һәрбер балага «Балалар» дигән китап бирелде. Яшьләрнең саны 15 000 нән артык булса да, Рутерфорд кардәш һәм аның ярдәмчеләре бу китапны һәрбер баланың кулына тоттырды.

1943 елның апрелендә без Коффивилл шәһәренә (Канзас) «Эш итәргә вакыт» дигән конгресска бардык. Анда без бар җыелышларда да Теократик хезмәт мәктәбе үткәрелә башлаячагы турында белдерү ишеттек. Шулай ук без 52 дәрестән торган брошюра алдык. Бу брошюра махсус шул мәктәп өчен чыгарылган иде. Ул елны мин беренче тапкыр Теократик хезмәт мәктәбендә чыгыш ясадым — нотык сөйләдем. Бу конгресс минем өчен башка бер сәбәп аркасында да бик шатлыклы булды: анда мин һәм тагын берничә кеше бер ферма янындагы салкын күлдә суга чумдырылдык.

БӘЙТЕЛДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘ БАШЛЫЙМ

1951 елда мәктәпне тәмамлагач, мин тормыш чаткысына килеп бастым. Элегрәк абыем Джерри Бәйтелдә хезмәт иткән иде. Мин дә Бәйтелдә хезмәт итәргә тели идем, шуңа күрә гариза тутырдым. Озакламый Бәйтелгә чакыру килде, һәм 1952 елның 10 мартында мин хезмәтемне башладым. Бәйтел мине рухи яктан бик ныгытты. Мин бу хезмәтне максат итеп куйганыма бик шатланам.

1949 елда абыем Джерри Патришия исемле апа-кардәшкә өйләнде һәм Бәйтел хезмәтен тәмамлады. Әмма алар Нью-Йоркның Бруклин районында яшәргә калды һәм хезмәтемнең беренче елларында мине ныгытып һәм дәртләндереп торды. Мин типографиядә журналлар һәм башка басмалар бастырырга хыяллана идем. Әмма хыялым чынга ашмады: мине официант итеп билгеләделәр, ә соңрак ашханәгә күчерделәр. Бу эш миңа ошый иде, һәм, аны башкарып, мин күп нәрсәгә өйрәндем. Без сменалап эшләдек, шуңа күрә көндез минем вакытым бар иде, шуңа күрә мин көндезге сәгатьләрдә Бәйтел китапханәсендә шәхси өйрәнү үткәрә идем. Бу иманымны һәм Йәһвә белән дуслыгымны ныгытты. Бәйтелдә мөмкин кадәр озаграк вакыт хезмәт итү теләгем тагы да көчәйде.

Мин Бәйтелгә килгәннән соң күп тә үтмәстән, кардәшләр Бәйтел нотыкчылары исемлегенә яңа бәйтелчеләрне өсти башлады. Бу исемлектәге абый-кардәшләр Бруклиннан 320 километр ераклыктагы һәм якынрак булган җыелышларга килеп китә иде. Алар анда нотыклар белән чыгыш ясарга һәм җыелыш белән хезмәттәшлек итәргә тиеш иде. Мин дә шул нотыкчылар санына кердем һәм җыелышларда бер сәгатьлек нотыклар сөйли башладым. Әлбәттә, башта мин бик дулкынлана идем. Мин җыелышларга, гадәттә, поездда утырып бара идем. Бер кышкы көн хәтеремдә уелып калды. Бу 1954 елның якшәмбе көне иде. Җыелыш белән вакыт үткәргәннән соң, мин поездга утырдым һәм кич белән инде өйдә булырга тиеш идем. Әмма күз ачкысыз буран купты. Поездның электромоторында кыска ялганыш булды, һәм поезд туктап калды. Нәтиҗәдә, поезд дүшәмбе көнне, иртәнге биштә генә, шәһәргә килде. Бәйтелгә кадәр мин метро белән кайтып җиттем. Азрак соңга калсам да һәм төне буе поездда утырып арган булсам да, мин кайту белән эшкә чыктым. Җыелышларга килеп китү кайвакыт авыр булса да, имандашларны ныгыту һәм алар белән аралашу зур шатлык китерә иде.

