Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1918. Йөз ел элек

1918. Йөз ел элек

«Күзәтү манарасы»ның 1918 ел, 1 гыйнвар чыгарылышы мондый сорау белән башланган: «1918 елда безне нәрсә көтә?» Европада Беренче бөтендөнья сугышы барган, әмма, ел башындагы вакыйгалар аркасында, Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең һәм, гомумән алганда, бар кешеләрнең хәле яхшы якка үзгәрер кебек тоелган.

ТЫНЫЧЛЫК БУЛДЫРЫРГА ТЕЛӘК

1918 елның 8 гыйнварында АКШның президенты Вудро Вильсон, АКШның конгрессына мөрәҗәгать итеп, «гадел һәм какшамас тынычлык» булдырыр өчен, 14 принцип тәкъдим иткән. Ул халыклар арасында ачык дипломатия булдырырга, кораллар запасларын киметергә һәм «зур илләргә дә, кечкенә илләргә дә бер үк дәрәҗәдә» файда китерә алган «халыклар берләшмәсен» оештырырга кирәк дигән. Аның 14 принцибы Милләтләр Лигасы оештырылганда һәм Беренче бөтендөнья сугышының тәмамлануына китергән Версаль килешүе төзелгәндә кулланылган булган.

КАРШЫ ТОРУЧЫЛАР ҖИҢЕЛӘ

1917 ел тынычсыз булса *, 1918 ел Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә бик өметле булып күренгән. Күзәтү манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең еллык очрашуы шундый уйларга китергән.

1918 елның 5 гыйнварында үткән бу очрашуда Бәйтелдән чыгарылган берничә танылган кардәш оешма өстеннән контрольне үз кулларына алырга тырышкан. Бу очрашуны дога белән күчеп йөрүче күзәтче Ричард Барбер башлаган. Үткән елның уңышлары турында отчет укылганнан соң, җыелган кардәшләр директорлар советына кемне билгеләргә дип хәл итә башлаган. Барбер кардәш Джозеф Рутерфордны һәм тагын алты кардәшне бу советка билгеләргә тәкъдим иткән. Әмма анда бер юрист булган. Ул Бәйтелдән чыгарылган кардәшләр яклы торган һәм аларны директорлар советына билгеләргә тәкъдим иткән. Моңа карамастан, сайлаучыларның күпчелеге аларны түгел, ә Барбер тәкъдим иткән кардәшләрне билгеләгән.

Ул очрашуда булган күп кенә кардәшләр аны «иң фатихалы очрашу» дип атаган. Ләкин аларның шатлыклары озакка булмаган.

«ТӘМАМЛАНГАН СЕР» КИТАБЫНА НӘФРӘТ

Берничә ай дәвамында Изге Язмаларны Тикшерүчеләр «Тәмамланган сер» дигән китапны тараткан. Эчкерсез кешеләр бу китапны чын йөрәктән кабул иткән.

Мәсәлән, Канадада күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт иткән Эдвард Крист бер ирле-хатынлы пар турында сөйләгән. Алар, «Тәмамланган сер»не укып чыккач, нибары биш атна эчендә хакыйкатьне кабул иткән! Аның сүзләре буенча, бу пар өйрәнүгә чумган һәм рухи яктан бик тиз үскән.

Ә башка бер кеше, бу китапны укыгач, белгәннәрен шундук дусларына сөйли башлаган. Хакыйкать аның «өстенә килеп төшкән». Ул болай дип сөйли: «Мин Өченче авеню буйлап барганда, җилкәмә нәрсәдер төште. Башта мин бу кирпеч дип уйладым. Әмма бу „Тәмамланган сер“ дигән китап иде. Мин аны алдым да укый башладым. [...] Аннан соң миңа шул билгеле булды: бу китапны тәрәзәдән... бер рухани ыргыткан булган икән. Минемчә, аның укыган бар вәгазьләре белән чагыштырганда, китапны тәрәзәдән ыргытуы белән ул күпкә күбрәк кешегә тере өметкә юл ачкан. [...] Бу руханиның ярсуы аркасында, мин бүген Аллаһыны данлыйм».

