Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкчебез Мәсихкә таяныгыз

Җитәкчебез Мәсихкә таяныгыз

«Сезнең бердәнбер Җитәкчегез — Мәсих бар» (МАТ. 23:10).

ҖЫРЛАР: 16, 14

1, 2. Муса үлгәннән соң, Йошуага нинди авыр йөкләмә бирелгән булган?

ЙӘҺВӘ Йошуага болай дип эндәшкән: «Минем хезмәтчем Муса үлде. Хәзер исә син һәм барлык бу халык әзерләнегез һәм мин аларга, Исраил халкына, бирергә җыенган җиргә Үрдүнне кичеп керегез» (Йош. 1:1, 2). 40 ел буе Мусаның ярдәмчесе булган Йошуа өчен бу, һичшиксез, кискен һәм җитди үзгәреш булган! Хәзер ул халык җитәкчесе булып киткән.

2 Бәлки, Йошуаны мондый уйлар борчыгандыр: «Халык Мусага инде ияләшкән, ул бит халыкны күп еллар дәвамында җитәкләгән иде. Ә мине алар җитәкче итеп кабул итәрме?» (Кан. 34:8, 10—12) Бер Изге Язмалар белешмәлегендә Йошуа 1:1, 2 турында болай диелгән: «Борынгы вакытта да, безнең көннәрдә дә, бер җитәкче урынына бүтән җитәкче алмашка килгәндә, бу дәүләт өчен иң куркыныч вакыт».

3, 4. Йошуаның Йәһвәгә таянганы нәрсәдән күренә һәм безгә нинди сорау турында уйлану файдалы булыр иде?

3 Йошуаның борчылыр өчен сәбәпләре булса да, нибары берничә көннән соң ул тәвәккәл эш итә башлаган (Йош. 1:9—11). Ул Йәһвәгә өметен югалтмаган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә Йошуа белән халыкка җитәкчелекне һәм күрсәтмәләрне фәрештә аша биргән. Күрәсең, бу фәрештә беренче Угыл, яки Сүз, булган (Чыг. 23:20—23; Яхъя 1:1).

4 Йәһвә ярдәме белән Исраил халкы Йошуаны яңа җитәкче итеп таныган. Без дә бүген күп үзгәрешләр кичерәбез — Аллаһы оешмасы бер урында тормый. Шуңа күрә безгә мондый сорау турында уйлану файдалы булыр иде: «Мәсихкә Җитәкчегә кебек таяныр һәм ышаныр өчен безнең нинди сәбәпләребез бар?» (Маттай 23:10 укы.) Әйдәгез, Йәһвәнең борынгыда үзгәрешләр вакытында үз халкын ничек итеп җитәкләгәнен карап китик.

ХАЛЫК КӘНГАН ҖИРЕНӘ КЕРӘ

5. Әрихә янында Йошуа кемне очраткан? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

5 Исраил белән Үрдүнне кичкәч, Йошуа гадәттән тыш бер хәлгә юлыккан. Ул Әрихә шәһәре янында кулына кылыч тоткан бер кешене күргән. Үзенең алдында кем басып торганын белмәгәнгә, Йошуа: «Син безнең яклымы я дошманнарыбыз ягындамы?» — дип сораган. Тегесе: «Мин Йәһвә гаскәренең башлыгы» — дип җавап биргән. Бу фәрештә исраиллеләрне якларга әзер булган. (Йошуа 5:13—15 укы һәм искәрмә.) Изге Язмаларның кайбер өзекләрендә Йошуа белән Йәһвә сөйләшкән дип әйтелә, әмма, күрәсең, андый очракларда Аллаһы фәрештә аша сөйләшкән. Ул элек тә шулай эшләгән булган (Чыг. 3:2—4; Йош. 4:1, 15; 5:2, 9; Рәс. 7:38; Гәл. 3:19).

6—8. а) Ни өчен Йәһвәнең кайбер күрсәтмәләре кеше күзеннән акылсыз булып күренә алган? ә) Ни өчен бу күрсәтмәләр акыллы булган һәм үз вакытында бирелгән дип әйтеп була? (Искәрмәне дә кара.)