WBBR радиостанциясендә

Бәйтел хезмәтемнең беренче елларында мине WBBR радиостанциясендә бер тапшыруда катнашырга чакырдылар. Колумбия-Хайтс, 124, адресы буенча урнашкан студиядә без Изге Язмалар өйрәнүен сәхнәләштерә идек. Мин бер өйрәнүче ролен уйный идем. Бу тапшыру атна саен үткәрелә иде. Яздыруда Александр Макмиллан исемле кардәш тә катнашты. Ул күп еллар буе Бәйтелдә хезмәт итте һәм бар яшь бәйтелчеләр өчен чыдам булуда яхшы үрнәк күрсәтте. Дуслары аны яратып Мак кардәш дип атый иде.

Тапшыруларыбыз турында реклама

1958 елда Бәйтелдәге билгеләнүем үзгәрде: мине Гилад мәктәбен тәмамлаган кардәшләргә булышырга билгеләделәр. Мин бу ашкынучан кардәшләргә визалар һәм билетлар алырга ярдәм итә идем. Ул вакытларда самолет билетлары бик кыйбат булганга, Африкага һәм Азиягә билгеләнгән студентларның күпчелеге йөк корабларында китә иде. Еллар узгач, самолет билетларына бәяләр төште, шуңа күрә бүген миссионерларның күпчелеге билгеләнгән илләренә самолет белән барып җитә.

Гилад чыгарылышы өчен дипломнар әзерлим

КОНГРЕССКА БАРАМ

1960 елда мин кайбер делегатларга Кушма Штатлардан Европага билетлар сатып алуда булыштым, чөнки 1961 елда анда халыкара конгресслар үтәргә тиеш иде. Мин үзем дә бу конгрессларның берсенә бардым. Ул Гамбургта (Германия) үтте. Конгресстан соң мин һәм Бәйтелдә хезмәт иткән тагын өч абый-кардәш арендага машина алдык һәм Германиядән Италиягә киттек. Без Римдагы Бәйтелгә дә кереп чыктык. Аннан соң без Пиреней таулары аша Франциягә юл тоттык, ә аннары Испаниягә киттек. Анда эшчәнлегебез ул вакытта тыелган иде. Без Барселонадагы кардәшләребезгә кайбер басмалар алып килдек. Аларның басмалар икәнлеге аңлашылмасын өчен, без аларны бүләкләр итеп төрдек. Испаниядәге кардәшләрне күрү шундый зур шатлык иде! Ахырда без Амстердамга юл тоттык һәм кире Нью-Йоркка кайттык.

1963 елда Европада, Азиядә, Тын океанның утрауларында, Гонолулу (Гавай утраулары) һәм Пасадин шәһәрләрендә (Калифорния) «Мәңгелек яхшы хәбәр» дип аталган халыкара конгресс үтте. Бәйтелдәге бүлегебез 583 делегатка анда барырга булышты. Бу делегатлар, Изге Язмаларда искә алынган җирләрдә экскурсия үтәр өчен, Ливан белән Иорданиягә дә барырга тиеш иде. Без аларга билетлар сатып алырга, кунакханәләр табарга һәм визалар алырга булыштык.

ТОРМЫШ ИПТӘШЕ ТАБАМ

1963 ел минем тормышымда бик куанычлы булды, чөнки бу елның 29 июнендә мин Ла́йла Роджерс исемле апа-кардәшкә өйләндем. Ул Бәйтелдә 1960 елдан бирле хезмәт итә иде. Туебыздан соң бер атна үткәч, без Лайла белән сәяхәткә киттек. Без Греция, Мисыр һәм Ливан илләрендә булдык. Шулай ук без Ливан башкаласы Бейруттан Иорданиягә бардык. Безнең эшчәнлегебез Иорданиядә тыелганга, Йәһвә Шаһитләренә бу илгә визалар бирелми иде. Шуңа күрә без, бу илгә керә алырбызмы, дип борчыла идек. Иорданиянең кечкенә аэропортына килгәч, без кардәшләребезнең зур плакат тотып торганнарын күрдек. Анда «Йәһвә Шаһитләре, рәхим итегез!» дип язылган иде. Бу безне бик рухландырды! Изге Язмаларда әйтелгән җирләрне үз күзләребез белән күрү дә безгә бик ошады. Без Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб яшәгән җирләрдә, Гайсә, рәсүлләр һәм беренче мәсихчеләр вәгазьләгән урыннарда булдык (Рәс. 13:47).

