Үзгәрешләр вакытында җан тынычлыгын югалтмагыз
«Мин җанымны юатам, тынычландырам» (ЗӘБ. 131:2).
1, 2. а) Көтелмәгән үзгәрешләр безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) 131 нче мәдхия буенча, җан тынычлыгын сакларга безгә нәрсә ярдәм итә ала?
БӘЙТЕЛДӘ 25 елдан артык вакыт хезмәт иткән Ллойд белән Александра, Бәйтелдән кырга билгеләнгәннәре турында хәбәр алгач, башта күңелсезләнгән. Ллойд болай дип сөйли: «Бәйтелне һәм андагы хезмәтне без шулкадәр яраттык ки, хәтта үзебезне Бәйтелдән башка күз алдына да китерә алмый идек. Бу үзгәрешнең сәбәбен акылым белән аңласам да, атналар һәм хәтта айлар буе үземне кире кагылган итеп хис итә идем. Кәефем минут саен үзгәреп торды: уңай карашка алмашка боегу хисе килә иде».
2 Тормышыбызда кинәт ниндидер үзгәрешләр булса, без хафага төшерергә мөмкин (Гыйб. сүз. 12:25). Бу үзгәрешләргә ияләшү кайвакыт авыр. Андый очракта җаныбызны нәрсә «юата» һәм «тынычландыра» ала? (Зәбур 131:1—3 укы.) Борынгы вакытта һәм бүгенге вакытта яшәгән Йәһвәнең хезмәтчеләренә җан тынычлыгын сакларга ни ярдәм иткән? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.
«АЛЛАҺЫ ТЫНЫЧЛЫГЫН» ТАТЫГЫЗ
3. Йосыф нинди хәлгә эләккән?
3 Әйдәгез, Йосыф мисалын исебезгә төшерик. Ул үз әтисенең яраткан улы булган. 17 яшендә абыйлары, аңардан көнләшеп, аны коллыкка саткан (Ярат. 37:2—4, 23—28). Киләсе 13 ел Йосыф Мисырда коллыкта һәм төрмәдә үткәргән. Яраткан әтисе Ягъкуб аңардан бик ерак булган. Йосыфка өметен югалтмаска һәм бөтен дөньяга үпкәләмәскә нәрсә ярдәм иткән?
4. а) Төрмәдә утырганда, Йосыф үз фикерләрен нәрсәгә туплаган? ә) Йәһвә Йосыфның догаларына ничек җавап биргән?
4 Төрмәдә утырганда, Йосыф үз фикерләрен Йәһвәнең фатихаларына туплаган (Ярат. 39:21; Зәб. 105:17—19). Яшь чагында Йосыф Йәһвәдән пәйгамбәрлек төшләр алган; алар аны Йәһвәнең ярдәмендә ышандырган (Ярат. 37:5—11). Һичшиксез, ул күп тапкыр үз хисләрен Йәһвәгә догада белдергән (Зәб. 145:18). Йәһвә Йосыфның эчкерсез догаларына җавап итеп җан тынычлыгы биргән һәм «аның белән булган» (Рәс. 7:9, 10) *.
5. «Аллаһы тынычлыгы» безгә рухи максатларга ирешергә ничек булыша ала?
5 Без дә бүген Аллаһының юатуын сизә алабыз. Ул безгә «Аллаһы тынычлыгын» бирә, һәм бу тынычлык акылыбызны яклый. (Филипиялеләргә 4:6, 7 укы.) Борчулар биләп алганда, «Аллаһы тынычлыгын» сорап дога кылсак, бу рухи максатларыбызга ирешү теләген ныгытыр һәм бирешмәскә ярдәм итәр. Әйдәгез, моны раслаучы кайбер мисалларга игътибар итик.
АЛЛАҺЫДАН ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫ СОРАГЫЗ
6, 7. Догаларыбызда конкрет булу безгә җан тынычлыгы сакларга ничек булыша? Мисал китерегез.
6 Райан белән Джульетт вакытлыча махсус пионерлар булып хезмәт иткән. Әмма аларга хезмәтләре тәмамлана дип әйткәннәр. Башта аларның күңелләре кырылган. Райан болай дип сөйли: «Без Йәһвәгә дога кылдык һәм аңа хисләребезне бушаттык. Без бу хәлнең аңа таянуыбызны күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек булуын аңладык. Җыелышыбыздагы күп кенә кардәшләр хакыйкатькә күптән түгел генә килгән иде, һәм без аларга иман күрсәтүдә яхшы үрнәк булырга тели идек, шуңа күрә Йәһвәдән яхшы үрнәк булырга булышсын дип сорадык».
7 Йәһвә аларның догаларына ничек җавап кайтарган? Райан болай дип дәвам итә: «Дога кылганнан соң, тискәре хисләребез һәм борчылуларыбыз юкка чыкты. Аллаһы тынычлыгы йөрәгебезне һәм акылыбызны яклады. Без, дөрес караш сакласак, Йәһвә безне алга таба да куллана алачагына төшендек».