6 Теге фәрештә Йошуага Әрихәне яулап алуга кагылышлы күрсәтмәләр биргән. Беренче карашка, аларның кайберләре акылсыз булып күренә алган. Мәсәлән, фәрештә Йошуага бөтен сугышчыларны сөннәткә утыртырга кушкан. Моның аркасында алар берничә көн авырып яткан. Сөннәткә утыртыр өчен бу чыннан да яхшы вакыт булганмы? (Ярат. 34:24, 25; Йош. 5:2, 8)

7 Бәлки, сугышчылар: «Дошман һөҗүм итсә, без якыннарыбызны яклый алырбызмы?» — дип борчылгандыр. Әмма, көтмәгәндә, аларга «Әрихә капкалары исраиллеләр аркасында ныклап ябылганы» турындагы хәбәр ирешкән (Йош. 6:1). Һичшиксез, бу хәбәр исраиллеләрне Йәһвәнең кайгыртуында тагы да ныграк ышандырган.

8 Өстәвенә, исраиллеләр Әрихә шәһәренә һөҗүм итмәскә, ә алты көн дәвамында шәһәрне көненә бер тапкыр әйләнеп үтәргә күрсәтмә алган. Ә җиденче көнне алар шәһәрне җиде тапкыр әйләнеп чыгарга тиеш булган. Кайбер сугышчылар болай дип уйлый алган: «Ник бушка вакыт һәм көч әрәм итәргә!» Әмма Исраилнең Җитәкчесе нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл белгән! Бирелгән җитәкчелек буенча эш итү исраиллеләрнең иманнарын ныгыткан һәм Әрихәдәге гайрәтле гаскәриләр белән сугышудан яклап калган (Йош. 6:2—5; Евр. 11:30) *.

9. Ни өчен безгә оешмадан алган һәрбер күрсәтмәне үтәргә кирәк? Мисал китерегез.

9 Без бу хәбәрдән нәрсәгә өйрәнәбез? Вакыт-вакыт оешма кайбер эшләрне яңача башкара башлый, һәм безгә моны аңлау кайчак җиңел түгел. Мәсәлән, безне вәгазьдә, җыелышларда һәм шәхси өйрәнүдә электрон җайланмаларны кулланырга дәртләндерәләр. Бәлки, башта без моның никадәр мөһим булуын аңлап бетермәгәнбездер. Әмма аларны куллана башлагач, без моның никадәр файдалы булганын аңладык. Бу күрсәтмәнең уңай нәтиҗәләрен күрү безнең иманыбызны һәм кардәшләр арасындагы бердәмлекне ныгытты.

МӘСИХ БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДА НИЧЕК ҖИТӘКЧЕЛЕК ИТКӘН?

10. Сөннәтләү турындагы сорау хәл ителсен өчен, кем кайгырткан?

10 Көрнили мәсихче булып киткәннән соң инде 13 ел үткән, әмма кайбер яһүди мәсихчеләр сөннәткә утырту әле дә кирәк дип өйрәткән (Рәс. 15:1, 2). Антиохта моның турында бәхәс купкач, өлкәннәр Паулны бу мәсьәлә белән Иерусалимдагы җитәкче советка җибәргән. Әмма, асылда, Паулны кем җибәргән булган? Паул үзе болай дигән: «Миңа ачылыш бирелгән иде». Әйе, бу сорауны җитәкче совет хәл итсен өчен, Мәсих кайгырткан (Гәл. 2:1—3).

Беренче гасырда Мәсихнең җитәкчелеге ап-ачык булган (10, 11 нче абзацларны кара.)

11. а) Кайбер яһүди мәсихчеләр нинди карашта торган? ә) Паулның басынкылыгы ничек сыналган? (Искәрмәне дә кара.)