Соңгы 55 ел Лайла тугры хезмәттәшем булып тора. Без берничә тапкыр Испания һәм Португалиягә бардык. Ул вакытта эшчәнлегебез ул илләрдә әле тыелган иде. Без җирле кардәшләрне рухи яктан ныгыттык, аларга басмаларыбызны һәм башка кирәкле нәрсәләрне җиткерә алдык. Без хәтта Кадис (Испания) дип аталган борынгы хәрби форттагы төрмәдә утырган кардәшләр белән күрешә алдык. Аларны нотык сөйләп рухландыру минем өчен зур шатлык иде.

Патришия һәм Джерри Молохен белән (1969 ел). «Җирдә тынычлык» дигән конгресска барабыз

Бәйтелдә хезмәт итүемне дәвам итеп, мин Африка, Австралия, Үзәк һәм Көньяк Америка, Европа, Ерак Көнчыгыш, Гавай утраулары, Яңа Зеландия һәм Пуэрто-Рикода үткән халыкара конгрессларга барган делегатларга булыша идем. Без Лайла белән күп конгрессларда, шул исәптән 1989 елда Варшавада, булдык. Бу конгресска Советлар Союзыннан күп кенә делегатлар килде. Бу алар өчен беренче конгресс иде! Без Советлар Союзында үз иманнары өчен еллар буе төрмәдә утырган кардәшләр белән таныштык. Бу зур фатиха иде!

Мин бөтен дөнья буйлап филиалларга килеп китү һәм бәйтелчеләр белән миссионерларны дәртләндерү хөрмәтенә ия булдым. Соңгы тапкыр без Көньяк Кореядә булдык. Анда без Сувон шәһәрендәге төрмәдә утыручы 50 кардәш белән очраша алдык. Бу кардәшләр уңай караш саклый иде һәм хезмәттә актив катнаша алган вакытны зарыгып көтә иде. Бу тугры абый-кардәшләр белән очрашу гаҗәеп булды! (Рим. 1:11, 12)

ОЕШМАБЫЗНЫҢ ҮСӘ БАРУЫН КҮРҮ ЗУР ШАТЛЫК КИТЕРӘ

Йәһвә үз халкын фатихалап тора. Мәсәлән, 1943 елда — мин суга чумдырылу үткән елда — вәгазьчеләрнең саны якынча 100 000 иде, ә бүген аларның саны сигез миллионнан артты, һәм алар 240 илдә һәм территориядә хезмәт итә. Ниндидер мәгънәдә бу Гилад мәктәбен тәмамлаган миссионерлар хезмәте ярдәмендә мөмкин булды. Бу тугры кардәшләр белән хезмәттәшлек итү һәм аларга билгеләнгән илләренә барып җитәргә булышу чыннан да зур бәхет иде!

Яшь чагымда Бәйтелгә гариза язганыма һәм хезмәтемне киңәйткәнемә мин бүген һич тә үкенмим, киресенчә, бу карарны акыллы дип саныйм. Йәһвә мине мул итеп фатихалады һәм һәрвакыт минем белән булды. Бәйтелдәге хезмәттән тыш, без Лайла белән Бруклиндагы төрле җыелышларда хезмәт иттек. Бу җыелышлардан кайбер кардәшләр белән без гомер буе дус. Бу да зур фатиха.

Мин Бәйтелдә хезмәт итүемне дәвам итәм, хатыным миңа ярдәм итә. Миңа 84 яшь булса да, мин әле дә эшлим: филиал корреспонденциясен карап чыгам.

Бүген Лайла белән

Йәһвәнең гаҗәеп оешмасының өлеше булып, Малахи 3:18 дәге сүзләрнең үтәлешен күрү зур шатлык китерә. Анда болай диелә: «Сез тәкъва һәм явыз кеше арасындагы аерманы, Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы кабат күрерсез». Шайтан дөньясы җимерелә бара, кешеләрнең өметләре дә, шатлыклары да юк. Әмма Йәһвәне яраткан һәм аңа хезмәт иткән кешеләр хәтта бу соңгы көннәрдә дә бәхетле тормыш алып бара, һәм аларның киләчәккә өметләре бар. Өстәвенә, без Патшалык хәбәрен тарату хөрмәтенә ия! (Мат. 24:14) Тиздән Аллаһы Патшалыгы бу дөньяны юк итәр. Шунда Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре камил сәламәтлеккә һәм мәңгелек тормышка ия булачак. Без бу көнне зарыгып көтәбез!