8—10. а) Аллаһы рухы безгә борчылулар белән көрәшергә ничек булыша ала? ә) Рухи караш сакларга тырышсак, Йәһвә безне ничек фатихаларга мөмкин?
8 Безне тынычландырудан тыш, Аллаһы рухы безгә рухи нәрсәләрне күздән ычкындырмаска булышучы шигырьләргә игътибар итәргә дә булыша ала. (Яхъя 14:26, 27 укы.) Бер ирле-хатынлы парның мисалын карап чыгыйк. Филип белән Мэри якынча 25 ел Бәйтелдә хезмәт иткән, әмма бу хезмәтне тәмамлаган. Аннан соңгы вакытта нибары дүрт ай эчендә икесенең дә әниләре үлеп киткән, ә Филипнең башка бер туганы да үлгән. Өстәвенә, аларга Мэринең акыл зәгыйфьлегеннән интеккән әтисе турында кайгыртырга кирәк булган.
9 Филип болай ди: «Читтән караганда, мин бу хәлдә бирешми идем кебек. Бервакыт, „Күзәтү манарасы“ндагы бер мәкаләне укыганда, күзем Көләсәйлеләргә 1:11 гә төште. Әйе, мин чыдамлылык күрсәтә идем, әмма тулы мәгънәдә түгел. Миңа „сабыр булып һәм шатлык кичереп“ чыдамлылык күрсәтергә кирәк иде. Бу шигырь шуны исемә төшерде: чын шатлык тормыштагы хәлләргә түгел, ә Аллаһы рухына бәйле».
10 Филип белән Мэри бар нәрсәгә рухи караш белән карарга тырышкан, һәм Йәһвә аларны мул итеп фатихалаган. Мәсәлән, Бәйтел хезмәтен тәмамлаганнан соң күп тә үтмәстән, алар яхшы өйрәнүләр тапкан. Өйрәнүчеләре атнага берничә тапкыр өйрәнергә теләгән һәм рухи яктан тиз үскән. Үткәндәгеләрне исенә төшереп, Мэри болай ди: «Өйрәнүчеләребез безгә зур шатлык китерә иде. Алар аша Йәһвә безне барысы да әйбәт булачагына ышандырды».
ЙӘҺВӘ ФАТИХАЛЫЙ АЛЫРЛЫК ЭШЛӘР КЫЛЫГЫЗ
11, 12. а) Йосыф Йәһвә фатихалый алырлык нинди эшләр кылган? ә) Чыдамлылыгы өчен Йосыф ничек фатихаланган булган?
11 Кинәт үзгәрешләргә дучар булганда, без борчуларга чумарга һәм, проблемалардан тыш, бернәрсә дә күрмәскә мөмкин. Йосыф белән дә андый хәл була алган. Әмма ул үз шартларында мөмкин булганны эшләргә карар иткән. Төрмәдә утырганда, ул төрмә башлыгы кушкан эшне тырышып үтәгән. Потифар йортында да Йосыф тырышып хезмәт иткән (Ярат. 39:21—23).
12 Бер очракта Йосыфка элек фиргавен сараенда хезмәт иткән ике кеше турында кайгыртырга кушканнар. Йосыф шул кешеләргә карата игелекле булганга, алар аның белән үз борчылуларын бүлешкән һәм аңа үз төшләрен сөйләгән (Ярат. 40:5—8). Бу сөйләшү яхшы нәтиҗәләргә китергән: ике елдан соң ул иреккә чыккан һәм шул көнне фиргавеннән кала икенче кеше булып киткән. Йосыф моны хәтта күз алдына да китерә алмаган (Ярат. 41:1, 14—16, 39—41).
13. Йәһвә безне фатихаласын өчен, нәрсә эшләү мөһим?
13 Йосыф кебек, без дә үзгәртә алмаган авыр хәлгә эләгергә мөмкин. Сабыр булсак һәм кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышсак, Йәһвә безне фатихалаячак (Зәб. 37:5). Әйе, кайвакыт без «аптырашта калабыз», әмма, рәсүл Паул әйткәнчә, без «өметсез түгел» (2 Көр. 4:8; иск.). Игътибарыбызны хезмәткә тупларга тырышсак, Йәһвә безне беркайчан да калдырмаячак.
ХЕЗМӘТТӘ АКТИВ БУЛЫГЫЗ
14—16. Күп үзгәрешләр кичерсә дә, Филипнең хезмәттә актив калуы нәрсәдән күренә?
14 Яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филип яхшы үрнәк булып тора, чөнки ул, тормыштагы үзгәрешләргә карамастан, хезмәттә актив булып калган. Ул Иерусалимда яңа вазифа алган булган (Рәс. 6:1—6). Ләкин кинәт барысы да үзгәргән. Иерусалимда Стифәнне үтергәннәр, * һәм мәсихчеләрне көчле эзәрлекли башлаганнар. Нәтиҗәдә, алар төрле җирләргә таралган. Филип тә алар арасында булган. Йәһвә эше белән мәшгуль булырга теләгәнгә, ул Самариягә киткән. Андагы кешеләр яхшы хәбәргә сусаган булган (Мат. 10:5; Рәс. 8:1, 5).