Руханилардан тыш, хөкүмәт кешеләре дә бу китапны ошатмаган. Нәтиҗәдә, 1918 елның 12 февралендә бу китап Канада хөкүмәте тарафыннан тыелган булган. Алар бу китап фетнә күтәрергә һәм сугышка бармаска дәртләндерә дип әйткән. Күп тә үтмәстән, Кушма Штатларда Нью-Йорк, Пенсильвания һәм Калифорниядә тентүләр үткән: хокук саклау органнары Бәйтелдә һәм офисларыбызда оешмадагы җаваплы кардәшләргә каршы дәлилләр эзләгән. 1918 елның 14 мартында Кушма Штатларның Юстиция министрлыгы «Тәмамланган сер» дигән китапны тыйган һәм бу китап сугышмаска өнди һәм «Шпионаж турындагы закон»ны боза дип игълан иткән.

КАРДӘШЛӘРНЕ ТӨРМӘГӘ ЯБАЛАР

1918 елның 7 маенда Юстиция министрлыгы Джованни Дечекка, Джордж Фишер, Александр Макмиллан, Роберт Мартин, Фредерик Робисон, Джозеф Рутерфорд, Уильям ван Амбург һәм Клейтон Вудвортны кулга алыр өчен рөхсәт алган. Алар «мәкерле ниятләрдән чыгып, аңлы рәвештә хөкүмәткә буйсынмауда, хыянәт итүдә һәм Кушма Штатларның армиясендә һәм флотында хезмәт итү бурычыннан баш тартуда» гаепләнгән. Бу кардәшләр өстеннән суд 1918 елның 5 июнендә башланган. Бу суд гадел булыр дип беркем дә көтмәгән.

Кушма Штатларның генераль прокуроры кардәшләрне «Шпионаж турындагы закон»ны бозуда гаепләгән һәм бу законны «пропагандага каршы уңышлы корал» дип атаган. 1918 елның 16 маенда Кушма Штатлар Конгрессында бу законга төзәтмә каралган булган. Бу төзәтмә кертелгән булган булса, ул «яхшы мотивлардан чыгып һәм законлы максат өчен дөрес мәгълүматны» тараткан кешеләрне яклар иде. Конгресс дебатлары вакытында «Тәмамланган сер» дигән китап та каралган булган. Аның турында Кушма Штатлар Конгрессының документларында болай дип әйтелә: «„Тәмамланган сер“ пропаганданың бу төрен тарата... Аның максаты — солдатларыбызда шикләр уяту һәм армиядән баш тартырга дәртләндерү».

1918 елның 20 июнендә присяжныйлар кардәшләребезне гаепле дип тапкан. Киләсе көнне судья хөкем чыгарган. Ул болай дигән: «Бу кешеләр актив рәвештә яклаган һәм тараткан пропаганда... немецларның дивизиясеннән дә куркынычрак. [...] Җәза катгый булырга тиеш». Ике атнадан соң кардәшләрне Атланта шәһәрендәге (Джорджия) федераль төрмәгә утыртканнар. Сроклары 10 нан алып 20 елга кадәр булган.

ВӘГАЗЬ ЭШЕ ТУКТАЛМЫЙ

Җаваплы абый-кардәшләр төрмәдә утырган вакытта Изге Язмаларны Тикшерүчеләр каты авырлыкларга очраган. ФБР аларның эшчәнлекләрен тикшергән һәм моның турында күп отчетлар төзегән. Бу документлар буенча, кардәшләребез тәвәккәллек белән вәгазьләгән.