11 Мәсих җитәкчелегенә буйсынып, җитәкче совет мондый карар кабул иткән: яһүди булмаган мәсихчеләрдән сөннәтләнү таләп ителми (Рәс. 15:19, 20). Бу карар кабул ителгәннән соң байтак вакыт узгач та, яһүди мәсихчеләр һаман да үз угылларын сөннәткә утырткан. Шул арада кайбер яһүдләр зарлана башлаган: имеш, Паул Муса кануныннан баш тартырга өйрәтә. Бу хәл турында Иерусалимдагы өлкәннәр белеп алган. Шуңа күрә алар Паулга гыйбадәтханәгә нәзер иткән дүрт кешене алырга киңәш иткән. Шулай эш итеп, ул Канунга хөрмәт белән караганын күрсәтер иде * (Рәс. 21:20—26). Паул бу киңәшне акылсыз дип атый алган. Проблема бит яһүди мәсихчеләрдә булган, принципларны алар бит дөрес аңламаган. Паул өчен бу күрсәтмә көтелмәгән булса да, ул кардәшләр арасындагы бердәмлекне сакларга теләгән, шуңа күрә басынкылык белән өлкәннәрнең киңәше буенча эш иткән. Әмма берәрсе болай дип сорый ала: «Ни өчен соң Мәсих бу сорауны шулкадәр озак вакыт хәл итмәгән? Муса кануны инде күптән гамәлдән чыгарылган иде бит?» (Көл. 2:13, 14)

12. Күрәсең нинди сәбәп аркасында, Мәсих сөннәтләү турындагы сорауны шунда ук хәл итмәгән?

12 Кайвакыт безгә, яңа аңлауга күнегер өчен, вакыт кирәк. Яһүди мәсихчеләргә дә, үз карашларын үзгәртер өчен, вакыт кирәк булган (Яхъя 16:12). Элек сөннәтләнү Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләрнең билгесе булган, хәзер исә барысы да үзгәргән, әмма кайбер яһүдләргә моны кабул итү бик авыр булган (Ярат. 17:9—12). Моннан тыш, яһүди мәсихчеләр ватандашлары тарафыннан эзәрлекләүләрдән курыккандыр (Гәл. 6:12). Әмма кирәкле вакытта Мәсих рәсүл Паулның хатлары аша җитәкчелек биргән һәм шулай итеп хәлне җайга салган (Рим. 2:28, 29; Гәл. 3:23—25).

МӘСИХ БҮГЕН НИЧЕК ҖИТӘКЧЕЛЕК ИТӘ?

13. Безгә бүген Мәсихнең җитәкчелеген кадерләргә нәрсә булышыр?

13 Җыелыштагы кайбер үзгәрешләрнең мәгънәсен кайвакыт аңлап бетермәсәк, Мәсихнең үткәндә Аллаһы халкын ничек итеп җитәкләгәне турында уйлану файдалы булыр. Күргәнебезчә, Йошуа көннәрендә дә, беренче гасырда да Мәсих, Аллаһы халкын яклар өчен, аның иманын ныгытыр өчен һәм бердәм булып калырга булышыр өчен, һәрвакыт акыллы җитәкчелек биргән (Евр. 13:8).

14—16. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша бирелгән күрсәтмәләрдән Гайсәнең кайгыртуы ничек күренә?

14 Гайсәнең кайгыртуы «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша үз вакытында бирелгән күрсәтмәләреннән күренә (Мат. 24:45). Дүрт баласы булган Марк болай ди: «Шайтан җыелышларны какшатырга тели. Моның өчен ул гаиләләргә һөҗүм итә, шуңа күрә бүген без гаилә өйрәнүен үткәрергә кирәклеге турында еш кына киңәшләр ишетәбез. Гаилә башлары үз гаиләләрен якларга тиеш».

15 Мәсихнең җитәкчелек бирүен күргәндә, без аның рухилыгыбыз турында кайгыртканын сизәбез. Патрик исемле өлкән болай ди: «Башта кайбер вәгазьчеләргә ял көннәрендә кечкенә вәгазь төркеме буларак җыелу әллә ни ошамый иде». Әмма Гайсә җыелыштагы һәрбер кардәш турында кайгырта, һәм вәгазь очрашуларына кагылышлы үзгәреш моны раслый. Бу очрашулар хәтта оялчан я вәгазьгә сирәк йөри торган кардәшләргә дә рухи яктан үсәргә мөмкинлек бирә.

16 Рухи ихтыяҗларыбызны кайгыртудан тыш, Мәсих безгә игътибарыбызны иң мөһим эшкә тупларга булыша. (Марк 13:10 укы.) Күптән түгел генә өлкән итеп билгеләнгән Андре оешмада бирелгән җитәкчелеккә һәрвакыт игътибар белән карый. Ул болай ди: «Филиалларда бәйтелчеләрнең саны киметелде. Бу адымнан вәгазь эшенең ашыгыч эш булуы һәм вакыт аз калганы күренә».