15 Филип изге рух юнәлткән теләсә кайсы җиргә барырга әзер булган, шуңа күрә Йәһвә аны яңа территорияләргә җибәргән. Филип бар кешеләргә, шул исәптән самариялеләргә дә, бертигез караган. Бу күп кенә яһүдләрнең карашыннан аерылып торган. Шуңа күрә самариялеләрнең Филипне «бик зур игътибар белән» тыңлаганнары бер дә гаҗәп түгел! (Рәс. 8:6—8)
16 Аннан соң изге рух Филипне Ашдодка һәм Кайсариягә җибәргән; анда күбесенчә мәҗүсиләр яшәгән (Рәс. 8:39, 40). Вакыт узу белән Филипнең тормышында тагын үзгәрешләр булган: ул бер шәһәрдә төпләнгән һәм инде гаиләле кеше булган. Шулай да Филип хезмәттә актив булып калган, һәм Йәһвә аны гаиләсе белән фатихалап торган (Рәс. 21:8, 9).
17, 18. Вәгазьдә актив катнашу безгә уңай караш сакларга ничек булыша ала?
17 Үзгәргән шартларда хезмәттә актив калу уңай караш сакларга булыша. Моны күп кенә тулы вакытлы хезмәтчеләр таный, мәсәлән, Көньяк Африкада яшәүче Озборн белән Полайт. Алар, Бәйтел хезмәтен тәмамлагач, ярты көнлек эш белән яшәү урынын тиз генә табачак дип уйлаган. «Кызганычка каршы,— дип сөйли Озборн,— без тиз арада эш таба алмадык». Хатыны болай дип өсти: «Без өч ай эш эзләдек, ә акчабыз бетә барды. Бу авыр чор иде».
18 Аларга бу стресс аша үтәргә нәрсә булышкан? Озборн болай ди: «Җирле җыелыш белән вәгазьләү безгә уңай караш сакларга булышты. Борчылып утырыр урынына, без актив вәгазьләргә булдык, һәм бу безгә зур шатлык китерде. Өстәвенә, без эш эзләвебезне дәвам иттек һәм, нәтиҗәдә, туры килгән эш таба алдык».
ЙӘҺВӘНЕ САБЫРЛЫК БЕЛӘН КӨТЕГЕЗ
19—21. а) Җан тынычлыгын сакларга нәрсә булышыр? ә) Тормышыбыз үзгәргәндә, бу безгә нинди рухи файда китерергә мөмкин?
19 Бу мисаллар күрсәткәнчә, шартларыбызда мөмкин булганны эшләргә тырышсак һәм сабырлык белән Йәһвәне көтсәк, җан тынычлыгын саклый алырбыз. (Микай 7:7 укы.) Яңа шартларга ияләшү безгә күп рухи файда китерә ала. Полайт болай ди: «Кырга билгеләнгәч, мин Йәһвәгә таяну нәрсә икәнен яхшырак аңладым. Аллаһы белән мөнәсәбәтләрем ныгыды».
20 Бу мәкаләдә искә алынган Мэри әле дә үз әтисе артыннан карый һәм шул ук вакыт пионер булып хезмәт итә. Ул болай ди: «Мин шуны аңладым: борчулар биләп алганда, тукталырга, дога кылырга һәм тынычланырга кирәк. Мин барысын Йәһвә кулына тапшырырга өйрәндем. Миңа киләчәктә дә аңа таянырга кирәк булачак».
21 Тормыштагы үзгәрешләр мәкалә башында искә алынган Ллойд һәм Александра иманнарын сынаган. Алар болай ди: «Иманыбыз чынмы, авыр вакытта безне ныгыта һәм юата аламы? Менә сынаулар моны ачыклый да. Бу авырлыклар аша үтеп, без яхшы якка үзгәрдек».
22. Шартларыбызда мөмкин булганны эшләргә тырышсак, нәрсәдә шикләнмәскә була?
22 Теократик вазифаларыбыз, сәламәтлегебез я гаиләдәге җаваплылыгыбыз белән бәйле ниндидер көтелмәгән борылышлар булганда, Йәһвә сезнең турында кайгырта һәм нәкъ кирәкле вакытта булыша икәнен онытмагыз (Евр. 4:16; 1 Пет. 5:6, 7). Үз шартларыгызда кулыгыздан килгәнне эшләгез, күктәге Атагызга якынлашырга тырышыгыз, дога кылыгыз һәм бар нәрсәне аның кулына тапшырырга өйрәнегез. Шунда сез, үзгәрешләргә карамастан, җан тынычлыгын югалтмассыз!
^ 4 абз. Төрмәдән чыкканнан соң, Йосыфның улы туган, һәм ул аны Манашше дип атаган. Ул моны болай дип аңлаткан: «Ходаем бөтен кайгы-хәсрәтемне... онытырга булышты» (Ярат. 41:51; иск.). Шулай итеп ул Йәһвәнең ярдәм итүен һәм, угыл биреп, үзен юатуын таныган.
^ 14 абз. Бу брошюрада «Сез беләсезме?» дигән рубрикадагы мәкаләне кара.