ФБРга җибәрелгән бер хатта Орландо шәһәрендәге (Флорида) почта начальнигы болай дип язган: «[Изге Язмаларны Тикшерүчеләр] өйдән өйгә йөреп вәгазьли, башлыча төнлә. [...] Алар, бернәрсәгә дә карамастан, вәгазьләргә тәвәккәл».

Оборона министрлыгыннан ФБРга Фредерик Френц кардәшнең хезмәте турында хат килгән. (Соңрак Френц кардәш Җитәкче советта хезмәт иткән.) Хатта болай диелгән: «Фредерик Френц... „Тәмамланган сер“ дигән китапның меңләгән данәсен сатты».

Чарлз Фэкел исемле кардәш тә каты эзәрлекләүләргә дучар булган. (Ул да соңрак Җитәкче советта хезмәт иткән.) Хөкүмәт кешеләре аны «Тәмамланган сер» китабын таратканы өчен кулга алган һәм, ул төрмәдә утырганда, аның шәхси почтасын тикшергән. Чарлз бер айга Балтимор шәһәрендәге (Мэриленд) төрмәгә «Австриядән килгән дошман» буларак утыртылган булган. Аңардан допрос алганда, Чарлз кардәш кыюлык белән вәгазьләгән. Ул Паулның 1 Көринтлеләргә 9:16 да язылган сүзләрен истән чыгармаган: «Яхшы хәбәрне игълан итмәсәм, кайгы миңа!»

Ашкынып вәгазьләүдән тыш, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр, җаваплы кардәшләрне төрмәдән азат итсеннәр өчен, петиция әзерләгән. Анна Гарднер болай дип сөйләгән: «Без тик утырмадык: абый-кардәшләр төрмәдә утырганда, без петициягә кул куярга әзер булган кешеләрне эзләдек. Моның өчен без өйдән өйгә йөрдек. Меңләгән кеше кул куйды! Без кешеләргә абый-кардәшләребезнең мәсихчеләр булуын һәм төрмәгә гаделсез утыртылганнарын аңлаттык».

КОНГРЕССЛАР

Ул авыр көннәрдә, кардәшләрне рухи яктан ныгытыр өчен, еш кына конгресслар үткәрелгән булган. «Күзәтү манарасы»нда болай диелгән: «Быел... 40 тан артык конгресс үтте. [...] Бар бу конгресслардан без рәхмәт тулы хәбәрләр алдык. Элек конгресслар җәй азагында я көз башында гына үткәрелә иде, ә хәзер без аларны ай саен үткәрәбез».

Эзәрлекләүләргә карамастан, эчкерсез кешеләр оешмага барыбер килгән. Кливлендта (Огайо) үткән бер конгресска якынча 1200 кеше килгән һәм 42 кеше суга чумдырылган. Алар арасында бер малай булган. «Ул Йәһвәгә шулкадәр рәхмәтле булган һәм аңа шулкадәр бирелгән булган ки, хәтта кайбер олылар, үзләрен аның белән чагыштырган булса, оят хисен сизәр иде».

КИЛӘЧӘКТӘ НИ БУЛЫР?

1918 ел ахырында Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең киләчәге билгесез булган. Бруклиндагы кайбер биналарыбыз сатылган, ә төп идарәбез Питтсбургка (Пенсильвания) күчерелгән булган. Җаваплы абый-кардәшләр төрмәдә утырса да, 1919 елның 4 гыйнварына еллык очрашу планлаштырылган.

Кардәшләребез вәгазь эшен дәвам иткән. Алар киләчәккә өмет белән караган, шуңа күрә мондый шигырьне 1919 елның еллык шигыре итеп сайлаган: «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас» (Ишаг. 54:17). Изге Язмаларны Тикшерүчеләр булачак үзгәрешләргә әзер торган. Нык иманнары ярдәмендә алар зур эшләр башкарырга тәвәккәл булган.

^ 6 абз. 2017 елгы «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»ның 172—176 нчы битләрендә «Йөз ел элек. 1917» дигән мәкаләне кара.