МӘСИХ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕНӘ БУЙСЫНЫГЫЗ

17, 18. Ни өчен оешмадагы үзгәрешләрнең безгә нинди файда китергәне турында уйлану файдалы?

17 Идарә итүче Патшабыз Гайсә Мәсихнең җитәкчелеге безгә бүген дә, киләчәктә дә файда китерәчәк. Бу җитәкчелеккә буйсыну нинди файда китергәне турында уйланыгыз. Мәсәлән, гаилә белән гыйбадәт кылуда хезмәткә я җыелыш очрашуларына кагылышлы үзгәрешләр сезгә нинди файда китергәнен карап чыгыгыз.

Сез гаиләгезгә һәм башка кардәшләргә Йәһвә оешмасыннан калышмаска булышасызмы? (17, 18 нче абзацларны кара.)

18 Оешма биргән күрсәтмәләрнең рухын аңласак һәм алар буенча эш итү яхшы нәтиҗәләргә китерә икәнен истә тотсак, алга таба да тыңлаучан булырга һәм шатлыкны югалтмаска җиңелрәк булачак. Мәсәлән, хәзер азрак басмалар бастырып чыгарыла, һәм бу ирекле иганәләрне сак тотарга булыша. Моннан тыш, без яңа технологияләрне кулланабыз, һәм бу яхшы хәбәрне күбрәк кешегә җиткерергә мөмкинлек бирә. Сез электрон басмаларны һәм аудио- видеоязмаларны күбрәк куллана аласызмы? Шулай эшләп, сез Мәсихкә буйсынуыгызны күрсәтерсез, ә ул оешма ресурсларын акыллы куллануыбызны тели.

19. Ни өчен без Мәсих күрсәтмәләренә колак салырга тиеш?

19 Мәсих күрсәтмәләренә колак салганда, без башкаларның иманнарын ныгытабыз һәм бердәмлеккә өлеш кертәбез. Бәйтелчеләрнең саны азаюы турында Андре болай ди: «Элеккеге бәйтелчеләрнең бу үзгәрешне ничек кабул иткәннәре һәм нинди рух күрсәткәннәре аларга карата хөрмәт һәм Гайсәгә карата ышаныч уята. Алар Йәһвәнең арбасыннан калышмый һәм яңа шартларда шатлык таба».

ИМАН КҮЗЛӘРЕГЕЗНЕ ҖИТӘКЧЕГЕЗГӘ ТӨБӘГЕЗ

20, 21. а) Ни өчен без Җитәкчебез Мәсихкә таяна алабыз? ә) Киләсе мәкаләдә нинди сорау каралачак?

20 Җитәкчебез Гайсә Мәсих «җиңү өчен чыккан» һәм тиздән «курку-хөрмәт уятырлык эшләр башкарыр» (Ачыл. 6:2; Зәб. 45:4). Бүген ул безне яңа дөньяга әзерли. Анда без терелтелгән кешеләрне өйрәтербез, аларга йортлар төзергә булышырбыз һәм җирне оҗмахка әйләндерербез.

21 Майланган Патшабыз безне алга таба да җитәкләп торыр, әмма безгә, бернигә дә карамастан, аңа таянырга кирәк. (Зәбур 46:1—3 укы.) Әлбәттә, кайвакыт үзгәрешләр кичерү, аеруча алар көтелмәгән булса, бик авыр. Андый чакларда Йәһвәгә өметләнергә һәм җан тынычлыгы сакларга безгә нәрсә булышыр? Бу сорау киләсе мәкаләдә каралачак.

^ 8 абз. Археологлар, Әрихә шәһәренең җимерекләрен тикшергәндә, бик күп ашлык тапкан — андагы запасларның шактый өлеше ашалмыйча калган. Бу Әрихәнең озак вакыт камалышта булмаганын дәлилли. Исраиллеләргә Әрихәне таларга рөхсәт ителмәгән, ләкин кырларда җитәрлек ризык булган, чөнки бу урак өсте вакыты булган. Димәк, исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә бик яхшы вакытта һөҗүм иткән дип әйтеп була (Йош. 5:10—12).

^ 11 абз. «Күзәтү манарасы» 2003 ел, 1 июнь ае чыгарылышының 16 нчы битендә «Паул сынауны басынкылык белән каршы алган» дигән рамканы кара.